Шәһри Казан

Шамил МАННАПОВ (Шигърият)

Җитте вакыт... Гаҗәп инде: ничек үскәнбездер Дәрдемәндсез, Исхакыйларсыз. Тукай яшьли үлгән, Юкса, бәлки, Калган булыр идек Тукайсыз. Ә Тукайсыз тору - Айсыз тору, Айдан башка җаннар карала. Ярымайлы булган өчен, әнә Киселгән бит күпме манара! Шул айларны Тукай алыштырган, Якты сирпеп сабый күңелгә. Нурларының ләкин догалысын Тоткан иблис яшереп үзендә....

Җитте вакыт...
Гаҗәп инде: ничек үскәнбездер
Дәрдемәндсез, Исхакыйларсыз.
Тукай яшьли үлгән,
Юкса, бәлки,
Калган булыр идек Тукайсыз.

Ә Тукайсыз тору - Айсыз тору,
Айдан башка җаннар карала.
Ярымайлы булган өчен, әнә
Киселгән бит күпме манара!

Шул айларны Тукай алыштырган,
Якты сирпеп сабый күңелгә.
Нурларының ләкин догалысын
Тоткан иблис яшереп үзендә.

Ә Тукайсыз тору - Айсыз тору,
Айдан башка төнге юл кара.
Айдан башка юлны табып кара,
Булмаганда Айлы манара.

Иблискә бит адашканнар юлдаш,
Адашканның җанына хуҗа ул.
«Тукай - атеист!» - дип,
Шагыйрьне дә
Үзенә юлдаш итмәк булган ул.
Тик, нурларны яшереп, караңгыда
Мөмкинмени тоту һаман да?!
Бәреп чыкты нурлар җир өстенә,
Якты сирпеп безнең җаннарга.

И Туган тел,
Синдә булган ласа
Тукай кылган изге догалар.
Җитте вакыт безгә дә Ходайдан
«Ярлыкагыл...» диеп сорарга...

Кошлар оя корган авылыма...
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Чит җирләрдә озак йөрсәң,
Туган ягың ят була...
Халык җырыннан

Бу кайтуда туган үскән йортым
Сәламемне никтер алмады.
Картайган ул...
Тәрәз-күзләренең
Күрүе дә, бәлки, чамалы.

Туган оям,
Син генә дә түгел,
Авылымның шактый өйләре
Танымады мине, -
Хуҗалары
Ябып киткән тәрәз-күзләрен.

Буш нигезләр - теше төшкән казна,
Түбәсе юк, кыйшык бурасы.
Сирәкләнгән, кечерәйгән авыл,
Тик зурайган «мәңгелекнең йорты» -
Ындыр артындагы зираты...

Зираттагы тирәк башларында
Аваз бирә кара каргалар:
«Кар-кар-р! - диләр. - Кайттыңмыни, бр-рамат!
Исәннәр шул барыбер кайталар.
«Туган җирдән туйган җир яхшы», -дип,
Язмыш сезне читкә сөргәндер.

Туган туфрагына баш куярга
Мәрхүм булып кайта кемнәрдер...
Исән килеш кайтуыңа шатлан,
Уй-кайгыга батып утырма.
Тәрәз-күзен ачкач, үз баласын
Таныр әле туган йортың да...»

Шулчак күгәрченнәр пәйда булды,
Йөри алар гөр-гөр гөрләшеп.
Туган ояларын ташламаган
Кошкайлардан куйдым көнләшеп.

«Гөлдер-гу, гөлдер-гу,
Шома башлы улдыр бу...» - дип,
Күгәрченнәр миңа әйтергә
Әниемнең балачактан таныш
Җырын тоткан саклап хәтердә...

Кошкайларым мине онытмаган,
Таныды бит алар, таныды!
Киләчәгең матур булыр әле,
Кошлар оя корган авылым!..

Реклама

* * *
Дөнья, сине әллә алдадыммы,
Әллә инде үзем алдандым? -
Ничек әле шулай берьялгызым
Балачакта торып калганмын?

Таный алмый йөдим бик күпләрне,
Өйләр бүтән, бүтән кешеләр дә,
Өй каршында тирәкләре бүтән...
Кыр капкадан чыгып киткәнгә
Шулай бик күп еллар узды микән,
Бик күп сулар акты микәнни?
Әти-әни дә юк, дуслар да юк, -
Бик соңгарып кайттым микәнни?!

...Алар мине өзелеп көткәннәрдер,
Көткәннәрдер,
Аннан... киткәннәрдер,
Алар урынына моң тулган...
Әти генә, әнидән дә калып,
Бер кайтмаса балам бер кайтыр, дип,
Китми торган дөнья йортыннан.
Сабырын җуеп, соңра ул да киткән...
Берәм-берәм киткән дус-ишем.

Мосафирдай йөрим урамнарда,
Авылымда гүя чит кеше...

Шулай тоела миңа:
Әйтерсең лә
Очканмын да ерак Галәмгә,
Туган Җирем Кояш тирәсендә
Миннән башка гына әйләнгән.
Галәм киңлегеннән
Йолдыз булып
Атылып кына кайткан арада,
Җир йөзендә бик күп еллар узган,
Миннән башка узган замана...
Миннән башка үткән яңа туйлар,
Миннән башка үскән оланнар.
...Туган якта гүя чит кеше мин,
Мосафирдай йөрим урамда.

Минсез узган тормыш,
Ә мин читтә,
Балачакта торып калганмын.

Дөнья, сине әллә алдадыммы,
Әллә инде үзем
Алдандым?..

Мәчет манарасы юлны күзли...
Сагындыра авыл урамында
Яшел келәм - бөдрә чирәмнәр,
Көтү куган чакта яланаяк
Чыклы эзләр салып йөргәннәр
Сагындыра.

Кая киткән йомшак ул келәмнәр? -
Урамнарның йөзе каралган.
Караучысыз калган көтү кебек,
Яшьтәшләрем читкә таралган.

Тешсез картлар аузын хәтерләтеп,
Буш нигезләр тора сураеп.
Сугыш ялкыннары өткәндә дә,
Болай калмаган иде бит бу авыл!

Әй, кайда сез, газиз авылдашлар,
Кай җирләрдә гомер итәсез?
Юллар баткак диеп тормагансыз,
Бата-чума читкә киткәнсез.

«Туган җирдән туйган җир яхшы», - дип
Киткән идем мин дә еракка.
Инде хәзер безгә берәм-берәм
Кайту калдымыни... зиратка?..

Яшь вакытта кем генә соң белгән
Читтә түгеллеген бәхетнең?
...Кайтмаслармы, диеп, юлны күзли
Манарасы яңа мәчетнең...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: