Шәһри Казан

Шаян Сабан туе

Монда көрәш, монда чабыш, Күпме сый, күпме уен! Мәзәкләр белән бизәкли Якташлар Сабан туен! I Күрегез: кабык торбадан Шуып чыкты Миначтин. Шомарган бит, «толкач» булып, Дөнья гизә торгачтын! II Уратып алган бер төркем Биек, шома колганы. Йөри шунда Сәрхуш Сәмәй Әрле-бирле тулганып: - Аек булсам, очында ук Утырачак мин аның!...

Реклама

Монда көрәш, монда чабыш,
Күпме сый, күпме уен!
Мәзәкләр белән бизәкли
Якташлар Сабан туен!

I
Күрегез: кабык торбадан
Шуып чыкты Миначтин.
Шомарган бит, «толкач» булып,
Дөнья гизә торгачтын!

II
Уратып алган бер төркем
Биек, шома колганы.
Йөри шунда Сәрхуш Сәмәй
Әрле-бирле тулганып:
- Аек булсам, очында ук
Утырачак мин аның!

Кемдер әйтте:
- И, җаным,
Күрер идек бер, ичмасам.
Бер көн аек булганың!

III
Нык суктылар капчык белән...
Барып төште... Аптырый...
Тик шулай да «үз капчыгын»
Чәлеп китте Гаптери.

- Гаптери - ай-һай! - диләр.
- Гадәте... алай! - диләр.
- Гел капчыклап урлый торгач,
Остарды, малай! - диләр.

IV
Мәчтүрәттәй сөйләп тора.
Тавык боты кимереп:
- Сара кызы үлә инде
Кияү эзләп, тилмереп...

Ә минем кыз - үзем кебек! -
Бәхете булды, малай!
Әлхәмделиллаһи шөкер,
Җиденче ирен кыйнай!

V
Ике чыпчык сугыша икән,
Ул төштә дә яклаш бар.
Әмма ләкин Сабантуйда
Яклашмыйлар якташлар.

Хәрәмләш тә гөнаһ монда -
Сабантуй булсын якты!
Тагын бер тапкыр күзәтик
Ярышлар барган якны:

Аргы башта - чүлмәк вату.
Сирәкләр генә вата.
Күз бәйләүче Фәрхетдингә
Ялварып тора Гата.

- Игелек җавапсыз калмас,
Күрерлек итеп бәйлә...
Әйтте Фәрхи, кысып бәйләп:
- Юмалап торма, әйдә!

Сабан туе - кантур түгел,
Тыкма монда блатны -
Өйрәнгәнсең кантурыңда
Алдап безнең братны!

VI
Бер як читтә ярыш бара -
Су ташу ярышлары.
Көянтәле җиңгиләрнең
Җилдереп барулары!

Ферма мөдире Сәйфетдин
Сикереп куйды мәгәр:
- Әх, боларның барысы да
Миндә эшләсә әгәр!

Файдалана белер идем
Бу җитезлек-көчләрен -
Җанга тимәс иде ватык
Автоэчергечләрем...

VII
Алыптай гәүдәле Зиннәт
Быел да батыр калды -
Алаша хәтле тәкәне
Иңенә алып салды.

Фәрхинур чыкты атылып:
- Кем җитә минем иргә?!
Һәм... ирен күтәреп алды
Тәкәсе белән бергә!

Бу дөньяда иң көчлесе -
Мәхәббәт икән бит ул!
Зиннәт кебек егетләрне
Мәһабәт иткән бит ул!

Сокланудан-шатланудан
Мәйдан гөр килеп тора.
Шаянлык тулы йөзләрдән
Нурлар бөркелеп тора.

...Монда көрәш. Монда мәзәк,
Күпме сый, күпме уен!
Кызыклар белән бизәкли
Якташлар Сабан туен!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: