Шәһри Казан

Шагыйрә Альбина Мортазина: «Бигрәк тә парлап җырлаучылар ачуны китерә. Үзләре генә җырлый белмиләрме икән әллә?»

Гомерен китапханәгә багышлаган шагыйрә күләгәдә калган кебек миңа... Альбина Мортазина дүрт шигырь китабы авторы һәм үз авылының тарихын мәңгеләштергән кеше булса да, исеме сирәк яңгырый.  Аның белән аралашканда, нинди киң кырлы шәхес, якты кеше булуына сокланып утырдым. Шигырьләре исә үзеннән-үзе җырлап тора. Юкка гына байтагына көй язылып, халык теленә күчмәгәндер инде.

– Альбина апа, әтиегез Тукай белән күрешкән булган. Шул турыда сөйләп узсагызчы.
– Безнең әти 1895 елгы кеше. Мәдрәсәдә укыган вакытта, ягъни 1911 елны аңа Габдулла Тукай белән күрешү насыйп була. Үзе бу хакта болай дип искә ала иде: “Мөхәррир Зыя Тәрҗемани безнең мәдрәсәгә килеп, Казанга баруы һәм Тукай белән очрашуы турында сөйләде. Мин аннан тагын Казанга барганда мине дә ияртүен үтенгән идем. Ул алып барырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Шагыйрь ябык чырайлы, ак йөзле һәм моңсурак карашлы кеше булып истә калды. Миңа алга таба кайда укырга икәнлеге буенча киңәшләрен дә бирде”.
Әтием Тукайның чордашы булуына гаҗәпләнерсез, бәлки. Мин туганда аңа инде – 57, әнигә 40 яшь булган. Мин сигезенче – төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Дөрес, ике бертуганым үлгән, алтау үстек. Әтием муллалар нәселеннән. Җиде буын мулла булган.
Азнакай районы Чалпы авылы тарихын әти 50нче еллардан бирле җыя килгән. Мин шул мәгълүматны туплап, китап чыгардым.

– Шигырьләрне кайчан иҗат итә башладыгыз?
– Кулга каләм тотып, хәрефләрне кәгазьгә күчерергә өйрәнгәч тә. Ул вакытта язган шигырьләремне кешегә күрсәтергә ояла идем. Шуңа кечкенә генә кәгазь кисәкләренә язам да тәрәзә башына кыстырып куям. Без сәясәт белән бик кызыксынып үстек. Алты яшемдә укырга өйрәндем. Бар укыганым газета булды. Шуңа тәүге шигырьләрем дә сәясәт, сугыш белән бәйле.
Тугызынчы сыйныфта укыганда район газетасы “Маяк”ка шигырьләремне җибәрдем. Басылып чыкты. Әй, сөенгәннәрем! Аннан соң башка вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә башлады. Унсигез яшемдә “Азат хатын”да шигъри тәлгәшләрем басылды. Шуннан соң минем исемгә авылга әллә никадәр солдат хатлары килде!

– Сез үзешчән фотограф та бит әле. Аларны туплап кешеләргә тәкъдим итү теләге юкмы?
– Милли китапханәдә күргәзмә оештырганым булды. Әлбәттә, альбом итеп чыгару теләге дә бар. Әмма бөтен нәрсә акчага барып төртелә шул. Табигать күренешләрен, шәһәрләрне төшерергә яратам. Чит илләрдә йөргәндә дә кулымнан фотоаппаратым төшми. Барлык матурлыкларны күңел сандыгына гына җыеп калмыйча, аларны башкаларга да күрсәтәсе килә.

– 42 ел китапханәдә эшләгәнсез. Бу эш сезгә нәрсәләр бирде?
–  Китапханәче – ул үзе артист, үзе сценарист, үзе режиссер, үзе электрик, үзе маляр. Бу өлкәдә эшләп, шулай күп төрле һөнәрләргә өйрәнәсең. Шул чорда бик күп атаклы шәхесләр, язучылар белән таныштым, алар белән якыннан аралаштым. Иҗат ялкынын да берникадәр очрашулардан алганмындыр.
Һич онытасым юк, “Туган йорт нигезе” дигән шигырьне укып, сәхнәдән төшкәндә, Хәсән Туфан басып мине каршы алды һәм аркамнан сөйде. Бу тема аның авырткан җире булгач, күрәсең, күңеленә тигән.
Егерме биш ел радио-клубта тапшырулар эшләдек. Шул рәвешле, язучылар һәм халык арасында күпер салуга үз өлешебезне керттек.

– Сез Татарстан Язучылар берлегенә кермәгәнсез. Сәбәбе нәрсә?
– Сәбәбе үземдәдер. Миңа әллә ничә тапкыр тәкъдим иткәннәре булды. Миңа ул мөһим түгел кебек тоелды. Ялгызлыкны яратам, төркемнәргә кушылып китү авыррак бирелә.
Үземне пропагандаларга яратмыйм. Көчемне күбрәк китапханәгә, очрашуларга, башкаларның иҗатын танытуга бирдем.

– Иҗат чишмәсе саеккан вакытлар буламы?
– Яшь чакта, кияүгә чыкканчы бик актив иҗат иттем. Тормышлы булгач, тындым. Шул турыда “Шигырьсез еллар” дигән шигырем дә бар. Соңрак яңадан каләмгә үрелдем. Ул еллап-еллап языла, дулкын-дулкын булып килә. 2013 елда күп иҗат ителгән. Язу өчен нәрсәдер тәэсир итәргә, илһамландырырга яки тетрәндерергә тиеш. Йөрәккә кереп утырмаса, бернәрсә язып булмый.

– Сезнең шигырьләргә язылган җырларны кемнәр башкара?
— Салават, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Алсу Фазлыева... Әле күптән түгел минем сүзләргә язылган җырны Америкага алып киттеләр. Рамил Әсхәдуллин башкаруында да берничә җыр бар. Көйләрне күбесенчә ул иҗат итә. Бер шигырь китабымны аңа биргәч, яртысына диярлек көй язды.

– Җыр сүзләре кыйммәт йөри, диләр. Иң популяр җырчылар башкаргач, матди ягыгыз ярыйсы яхшыргандыр инде?
– Минем алар өчен акча алганым юк диярлек, күп җырлар бушка языла.

Реклама

– Хәзерге татар эстрадасына эчегез пошмыймы?
– Ничек пошмасын ди инде?! Бигрәк тә парлап җырлаучылар ачуны китерә. Үзләре генә җырлый белмиләрме икән әллә? Кайсы парга карасаң да, “мин сөям дә, син сөясең”нән ары узмыйлар.

– Ирегез Үзбәкстаннан. Татармы ул?

– Татар, әмма юлларыбыз киселешкәндә бер сүз дә татарча белми иде. Үзен Миша дип таныштырды. Шунда ук: “Ә чын исемең ничек?” – дип сорадым. “Мидхәт”, – диде. “Моннан соң Мидхәт булачаксың”, – дип җавап кайтардым. Әнисе әле дә Миша дип эндәшә.

– Сезгә күп кешеләр белән аралашырга туры килгән. Ирегез эшегезне, иҗатыгызны аңлый идеме? Көнләшүләр булдымы?
– Ул минем иҗатымны һәрвакыт куәтләп торды, шигырьләрем белән танышып барды. Эшемә бервакытта да каршы төшмәде. Ә көнләшү булгандыр инде.

– “Мунча ташы” татар эстрадасы театры белән хезмәттәшлек итәсез икән.
– Аның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белән күптәнге танышлар, хәтта дуслар без. Әйткәнемчә, улы Рамил күп шигырьләремә көйләр иҗат итте. “Мунча ташы”на элегрәк сценарийлар язарга булыштым, концерт программаларына исемнәр табып бирә идем. Һәр елны аерым тема билгелиләр дә мин шуңа шигырь язам. Аннары аңа көй иҗат ителә. Шул җыр белән тамашаны башлыйлар.
Гамил үзе дә ярдәменнән ташламый. Әле “Чалпы тарихында – нәселебез эзе” китабы иганәчеләренең берсе дә ул.  

– Сәяхәт итәргә яратасыз икән. Ничә илдә булырга өлгердегез?
– Кырыклап. Сиксәненче елларда сәяхәтләребез тарихын Болгариядән башлап җибәрдек. Шуннан туктый алмадык инде. Кечкенәдән иң зур хыялым Парижны күрү иде. Аны чынга ашыра алдым! Әле бер генә тапкыр да түгел. Иң беренче баруыбызда Эйфель манарасында ирем белән “Җомга”ны җырладык, ә башкалар “Катюша”ны. 60 яшьлек юбилеемны да шул манараның икенче катындагы ресторанда билгеләп үттек. Монысы өчен Парижга махсус яңадан бардык.
Сәяхәт итү әйтеп бетергесез хисләр, яңа кичерешләр бирә. Күңелең дә баеп кайта.
 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: