Шәһри Казан

Шахтер язмышы

Юбилейларның ниндиләре генә булмый... Бу көннәрдә Нурлат районындагы Яңа Әмзә авылында туып үскән Азат Вәлиевнең беренче тапкыр кәйлә һәм шахтер көрәге тотып җир астына төшүенә төгәл 50 ел тула. Җир асты дип әйтергә генә ансат, шахтадагы эшнең авырлыгы, анда челпәрәмә килгән язмышлар турында ишетмәгән татар баласы юк иде әүвәлге елларда....

Ә шулай да авыл җирендә ачлы-туклы яшәүдән гарык булган, җитмәүчелектән җәфа чиккән халыкның әзмәвердәй таза һәм гайрәтле уллары элек-электән, бәхет эзләп, шахталарга юл тоткан. Сүземнең башында ук искә алган Азат Габбас улы Вәлиев - шуларның берсе.
Әмма аның язмышы, яшьли шахтага юл тотып, бәхет эзләп, чит җирләрдә каңгырып йөргән бик күпләрнекеннән аерылып та тора. «Безнең балачак сугыш һәм сугыштан соңгы иң авыр елларга туры килде, - дип искә ала Азат Габбасович. - Бөтен авырлык хатын-кыз һәм безнең кебек малай-шалайлар җилкәсенә төште. Печәнен дә чаптык, утынын да кистек, көнозын колхоз эшендә дә эшләргә туры килде. Арыдым яисә авырга килде дигән сүзне без белми дә идек. Авылдашларга, әти-әнигә рәхмәт, алар безне кече яшьтән үк эшләргә өйрәтте...»
Мәктәпне тәмамлагач та, ул беркадәр колхоз эшендә йөри, аннан армия сафларына чакырыла. Армиядән соң Тула өлкәсендәге шахталарга юл тота. Өч ел кәйлә белән җир астында күмер ватканнан соң, аны Мәскәү шәһәрендә яңа оешып килгән җир асты коммуникацияләре төзү оешмасына күчерәләр. Әлбәттә, эш муеннан булуга да карамастан, башкалада аны кочак җәеп көтеп торучы булмый. Көнозын җир астында эшләгәннән соң, төннәрен Казан вокзалында кунып йөрергә дә туры килә кайчак. Әмма күңелен төшерми егет, сынмый-сыгылмый. Тырышкан - табар, ташка кадак кагар дигәндәй, үз алдына олы максат куеп, шул максатына ирешү юлында һичнинди каршылыклар белән дә хисаплашмыйча көрәшүен дәвам итә. Бер караңгыдан икенчесенәчә җир астында кәйлә һәм көрәк белән таш вата, балчык көри. Ә кичләрен, яшьтәшләре кызлар артыннан чапкан яисә шәраб белән күңелләрен тынычландырган вакытта, ул уку һәм белемен күтәрү турында кайгырта. Башкалада урнашкан «Горный университет»ка йөреп, югары белем ала. Менә шул тырышлыгы һәм үҗәтлеге, авырлыкларны җиңеп берөзлексез алга омтылуы белән аерылып тора ул бик күпләрдән. Һәм хезмәт юлы баскычларыннан акрын-акрын югарыга күтәрелүендә дәвам итә.
Гади татар авылыннан башкалага килеп, бернинди ярдәмчесез, ягъни, заманча итеп әйтсәк, «блатсыз», арттан этеп торучысы булмаган көйгә тагы кем күтәрелә алды икән шундый биеклеккә?! Санаулы еллар эчендә гади шахтердан зур төзелеш оешмасы җитәкчесе дәрәҗәсенә үсә Азат Вәлиев. Менә утыз елдан артык инде ул җитәкләгән СУПР (Специализированное управление подземных работ г. Москвы) башкалада җир асты юллары, коммуникацияләре төзүдә яңадан-яңа биеклекләр яулый килә.
Күпләрдән үзенең заманча фикер йөртә белүе, илдә барган үзгәрешләрне сизгер тоемлавы, шулардан үз вакытында һәм дөрес файдалана белү сәләте белән дә аерылып тора Азат Габбасович. Әйтик, 1993 елның гыйнварында ук аның үзе җитәкләгән оешманы, иң беренчеләрдән булып, ачык акционерлык җәмгыятенә әверелдерүе шул хакта сөйләмимени?! Шулар нәтиҗәсе буларак, илдә тәртип югалып торган, эшчеләргә хезмәт хакы түләү тоткарланган, зур инфляция китереп кыскан дәвердә дә СУПР гөрләп эшләвен, күтәрелүен дәвам итә. Шахтерлар үз вакытында хезмәт хакы ала, эшче һәм инженерлар саны да кыскармый, арта гына бара.
Бүген Азат Вәлиев җитәкләгән СУПР үз тармагында Мәскәүнең иң дәрәҗәле һәм мәртәбәле оешмаларыннан берсе санала. Анда эшкә урнашкан кеше башка җиргә китү, яхшырак эш эзләү түгел, үзенең якыннарын, туганнарын монда китертү турында хыялланып яши. Шуңарга да бу оешманың нигезен гаилә династияләре тәшкил итә бүген. Кайчандыр төп эш кораллары саналган кәйлә һәм көрәкләрнең дә кайда икәнлеген белгән кеше юк хәзер. Җир астыннан тоннель казу, коммуникацияләр үткәрү башыннан ахырынача заманның иң алдынгы һәм югары технологияләре ярдәмендә башкарыла. Мәскәүнең төрле почмакларына чәчелгән кырыкмаса кырык объекттагы эшнең барышы артыннан генераль директор Азат Вәлиев үзәк офистагы үз кабинетыннан торып күзәтә һәм җитәкчелек итә ала бүген. Бу эштә алдынгы технологияләрне эшкә җигү һәм алар белән идарә итүдә әтиләре юлыннан китеп, югары квалификацияле белгечләр булып җитешкән ике улы Булат һәм Ринат зур ярдәм күрсәтә.
Берәүләр акча тапса, аны чит ил банкларына чыгару, Лондонда яисә Парижда виллалар сатып алу җаен кайгыртырга керешә. Ә Азат Вәлиев исә эшләп тапкан мал-мөлкәтен якыннары - ватандашлары һәм якташлары белән уртаклашырга атлыгып тора. Үзен кайчан күрмә, янына кайчан килеп кермә, аның телендә туган яклары, туып үскән авылы Яңа Әмзә булыр. Кулына тальян алып уйнап җибәрсә дә беренче сүзе: «Бу бит безнең авыл көе, Яңа Әмзә көе».
Татарстанның иң ерак бер почмагында урнашкан авылыннан чыгып киткәненә ярты гасыр вакыт үткән ләбаса, башка берәү күптән оныткан булыр иде инде. Ә ул әнә авылдашларына мәдәният йорты, китапханә һәм мәчет төзүдә хәл кадәри ярдәм итүенә куанып бетә алмый. Туган авылы урамнарына, якын дусты Рәис Сәхип улы Мөбарәкҗанов белән киңәш-табыш итешеп, асфальт түшәгәннәр - шуның белән горурлана. Кайсыдыр якташларына кыйммәтле медицина ярдәме күрсәтүдә, икенчеләренә китап бастыруда булышкан - шуңарга күңеле күтәренке...
Казанда «Кол Шәриф» мәчетен торгызу турында сүз чыккач та, үз вакытында мәскәүлеләрдән беренче булып ярдәм кулын сузган кеше ул. Мәскәүнең үзәгендә Габдулла Тукайга һәйкәл кую турындагы изге ниятне дә иң элек күтәреп алган һәм гамәлгә ашырган татар егете Азат Вәлиев булды. Саный башласаң, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетерә алмаслык изге эшләр башкарган төзүче ул. Аның хәйрия эшчәнлеге Татарстан һәм татар дөньясы белән генә дә чикләнми, илнең бик күп төбәкләрендә кылган гамәлләре өчен рәхмәт укып, олылап искә алалар Азат Габбас улын. Ул шул рәвешле кылган эш-гамәлләре белән үзен һәм үзе җитәкләгән оешманы гына түгел, гомумән, татар кешесенең дә дан-дәрәҗәсен күтәрә.
«Афәрин! - дип әйтәсе килә тагы бер кат. - Ныклы сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын сезгә, Азат Габбасович!»

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: