Шәһри Казан

Шагыйрә Гөлфия Шакирова физик эш эшләп ял итә

- Бу арада көчле яңгырлар булды. Бүген дә һаман ява әле. Менә шуңа бүген көне буе язам. Заказлар бик күп җыелды, күбесе - әзер көйгә сүзләр язу. Бу - ирекле темага караганда, шактый авыр эш. Әле юбилей уздырыр өчен бәйрәм сценарие дә эшлисем бар. Ирекле темага язасы уйларым да күп....

- Бу арада көчле яңгырлар булды. Бүген дә һаман ява әле. Менә шуңа бүген көне буе язам. Заказлар бик күп җыелды, күбесе - әзер көйгә сүзләр язу. Бу - ирекле темага караганда, шактый авыр эш. Әле юбилей уздырыр өчен бәйрәм сценарие дә эшлисем бар. Ирекле темага язасы уйларым да күп. Тик аңа вакыт тими хәзергә. Бакчабыз зур. Кыяр, помидор, кәбестә, суган, төрле тәмләткеч үләннәр, чәчәкләр, алма-чия, виноград үстереп, мәш киләм. Зур бәрәңге бакчасы, җиләк-җимеш бакчасы аерым. Физик эш нигәдер ялга әйләнде минем өчен. Бакча уңышы бик әйбәт быел, чөнки җәй башында коры булганда, су күп сиптек.
Минем сүзләргә язылган җырлар 1000нән арткандыр инде. Менә «Вконтакте» челтәрендә аерым группа ясап, шуларны туплый башладым.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: