Шәһри Казан

Шөгер кайда да кар бәрәннәре кайда, диярсең...

Ихатадагы ике кәҗә, аякка уралып ук йөргән тавык-чебеш, ян бакчадагы 25 баш умарта... 75 яшен түгәрәкләп килүче Мансур ага Закировның дөньясы беренче карашка әнә шундый авыл мәшәкатьләре белән яшәүче бер ихата кысаларына сыя да бетә кебек. Ә чынлыкта исә күңеле белән әллә кайларны урый ул. Шулай булмый ни: Мансур ага...

Чукотканы сагынып
Чыннан да, Татарстанның беренче нефть ятмалары ачылган Шөгердә туып үскән рәссамның иҗатында озак еллар дәвамында кызыл җеп булып сузылып баручы тундра, Чукотка темасы каян килеп кергән соң?
Баксаң: «Акча җиткәнче барабыз, кайда бетә - шунда туктарбыз», - дип уенын-чынын кушып, бертуган энесе белән акча эшләргә дип киткән булган ул Чукоткага. Анда баргач, армиядәге белгечлеге дә ярап куйган үзенә: төньяк-көнчыгыш алтын эзләү экспедициясенә техник-радист булып урнашкан.
- Бераз эшләгәч, гаиләмне чакырып китердем һәм бистәгә күчеп, бизәүче рәссам булып эшли башладым. 10 ел дигәндә, Чукотканың милли башкаласы Анадырьга күчендек. Анда төзелеш оешмасында тагын 10 ел рәссам. Буш вкытларда этюдлар ясый идем. Туган яклар бик сагындырды. Кайтырга кирәк, дип яши торгач, 20 ел үтеп тә китте, - ди Мансур ага, тормышының зур бер өлешенә нәтиҗә ясагандай. - Аның каравы, гомерем буе җаным теләгәнне генә яздым. Шуңа күрә әле хәзер дә нәрсә дә булса эшләвемне сорап килсәләр, башка рәссамга җибәрәм. Заказчының үз таләбе: «Тегеләй булсын, болай булсын», - ди башлый бит ул...
Мансур аганың туган якларга кайтып төпләнүенә дә инде 22 ел. Ә чит-ят җирләрдә эшләгән этюдлары әле булса язарына азык булудан туктаганы юк. Ә бит барып төшкәч тә шундый караңгы, кырыс тоела аңа андагы табигать. Шыксызлыктан тәннәре чымырдап алгач: «Юлга акча эшлим дә кайтып китәм», - дигән уй да килә әле башына. Әмма торып-торып үзе дә сизмәстән карлы тауларына да, көзләрен кызгылт-сары төскә керүче келәм япкандай тундрага да гашыйк була. Рәссамның шәхси тупланмасындагы 500гә якын эш арасында әллә каян аерылып тора алар.
* * *
«Шөгердә дә ни языйм дип аптыраганым юк, буяулар алып утырам да үзеннән-үзе күз алдына килә», - ди рәссам. Әйе, бу төбәкнең дә үзенә генә хас чалымнары шактый. Җырга кергән Керкәле тауларыннан алып, бакча башында гына көн-төн җир куеныннан кара алтын кудыручы сиртмәле коелар да, чимал саклана торган зур-зур чаннар да үз җае белән киндергә иңә килә. Соңгы вакытта эшләре чын-чынлап иркенгә чыккан әле рәссамның. Ни өчен дигәндә, алты почмаклы өенә янкорма өстәгән. Газын да кертсә, хәзер инде әнә шул агач исе аңкып торган өр-яңа бүлмәдә иҗат итәчәк. Бу исә моңа кадәр Анадырьда (1982), Лениногорскида (1992), Казанда (1995) үзенең шәхси күргәзмәләрен үткәргән, шәһәр, республика һәм төбәк күргәзмәләрендә катнашып килүче ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Мансур Салих улы Закировның да үз остаханәсе булган дигән сүз. Гомер юлдашы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза ханым да иҗатчыларны аңлый, бәяли, үзе дә шигырьләр яза торган кеше икән.
Һәркемнең үз юлы
- Рәсемгә хирыслык кечкенәдән килгәндер инде. Тик без үскәндә аның карандашы да, кәгазе дә булмады бит. Күмер белән коймаларга рәсем ясаганга: «Ник койма пычратасың?» - дип, колакны бора торганнар иде, - дип, балачакка да «кайтып» килде рәссам. Әнисе ягыннан абыйлары да рәсемгә бик оста булган Мансур аганың. Үзләре сугышта үлеп калсалар да, акварель буяулар, карандаш белән эшләнгән рәсемнәрен әле булса гаилә ядкаре итеп кадерләп саклыйлар.
Бу авылда кабат сынлы сәнгатькә гашыйк Мансурлар үсәдерме, юкмы - әлегә коймалары чиста шөгерлеләрнең. Мансур ага үзе дә авыл мәктәбендә дүрт ел буе рәсем түгәрәге алып барган. Бер шәкерте училищега кергән булган да ташлаган. «Сәләтле кыз иде. Хәер, барыбер сәнгать юлыннан китте», - ди ул, җырчы Илсөя Бәдретдинованы күздә тотып. Закировларның уллары Илдар да Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаган булган. Тик ул да башка һөнәр иясе бүген. Буяу арасында үскән кызлары Лилия шулай ук математика укытучысы булуны хуп күргән.
500ләп эш тилмереп ята
Гөл кадерен былбыллар гына белә диләр. Авылда шундый рәссам яшәп тә, шөгерлеләр мондый форсаттан тулысынча файдаланадыр, дип әйтеп булмый әлегә. Югыйсә рәссамның остаханәсендәге ул 500ләп эш хәрәкәтсез ятар идеме?! Ник шунда мәктәптә, мәдәният йортында даими эшләүче күргәзмәсен булдырмаска рәссамның. Балалар авылдашлары күңеленә салынган матурлык, гамь-ямь орлыклары үзенекен эшләми калмас иде. Гомумән, рәссамнар - берәмтекләп санала торган һөнәр ияләре. Күктән иңгән сәләтләрен халыкка җиткерүче әлеге затлар белән санлашу, вакытында бәяләү мәслихәттер. Төрле чаралар үткәргәндә, күргәзмә эшләвен сорыйлар икән анысы. Тик өлкән яшьтәге рәссам өчен үзе машина юнәтеп, картиналарны илтү, алып кайтуларын да уйласаң, аның мәшәкате үзе кадәр биш.
- Ни генә булмасын, Мансур абый - безнең төбәкнең горурлыгы. Рәссамның үз йөзе: аның эшләрендә төсләр кычкырып тормый, чи төсләрне яратмый. Гармониягә кергән җылы, тымызык кояш, буранлы сөт кебек «томанлы» төсләр белән бик яратып эшли ул. Җир төсләрен, көрән, өлгергән алтын көз төсләрен үз итә, - ди Мансур аганың иҗаты белән һәрдаим кызыксынып торган, аралашып яшәгән якташы - рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Мөдәррис Минһаҗев.
* * *
Җәй, әйткәнемчә, Мансур аганың баш-аягы белән хуҗалык эшләренә чумган чагы.
- Мин балачактан умарта арасында инде. Әтием колхозда умартачы булып эшләде. Аның ярдәмчесе булдым. Өйдәге умарталарны карарга дип, эштән дә иртәрәк җибәрә торган иде, - ди умарталары янында мәш килүче Мансур ага.
Тиздән рәссамның иң яратып яза торган чоры- алтын көзгә керәбез. Буяуларын җәй җитүгә ераккарак җыеп куючан рәссам аңа да кыш җиткәч кенә тотыначак әле.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: