Шәһри Казан

Шигърият (Фирдәвес ЗАРИФ)

Тәүбә капкалары ябылганда... Тәүбә капкалары ябылганда Кабул булмый, диләр, теләкләр; Иман гына булыр таянырга - Ярдәм итмәс һичбер терәкләр. Тәүбә капкалары ябылганда Үкенечтән аһ-зар агылыр: «Үтте гомер нигә догасыз?» - дип, Күңел үткән көнне сагыныр. Кабул булмас кылган игелекләр, Һәркем савап эзләп тилмерер; Онытылыр байлык, дәрәҗәләр, Җан тынычлык тапмый илерер....

Реклама

Тәүбә капкалары ябылганда...
Тәүбә капкалары ябылганда
Кабул булмый, диләр, теләкләр;
Иман гына булыр таянырга -
Ярдәм итмәс һичбер терәкләр.

Тәүбә капкалары ябылганда
Үкенечтән аһ-зар агылыр:
«Үтте гомер нигә догасыз?» - дип,
Күңел үткән көнне сагыныр.

Кабул булмас кылган игелекләр,
Һәркем савап эзләп тилмерер;
Онытылыр байлык, дәрәҗәләр,
Җан тынычлык тапмый илерер.

Тәүбә капкалары ябылганда
Вакытка бу дөнья тар булыр:
Чиксезлектән килгән кире кайтыр -
Яралтучыга ул тартылыр.

Дулкын ярга какмас, кош сайрамас -
Тынлык кына чыңлар һавада;
Галәм туктап калыр, һәлакәткә
Санаулы мизгелләр калганда.

Тәүбә капкалары ябылганда
Фәрештәләр булыр сәҗдәдә.
Ялварырлар Хакка: «Тулы иман
Бирче, - диеп, - һәрбер бәндәңә!»

Беркем белми кайчан ябыласын,
Тәүбәгә мөмкинлек бар әле:
Иманга кил, гөнаһлардан арын,
Доганың кабул булыр мәле.

Рәхмәт яусын
Рәмзиягә
Уйламыйча бер сүз әйтмисең, дип,
Искәртә идең син яшьлектә.
Хисләргә дә урын бирелгәндер,
Шуңа да ул тиле яшьлек тә.

Үтмәгәндер читтән ялгышлар да,
Гашыйк булсам, шашып яраттым.
Тик шулай да кай ягың беләндер
Үзеңә генә син караттың.

Кызып китеп рәнҗеткән вакытта
Дәшми кала белдең, яшь йотып.
Авыр чакта терәк була килдең,
Күңелеңне һәрчак киң тотып.

Иң кирәккә вакыт җитми кайчак,
Кая ашыгабыз шул тикле?
Җылы сүзгә, ягымлы карашка
Нигә урын кала бик чикле?!

Соң булса да уң булсын, ди халык,
Рәхмәт яусын сиңа, кадерлем.
Үткәннәргә кайтып, кичер мине,
Белмәгәнгә синең кадерең.

Күңел күзе
Тау астында терәк таллар корый -
Язгы ташу ерганаклар яра.
Кеше игелек кылмый табигатькә,
Күңел күзен пәрдә каплап бара.

Күңел күзе күргән ак бабайлар
Юк карарга хәзер чишмәләрне,
Һәркемдә дә бары үз кайгысы,
Тутырырга кирәк киштәләрне.

Муллалар да инде мал бүлешә,
Качып киткән күңелләрдән иман:
Хак Тәгалә күреп тора бит, дип,
Нәфесен соң кайсы әле тыйган?!

Күңел күзе үксез-ятимнәрнең
Рәнҗеш тулы карашыннан бага.
Илгәме соң алар хәзер кирәк -
Кадерләре юк белән бер чама.

Күңел күзе... Юкса күп кирәкми
Ачылырга аңа ахыргача:
Яшәр өчен Аллаһы кушканча,
Игелек кыл соң сулышкача.

Хәтер ярында
Уй тибрәлә хәтер ярында -
Үткәннәрне барлыймы шулай:
Калды яшьлек, калды мәхәббәт...
Узды гомер ник бушка болай?!

Әллә үгисеттеме язмыш? -
Тоймый калдым сөю ширбәтен.
«Хуш-сау бул!» - дип, әллә җил әйтте,
Ишек ябып чыгып киткәчтен.

Басып торам хәтер ярында,
Күңел үткәннәрне сагына.
Кайда ялгыш, кайда абындым?
Үткән агып бара тын гына.

Барыр юлым тар бер сукмакмы?
Юллар калды гомер чатында...
Пышылдый күк бары иреннәр:
«Зарланырга юктыр хакың ла!»
* * *
Бары да кайта: яхшылык та,
Яманлык та. Бары да кайта -
Яшәешнең асылы шундый,
Фикерләү генә килми мондый.
* * *
Кабат килә язлар, күңел генә
Һаман чыга алмый кышлардан.
Сирәк кенә кагылгалап киткән
Моң-сагышы да, никтер, ешлаган.

Кабат килә язлар, җир яңара -
Кайта үзенең яшьлек чагына.
Үткәннәргә кайтып булмаса да
Йөрәк сөю язын сагына.
* * *
Туган якка беркайчан да бармый -
Кайта гына кеше,
Тик кайтулар никтер сирәк була -
Һаман бетми эше.

Үзен яратканга күз дә салмый -
Чит-ятларны күзли.
Үкенүләр генә соңлап килә -
Яшьлек ярын эзли.
* * *
Сибелде уйлар, сибелде...
Фикерләр таркау иде.
Акыллылары озаклап -
Эш узгач кына килде.

Чуалды сукмак, чуалды -
Үз юлым табам, диеп.
Кайвакытта көнем үтте
Юк-барга янып-көеп.

Гаделлекне яклар өчен,
Атылдым утларга да;
Үз хәтерем калса калды,
Кул суздым ятларга да.

Мәңгелектән килгән идем,
Бакыйлыкка китәрмен.
Вакыт җитми белеп булмый
Анда ниләр көтәрен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: