Шәһри Казан

Шигърият (Мөнҗия ФӘССАХОВА)

*** Көзләр калган көзләремә кереп барам. Калын юрган булып, юлларыма сары яфрак яуган. Ашкынулар күптән артта калган. Учак булып, дөрләп янган йөрәк көл-күмергә калган. Күз яшьләрем булып, чәчәкләргә кырау сарган. ачы булган, ахры, инде алар, - матурлыгын алган. Адым саен сынауларны юлга кемнәр салган?! Көрәш белән үткән ярты гомер, алда...

***
Көзләр калган
көзләремә кереп барам.
Калын юрган булып, юлларыма
сары яфрак яуган.
Ашкынулар
күптән артта калган.
Учак булып, дөрләп янган йөрәк
көл-күмергә калган.
Күз яшьләрем булып,
чәчәкләргә кырау сарган.
ачы булган, ахры, инде алар, -
матурлыгын алган.
Адым саен
сынауларны юлга кемнәр салган?!
Көрәш белән үткән ярты гомер,
алда көзләр калган, көзләр калган...

Китәм, дисең
Китәм, дисең.
Язмышларны үзем кызык итәм, дисең.
Берәү җитә алмаган максатларга
Барып җитәм, дисең.
Китәм, дисең.
Янәсе лә, яңа җирдә тормышларны
Өр-яңадан башлап китәм, дисең.
Белсәң әгәр, еракларда бәхетләрне
Учлап-учлап өләшәләр
Икән, дисең.
Ни җирдә, ни күктә түгел,
Хыялларны чынбарлыктан аера алмый,
Син яшисең.
Һаман китә алмыйсың...

Беренче кар
Беренче кар урам, урманнарны
Ак көртләре белән тутырды.
Шаян җил дә, талгын гына исеп,
Аңа көч-куәт биреп торды.

Нәфис бөртекләрен элеп чыкты
Агачларга, куак, чирәмгә.
Барыгызны, өшемәслек итеп,
Яшерәмен, диде, тирәнгә.

Уйнап, бөтерелеп һаваларда,
Иркәләде битне, керфекне.
Тамчы булды... Әллә күз яшеме?
Мөһим түгел инде, ул кипте.

Елак көз дә, минем вакыт әле,
Ашыкма кар, диде, җебетте.
Соңгы тапкыр туган өметем дә
Беренче кар кебек эреде.

Тузганаклар сары чәчәктә
Яшел чирәм өсте - сары келәм,
Тузганаклар шау чәчәк аткан.
Әйтерсең лә кояш җир өстенә
Нәни кояшчыклар тараткан.

Табигатьнең гүзәл бу мизгелен
Пар күбәләк ашыга күрергә.
Бушатырга серле, саф күңелен,
Кызлар килгән такыя үрергә.

Реклама

Сандугач та, үтә моңлы итеп,
Алсу таңда бүген җыр сузды.
Иң бәхетле парлар, вәгъдә, диеп,
Бер-берсенә бүген кул сузды.

Җир-җиһанның бүген зур бәйрәме,
Тузганаклар сары чәчәктә.
Язлар саен ярсый кеше күңеле -
Карамый шул бернинди яшькә!..

Ана...
Ана... Ап-ак кар өстеннән
Җәйге чүәк белән атлыйсың.
Чал чәчеңә япкан бер кат яулык,
Бер җаныңа урын тапмыйсың.

Бар җиһанда бүген - олы бәйрәм,
Халык корбан чала мәчеттә.
Өстәлләрдә муллык, каткан сынык
Төреп тоткансың син гәҗиткә.

Алып калдың ачлык елларында
Биш балаңны ачы үлемнән.
«Авыр еллар узды, үстеләр», - дип,
Шөкер итеп куйдың күңелеңнән.

Тормыш диңгезенә батты алар,
Үз көннәрен күрә үзләре.
Син - ананың язмыш тырнагында
Тырналганын берсе күрмәде.

Ташка әйләнгән мәрхәмәтсез җаннар
Ана яше төшсә дә ярылмас.
Оятыннан ана җиргә керер,
Әрнүләре барыбер басылмас.

Бүген - бәйрәм...
Тәмле коймак исе
Тәрәзләрдән керә борынга.
Салкын кар өстеннән ач-ялангач
Ана атлый язмыш юлыннан.

***
Күргән саен: «Ник язмыйсың? - дисең, -
Кеше кебек якты шигырьләр,
Алардагы хыял синдә юкмы,
Нигә килми уңай фикерләр?!.»

Күңелемнән чыккан челтер чишмә,
Түзәлмичә, урап юл ала.
Яхшылыклар сеңеп кала җиргә
Һәм дөреслек тагын югала.

Ялган тапкан саен сыкрый йөрәк,
Чарасыздан әрни саф күңел.
Ничек авыр: күтәрергә кирәк
Җүнсезләрнең әйткән һәр сүзен.

Ялгышларга хаклы, диеп, һәркем,
Ышанасы килә үзенә.
Кешелеклек, дуслык аңа бер тиен,
Алдаша ул карап күзеңә.

Кайчагында таш буласым килә,
Күрмәс өчен берәү күзләрен.
Эх, салдырыр идем, көчем җитсә,
Битлекләрен икейөзләрнең.

Минем дә бар шатлык-сөенечләр,
Күңелемдә якты хыяллар
Көнчеләрнең чәчкән агуыннан
Терелә алмый ятып калалар.

Тәрәзәңне әгәр япмасаң
Карлы бураннарга уралырмын,
Алып барса алар яныңа.
Серле айның якты нуры булып,
Мин төшәрмен синең юлыңа.

Сихри йолдыз булып җемелдәрмен,
Күтәрелеп күккә карасаң;
Назлы җилләр булып иркәләрмен,
Тәрәзәңне әгәр япмасаң.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: