Шәһри Казан

Шәфәгать иң якын дусларын җыйды

Салкын кышкы кичләрнең берсендә филармония залында халкыбызның яраткан баянчысы, композитор һәм башкаручы - Азнакай егете Шәфәгать Салиховның юбилей концерты шаулап-гөрләп узды. (Ул 35 ел сәхнәдә.) Шәфәгатьнең кичәне халыкчан, йөрәкләргә үтеп керерлек, җаннарыбызны уятырлык моңлы җыр белән башлап җибәрүе залдагы бар тамашачыны сихри дөньяга алып керде. Музыкант юбилеена дусларының иң талантлыларын...

Халык яраткан танылган артистларның Шәфәгать иҗат иткән җырларны яратып, чын йөрәктән башкарулары тамашачыны аеруча сөендерде. Фирзәр Мортазин, Илгиз Закиров, Фидан Гафаров, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Асия Әхмәтшина, Габидулла Хөрмәтуллин кебек күренекле артистларыбызны халык көчле алкышларга күмде. Концертта биюче Инзилә Сәлимованың чыгышы халык күңеленә бик хуш килде. Юмор һәм нәфис сүз осталары да халык күңелен күтәрде.
Шәфәгать Салихов иҗат иткән һәрбер җыр үзе хит булырлык. Ерак араларны якын итеп килгән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның Шәфәгатькә чын йөрәктән әйткән җылы сүзләрен тамашачы аеруча яратып кабул итте.
Кызганыч ки: без аларны сирәк күрәбез, югыйсә, күпме уңай тәэсир, рухи байлык бирәләр бит алар. Өйгә кайткач та озак вакытлар шул концертта алган уңай хисләр белән яшибез бит!
Тамашачыларның юбилярга һәрбер җыр саен көчле алкышлар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итүләре халыкның музыкантны никадәр көчле яратуларын, якын күрүләрен дәлилли. Музыкантның бик тә тыйнак, итагатьле икәненә әлеге кичәдә тагын бер кат инандым.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: