Шәһри Казан

Шәхесләребез музыка турында

Сара САДЫЙКОВА: Без халык иҗатына сак һәм яратып карарга тиешбез. Безгә халыктан өйрәнергә кирәк. Халык җыр иҗатын баетып, тәэсирле музыкаль чаралар белән көчәйтеп, аны халыкка камилрәк сыйфатта кайтару - безнең бурычыбыз. Сүзләре тирән мәгънәле, матур төсмерле, моңлы, заман рухына туры килә торган ягымлы һәм уйчан җырлар кешеләр күңеленә ләззәт бирә,...

Реклама

Сара САДЫЙКОВА:
Без халык иҗатына сак һәм яратып карарга тиешбез. Безгә халыктан өйрәнергә кирәк. Халык җыр иҗатын баетып, тәэсирле музыкаль чаралар белән көчәйтеп, аны халыкка камилрәк сыйфатта кайтару - безнең бурычыбыз.
Сүзләре тирән мәгънәле, матур төсмерле, моңлы, заман рухына туры килә торган ягымлы һәм уйчан җырлар кешеләр күңеленә ләззәт бирә, кешеләрдә әйбәт фикерләр уята. Җыр фикерсез була алмый.
Шулай ук җырны, ягъни музыканы Ватаныннан, халкыннан мәхрүм итәргә ярамый, минемчә. Монда инде автор-композиторлар җыр музыкасына әдәпле һәм сизгер мөнәсәбәттә булырга тиеш. Әгәр яшь композитор халык иҗаты белән өстән-өстән генә таныш яки бөтенләй таныш түгел икән, ул, музыкасының халык лиризмына бай, күңелгә ятышлы, мәгънәле, тәэсирле булуы өчен, иң башлап - әсәр язарга алынганчы - халык иҗатын өйрәнергә тиеш. Тормышыбызның һәр олы вакыйгасына мөнәсәбәтен белдерү, югары максатлар өчен игелек-матурлык өчен көрәшү, кешенең изге әхлакый сыйфатларын чагылдыру - музыка авторының бурычы шулардан гыйбарәт. Шул чакта синең иҗатыңны халык үзе хак сүз белән бәяләр.
Һәр халыкның шәхси, рухи югары, тарихи гадел, бай һәм аның тәгъбирле үз милли музыкаль мәдәнияте бар. Шулай булгач, безгә музыкаль сәнгатьнең заманыбызны чагылдыручы чаралары белән баетылган халык традицияләрен сакларга кирәк. Үз халкыңның мәдәнияте тарихын җентекләп өйрәнү шарт. Үз ана телеңне белмичә торып, ничек инде әсәр язарга мөмкин?!
Игелекле хезмәтегезгә лаеклы булыгыз - күтәренке көчле музыка иҗат итегез. Туган туфрактан аерылмагыз, һәркемнең йөрәгенә чиртеп, халык күңеленә сукмак эзләгез - ялгышмассыз. («Әдипләр» порталыннан алынды.)

Хәсән ТУФАН:
Кечкенә күләмдәге әсәрләрнең - җыр, маршларның бик кирәклеген истән чыгарырга ярамый. Яңа, матур, җиңел отып алына торган көйләр кирәк. Классик музыканың атасы саналырлык Бетховен, симфонияләр язу белән бергә, җырлар өчен дә бик матур, көчле көйләр чыгарган. Безнең яшь композиторларыбыз шундый юл белән үсәргә тиешләр. Композиторларыбызның татар совет шигыре ритмы һәм басымы буенча белемнәрен тирәнәйтә төшәргә тиешлекләре ачык сизелә. Опера эшчеләре - булачак җырчыларыбыз да бу мәсьәләне искә алырга тиешләр. Моның өчен, уку планында татар теле һәм әдәбияты сәгатенә урын бирергә кирәк, ләкин бу дәресне музыка белән бәйләнешле итеп уку күздә тотылырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: