Шәһри Казан

Шигърият (Нәҗибә САФИНА)

Каршы көч юк Дулкынга каршы - дулкын. Ялкынга каршы - ялкын. Сөюгә каршы - сөю. Диюгә каршы - дию. Сүнә дулкын, сүнә ут. Мәхәббәттән чара юк. Ул нинди көч? Сөюме? Тезләндерә диюне! Яратудан яралганбыз. Ярату өчен җиргә. Мәхәббәт олы үргә - Хәтта илтсә дә гүргә. Өстәмә Фәлсәфә фәне уйлана Яшәү...

Каршы көч юк
Дулкынга каршы - дулкын.
Ялкынга каршы - ялкын.
Сөюгә каршы - сөю.
Диюгә каршы - дию.
Сүнә дулкын, сүнә ут.
Мәхәббәттән чара юк.
Ул нинди көч? Сөюме?
Тезләндерә диюне!
Яратудан яралганбыз.
Ярату өчен җиргә.
Мәхәббәт олы үргә -
Хәтта илтсә дә гүргә.

Өстәмә
Фәлсәфә фәне уйлана
Яшәү хакында.
Шагыйрь-фәйләсүфләр оча
Сөю атында.
Һейне, Хәйям, Сараины -
Бөек өч шагыйрь!
Өчесе дә дөньякүләм
Фәйләсүф - шаһ ир!
Алар ничек яратканнар,-
Дөнья соклана.
Мәхәббәтләре хакында
Дастан саклана.
Фәйләсүф диеп атасаң
Әгәр үзеңне,
Кирәктер дөньяга карау
Ачып күзеңне.
Дөнья - сөю галәмәте,
Кайгы-шатлыгы.
Мәхәббәт хакына кеше
Яши атлыгып.
Фәлсәфәгә бер өстәмә
Бирергә була:
Мәхәббәт кимесә, җанга
Гел кайгы тула.

Үзгәреш
Йокы ташлап китте бүген, -
Уйларымда бары син.
Барлап чыктым көннәремнең
Берәм-берәм барысын.
Синсез узган көннәр үтте
Хәтер сират күперен.
Төзәтергә дә укталдым
Гомремнең күп җирен...
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Киләсене - кичереп.
Син мине исерткәнсең ич,
Сөю сутын эчереп.
Иләс-миләс җырлап йөрим, -
Тотып төзәт хет хәзер.
Мин җырчы-дивана булып
Гомер итәргә әзер.
Бүген йокы ташлап китте,
Уйларымда бары син.
Бәхеткә мангансың икән
Көннәремнең барысын.
Яшәү дәвам итсен өчен,
Миңа кирәк бары син!

Әй-й-й...
Гадидән дә гади,
серледән дә серле!
Нәнидән дә нәни,
олыдан да олы!
Минем төшләремне
гүзәл итә торган,
Күңел яраларын
ямый, юа торган
Көч-кодрәткә ия
йолдызлы күк,
дисәм,
Син - җир,
башым исәм.
Гүзәл җир гөлләре
барсы сиңа, дисең.
Кем ул син чынлыкта? -
Табалмыйм уйлап та, -
Гашыйк булган идем
Сиңа мин ул чакта...

Реклама

Саннан үч алу гына
«Картаймыйсың, - диләр, -
Әле чәчләрең ак түгел».
Әйткән булалар да, үзем беләм,
Ул сүзләр хак түгел.
Чәчләр... алар буялганнар гына,
Чәчләрем ак инде.
Гайбәт сөйлиләрме минем хакта? -
Барысы да хак инде.
Уңганлыгым минем бик чамалы,
Ялкаулыгым көчле.
Мәхәббәтем эзләп йөри-йөри.
Сөйдем, ахры, өчне...
Минем хыял күге көткән сөю
Һаман табылмаган.
Йөрәк өчен яшьлек капкалары
Әле ябылмаган.
Шул йөрәккә иярмәкче булып,
Буйыйм чәчне-кашны.
Әй, Мәхәббәт, нинди тылсым соң син,
Юләр иткән башны?!
Мәңгелеккә сикермәкче йөрәк, -
Кызурак эшли. Кан басымы
Һаман арта бара,
Уңмаган сан нишли?

Болай булсаң, саным, сине җирдә
Калдырам да китәм.
Синнән башка гына мәңгелектә
Максатыма җитәм!

Мәхәббәтнең кәгъбәсе
Җиргә килгән дә кеше,
Кануннар яза.
Аларын да үти алмый,
Туктаусыз аза.
Юкса үзе төземәгән,
Белә ул аны.
Туктаусыз сыга да сыга
Ник ул җир канын?
Кирәкми яңа кануннар, -
Җирнекен өйрән!
Җирнең бер тарафы җылы,
Ә берсе - сүрән.
Җирнең җәйләү, кышлавы бар
Кешеләр өчен.
Табигать белән сугышып,
Тилерә кеше.

Чын галим буйсына бары
Бер табигатькә,
Һәм фанины тоташтыра
Ул шәригатькә.
Галимне дә буйсындырмак
Бүген хаким зат.
Табигатькә «коллык» дигән
Төшенчә гел ят.
Җир - мәхәббәтнең кәгъбәсе!
Тереклек өчен!
Яшәү шул - исбатлый алсаң,
Мәхәббәт көчен!

Булмас, ахры...
Сине янымнан кудым мин,
Кудым уйда, чынлап та.
Кудым шаярган булып та,
Кудым чынлап уйлап та.
Синсез дә яшәп була, дип,
Ышандырдым үземне.
Син киткән яклардан гына
Алалмадым күземне.
Синсез дә яшәп була ул,
Була, нишләп булмасын.
Син килмәсәң дә беләмен
Күктә айның туасын.

Синсез дә яшәп була ла, -
Кояш чыга һәр таңда.
Күктә кояш, ә нидән соң
Йолдызлар сүнгән җанда?
Сәер халәт ул синсезлек, -
Күк ташлар кебек айны.
Шатлыклар елап торалар,
Шаркылдап көлә кайгы...
Синсез булмый чынлап елап,
Булмый чынлап көлеп тә.
Синсез булмый чынлап яшәп,
Булмас, ахры, үлеп тә...

Үзгәрде
Кышның кары каралды,
Болытлары таралды.
Күк төште түбәнрәк,
Кояшы - сүрәнрәк.
Ә ни - нәрсә үзгәрде? -
Зәңгәр күге күгәрде.
Җил абынып егылды,
Тамакка ни тыгылды?
Таркатырга төенне,
Җылытырга өемне
Бер сүзең җитә иде,
Җан эреп китә иде...
Хушлаштың, китеп бардың, -
Ишелде язмыш ярым.
Миңа яшәргә калдымы
Тоеп җирдә син барын?
Кояш, ай, йолдызлар күктә.
Сукмаклар карсыз инде.
Очарга диеп талпынган
Канатлар парсыз инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: