Шәһри Казан

ШАШУ (Күптән түгел булган хәл)

Театр дип шашкан икән татар. Касса янына якынлашуга, куркып киттем. Халыкның күплеген күрсәгез иде сез! Алты туларга унбиш минут. Алтыда Туфан абый Миңнуллинның «Җанкисәккәем»е башлана. Халык, этенә-төртенә, билет ала. Кемдер, чиратны бозып, алга узарга өлгерде. Аның артыннан кайбер апа-түтиләр «өреп» алды. Бер ханым, укытучы булса кирәк, спектакль карарга килмәгән укучыларының...

Реклама

Шашкан халык - театр, дип...
Алты туларга ике минут. Билет алдым да тизрәк гардеробка таба йөгердем. Мала-а-ай!.. Монда да халык: йөзләгән кеше өс киемен бирергә омтыла, гардеробта урын юк, кием-салым алып торучы хатын-кызларның нервылары какшаган: «Мест нет, у меня нет мест!» - дип кычкыра берсе, «Мне малый зал запускать, я не могу принять ваши вещи», - ди икенчесе. Түземлекләре төкәнгән кайбер ир-егетләр, гардеробка үзләре кереп, номерокларны алды да, киемнәрен тиз генә элеп, зал тарафына чапты. Кайда ул джентельменлык күрсәтеп тору. Тизрәк спектакль карыйсы бар бит. Мәхшәр! Ыгы-зыгы! Халык умарта күчедәй гөжли. Тамашага дәшеп, кыңгырау тавышы яңгырый. Бусы - өченчесе. Мин, өс киемемне гардеробка тапшыра алмыйча, уз урыныма юл тоттым. Спектакль инде башланган иде. Гафу үтенә-үтенә, үз урыныма уздым, ул буш булып чыкмады. «Егерме алтынчы урын - минеке», - дип пышылдадым. «Чего?» - дип күзләрен акайтты урынымны яулап алган туташ. Менә сиңа мә!.. Сатып алган урыныңа утыра алмыйча басып тор инде... Билетны күрсәтеп, татарча: «Бу минем урын», - дип берничә мәртәбә әйткәч, ниһаять, теге туташны кузгаттым.
Балкон, беренче рәт, урыным - яхшы. Сәхнәдә тамаша бара. Артистлар матур итеп җырлыйлар, җырның мәгънәсен аңлый башладым дигәндә генә, залга бер көтү тамашачы агылды. Атлар шикелле, тыпыр-тыпыр киләләр. Яшь-җилкенчәк туктый алмыйча сөйләшә. Төрле яктан урыс сүзләре ишетелә. Ул сүзләр, бөтенесе бергә кушылып, йотып булмастай боткага әверелде.
Инде тынычландылар дигәндә генә, янымда утырган ике ханым, пәрәмәч чыгарып, ашый башламасынмы! Түз, йөрәгем, түз! Җиде ел ит, балык ише ризык ашамыйм, нәкъ менә бүген, нәкъ менә бирегә - театрга килеп, пешкән фарш исен иснәп кайтырмын дип уйламаган идем... Ярар, тәмләп, авыз чәпелдәтеп кенә ашап утырсалар, бер хәл иде. Юк шул, дускайларым, шул пәрәмәчләрне тотып, истәлек өчен фотосурәткә төшәсе бар икән бит әле.
Телефон тавышлары, бертуктаусыз йөткерү турында әйтеп тә тормыйм инде...
Антракт, товарищи! Кемдер шулай диде бугай. Әллә, урысча сөйләшкәнне тыңлап утырып миңгерәүләнүдән, үзем әйттемме?! Туктале... Урынымнан кузгалалмыйча утырам түгелме соң мин?!. Инде чынлап кузгалмакчы булган идем, кире уйладым. Янымда әле генә пәрәмәч ашап утырган күршеләремне кабат буфетта күрергә теләмәдем...
...Ә артистларга рәхмәт, алар бик яхшы уйнады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: