Шәһри Казан

«Шигърияттә мин – Сөләйман»

Җәүдәт Шәүкәтович, сезнең исем белән янәшә иң элек күңелгә «Сәләт» сүзе килә. Бу турыда күпме генә сөйләшсәң дә, язсаң да, артык булмас. Шулай да бүгенге әңгәмәбездә иң элек шигърият, сезнең шигърият турында сөйләшсәк иде. Сезнең тормышка карашыгызны, гомер юлыгызны, кичерешләрегезне шигырьләрегез аша укучыларыбызга җиткерәсе килә.


- «Әйдәле хыял, яшьлеккә печәнгә төшик тагын...» Болында печән чабып йөргән япь-яшь егет Җәүдәттә нинди уй-кичерешләр, хыяллар булды икән? Алар бүгенге чынбарлык белән туры киләме?
- Ул вакытларда ниндидер зур хыяллар, тирән уй-фикерләр белән яшәвемне, галим булырмын йә шагыйрь булырмын дип хыялланганымны хәтерләмим. Балачагым хәтеремдә тасвирлап бетермәслек туктаусыз хәрәкәт, рәхәтлек, ирек хисләре белән бәйләнгән. Ел фасыллары үз чираты белән - кышы - кыш, язы - яз, җәе - җәй, көзе - көз. Һәр фасылның үз матурлыгы, хозурлыгы, шундагы хезмәт, шундагы уеннар. Уйдырма дөньяларга, хәрәкәтсез уеннарга алып кереп китә торган компьютерлар да, хәтта телевизор да юк. Укытучылар гаиләсеннән булгач, тырышып дәрес әзерләүләр, әтигә карап, шигырь язулар, мәктәптә дә, уеннарда да оештыручы, лидер булырга омтылулар... Менә шул балачакта булган активлык бүгенге тормышымның үзәгендә булган фәнгә, шигърияткә, сәләтле балалар дөньясына китергәндер дә инде. Мин моның белән канәгать. Яңадан яшьлегемә, балачакка кайтсам, бүгенге про­фессиям, бүгенге халәтем һәм хәятем турында хыялланыр идем.

- «Дуслык ни ул? Бармы? Юкмы? - ялгызлык өзгәләнә...» Бөтен сынауларны уза алган дуслык, тугрылык... Сезнең тормышта алар очрадымы? Хыянәт ачысы күбрәкме?
- Безнең бит инде хәзер, матур итеп әйткәндә, базардан кайтып килү вакыты. Ягъни яхшы ук яшәлгән, киселеп-ялганып, сүтелеп-үрелеп, өзелеп-ялганып, тишелеп-ямалып, үзенә күрә тәҗрибә дә тупланган. Тормышны бик актив яшәдем. Шуңа да дус-ишләр күп булды. Чын дуслар - берничә. Һәм алар шулай дус булып кала бирә. Үз тәҗрибәмдә инандым, якын дуслар күп булмый, әмма дуслык ул олы яшьтә дә килә торган бәхет икән. Тормышымда кемдер хыянәт итүче булды дип әйтә алмыйм, гәрчә аңлашмыйча аерылышкан дус-иш­ләр булса да. Һәр кешенең үз фикере бар, үз иреге - мин, нигездә, мине хупламаучыларны гына түгел, катгый каршы булучыларны да бик аңлыйм кебек. Ә Сез китергән шигырь юлларының дәвамы бар. Ул туганлык турында. «Туганлык бар. Монысы - төгәл! Рәхәтем дә, бәхетем дә - якынлык, туганлыкта!..»

- «Улым үсә, шәҗәрәдә яфрак булып, яңа буын...» Улыгыз Тимурны күз уңында тотып әйтүем, үзеңә тугры алмашчы үстерә алган әти кеше, әлбәттә, бәхетледер, әллә әти-әни баласыннан һәрвакыт күбрәк көтәме?
- Әйе, улың, оныкларың булу - ул кемгә дә зур бәхет инде. Әмма улымны, оныкларны мин алмашчы димәс идем, алар - дәвамчылар. Беренчедән, алар яшәешне дәвам итәләр. Бу үзе генә дә зур вазифа - тормышны, яшәешне лаеклы итеп, гаиләңә, өммәтеңә нур булып, чын мәгънәсендә иманлы кеше булып, дөньяны яратып, дәвам итү. Балалардан, оныклардан мин шуны көтәм. Икенчедән, әгәр инде туры мәгънәсендә синең юлыңнан барып, синең эшләреңне дә дәвам итәләр икән, бу, чынлап та, бәхет. Монда мин алмашчы дигән фикер белән дә килешәм - димәк, урының бушап калмый, эшләреңне алмашчың дәвам итә.

Реклама

- «Әти биргән үз җанының биштән берен өзеп...» дип тә язгансыз, үзегез әтиегезгә нинди ул булдыгыз?
- Әти минем өчен һәрчак укытучы буларак та, әти буларак та яраткан, ихтирам иткән кешем иде. Кызганычка, әтинең минем дөньямда нинди биек һәм бөек урын биләгәнен аны югалт­кач кына аңладым. Әтинең үз кулларымда бакыйлыкка китүе мине шагыйрь итеп уятты дип әйтә алам. Әтинең миңа биргән киңәшләре, биргән сораулары, гыйбрәтле сүзләре бүгенгәчә күңелнең әллә кайсы катламнарыннан калкып, искә төшеп торалар. Әти-әни исән чакта ешрак аралашасы, үзеңнекен сөйләп кенә калмыйча, аларның хәл-әхвәлләрен сорашасы, озаграк сөйләшәсе иде... Нинди гади гыйбарәләр, ә шуны аңлап җиткәнче, гомер үтә...

- «Нәфес кочагында син бер бөҗәк...» Яхшы холык - Ходайдан бүләк, диләр. Кайчакта кайбер кешеләргә карыйсың да уйлап куясың: шушындый холык белән яшәргә дә кирәк бит. Әллә холык дигәнең тәрбиясезлек һәм шул ук нәфесеңне тыя белмәүме?
- Бу бик фәлсәфи сорау. Холык һәм Нәфес - икесе ике нәрсә. Холык - характер. Холык начар да, яхшы да була алмый, ул - ничек бар, шулай. Ул кешенең шәхесен билгели торган сыйфатлардан тәшкил. Кемдер тиз кызып китүчән, кемдер - сабыр, кемдер - икеләнүчән, кемдер - бик тәвәккәл. Кемдер - күңелен ачып сала, кемдер - үз эчендә кайный. Бу инде характер - холык. Холыксыз кеше - ышанычсыз кеше. Холыкны, әлбәттә, тәрбияләргә кирәк. Юкка гына халыкта, холкы начар йә холкы яхшы, дип әйтмиләр. Әмма бу тәрбияле йә тәрбиясез кеше диясе урында әйтелә. Холкыңны кайда, кайчан, ничек күрсәтергә мөмкинлеген белеп бетермәсәң, үзеңә дә, кешегә дә тынгы булмаячак!

Ә нәфес ул - яшәеш миченең утыны, дип була. Нәфесе булмаса, кеше гомумән яши алмый. Бер борынгы китапта әйтелгәнчә: «Үлемгә ике сәбәп бар. Берсе - җан куышының (тәннең) тузуы, икенчесе - нәфес бетү». Әмма нәфескә дә тәрбия кирәк, аңа чама дигән йөгәнне кидерә белергә кирәк. Шуңа да, нәфес кочагында бөҗәк булма, нәфес синең күңел кочагыңда бер кош булсын, диелә бер шигырьдә. Минем бу хакта уйланып-хисләнеп язылган «Нәфес» исемле шигырьләр җыентыгым да бар.
- «Сихәтле агу да сүз, әҗәлдән дару да сүз...» Әйткәнемчә, без шагыйрь Җәүдәт Сөләймановны бик аз беләбез. Сез үзегезне шигърияткә җитәрлек игътибар бирдегез дип уйлыйсызмы? Тормышыгызда нинди урын алып тора ул?
- Мин шигърият дөньясында үстем дип әйтә алам. Әти - татар теле укытучысы, үзе дә шигырьләр яза иде. Мәктәп укытучыларының күбесе шигырьләр, багышлаулар чыгаруга оста иде. Безнең өйдә һәрчак шигырь яңгырады, Кави абый Латыйпов (миңа әни ягыннан туган) еш кына авылга язучылар, шагыйрьләр белән кайта иде. Балачактан ук Мәхмүт ага Хөсәен, Илдар абый Юзеев, Газиз Мөхәммәтшиннар белән аралашулар да эзсез калмагандыр. Мәктәптә укыганда, инде төрле вакыйгаларга, кешеләргә багышлап, шигырьләр язу гадәткә кереп китте. Шагыйрь булам дигән фикер башымда беркайчан да булмады. Әмма каләм тибрәтү гадәте бер «ябышкач» китми, ахры, хисләрне шигырьгә салу студент булгач та дәвам итте. Университетта мехматның дүртенче курсында укыганда, Мөхәммәт ага Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» түгәрәгендә бер дәфтәр тулы минем шигырьләрне тикшерү исемдә. Мөдәрриснең, Зөлфәтнең сораулары, әйткән фикерләренә мисал итеп китергән образлары әле бүгенгедәй күз алдымда. Шигырь язу белән шагыйрьлек бер үк нәрсә түгел. Шагыйрьлек соңрак килде. Моның сәбәпләре төрле булгандыр, шулар арасында тормыштагы аянычлы югалтулар, күңелне өзгәләгән вакыйгалар, телебезгә, яшәешебезгә бәйле хәлләр-халәтләр, сөю-нәфрәтләнү мизгелләре... Шигърияттә мин - Сөләйман. Ул тәхәллүс кенә түгел. Ул үзе бер дөнья. Ул минем ярдәмчем. Шигърият минем тормышымны тулаем били дисәм дә, дөрес булыр. Шигърият күңел күген биегәйтә, җанга азык бирә, бәгырь яраларын ямый, башка активлыкка, фәнгә, тормышны матур итеп алып баруга юл ача. Шигърияткә игътибар җитәрлек бирелгәнме, юкмы, моны үлчәп карау җиңел түгел, әмма шигъриятне үстерәм дип махсус тырышмасам да, татар шигъриятендә шагыйрь Сөләйманның өлеше бар дип ышанасы килә. Минем шигырь-поэмаларга ике кантата, бер оратория, бер симфония-оратория иҗат ителгән. Шагыйрьләр белән бик еш һәм бик теләп аралашам. Шагыйрь Сөләйман буларак, балалар белән «Сәләт» аланнарында очрашам. Бүгенге көндә 17 китап булып тупланган шигырьләрдә - минем тормышым, минем эчке дөньям...


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: