Шәһри Казан

Шәмаилле өйдә үскән егет

Равил Заһидуллинның исеме сынлы сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. 1990 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1982 елдан бирле республика, төбәк, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнашып килә.

Рәссам Равил Габделбәшир улы Заһидуллин янына кайчан керсәң дә аны остаханәсендә очратырга була. Чөнки ул үзен торымнан-торымга түгел, ә даими эшләргә күндергән рәссамнарның берсе. Халкыбызның X-XVI гасырга караган тарихын, көнкүрешен җентекле, эзлекле тасвирлаучы рәссам буларак, киштәләрдә рәт-рәт булып тезелеп киткән эшләрнең һәммәсендә дә диярлек әнә шул үткәннәрнең кайтавазын ишеткәндәй буласың. Барысы да майлы буяулар белән киндергә язылган. Үз халкыма дип атап эшләсә дә, язганнары, үзебездә генә калмыйча, чит кыйтгаларга киткән очраклары да юк түгел. Әйтик, 50 эшен берьюлы АКШка алып китүләрен дә, кайберләренең Англия, Франция, Германия, Төркия, Мисыр, Япония, Австралиядә шәхси тупланмаларда саклануын дә беләбез. Равил әфәнде үзе: «Читтә кем күрә дә, кем бәяли инде аны», - дигән фикердә булса да, аларны нәкъ менә милли теманың, милли колоритның бәһасен белүчеләр ала да инде. Нигездә, тарихи романтизм жанрында майлы буяулар белән киндердә иҗат итүче рәссамның соңгы вакытта пыялага эшләнгән милли бизәкләр сериясен күрмәмешкә салышу шулай ук дөрес булмас иде. Җете төсләр һәм арткы яктан ялтыравыклы кургаш ябыштырып эшли аларны рәссам. Бусы электән килгән шәмаил техникасы.
Дөрес, бизәк төшерү, шәмаил ясау рәссамны хәзер генә җәлеп иткән нәрсә түгел. Казанда туып үссә дә, кечкенәдән авылдан сукмагы өзелмәгән аның. Арча районының Шекә авылында яшәүче әби-бабасы һәм әтисе белән бертуган Маһинур апасы янында, түр башында шәмаил эленеп торган нурлы өйдә узган булачак рәссамның балачагы. Җитмәсә, бу бит әле аларда гына түгел, ә һәр авыл өенең шәмаилле чагы.
Шәмаилләрдәге гарәби язуга килсәк, анысын да белеп, аңлап эшли рәссам. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, дип юкка гына әйтмиләр. Равил Заһидуллинга да җае чыгып кына тора. Казан сынлы сәнгать училищесында укыганда аның кулына гарәп хәрефләре белән язылган китап килеп эләгә. Шуннан карап хәреф танырга, язарга өйрәнә. Аннан үзләре белән бер йортта яшәгән Хәким ага Сәлимҗановтан гарәп хәрефләре белән язылган бер пьеса алып укып чыга. 1980 елларда ук шәмаил ясарга омтылып карый. Бер-бер артлы ике эш башкара. Әмма эш булачак шәмаилгә язылачак текстка килеп терәлгәч, икеләнеп кала: «Нәрсә сайларга соң?» Баксаң, шәмаилгә текст сайлау ашык-пошык кына хәл ителә торган нәрсә түгел икән. Һәм шәмаил дип тотынган эш ахыр чиктә бизәк кенә булып кала. «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә дә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда да күрсәтелә ул эшләр. Ә инде 1986 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее рәссамның беренче шәмаилен сатып алгач, күңеле үсеп китеп, кызыксынуы тагын да арта төшә. Казанда гарәп илләреннән килгән мөселман сәнгате күргәзмәсе узу да үзенекен итә. Равил, дәртләнеп, Бакый ага Урманчедан дәресләр (1988 елларда) алып йөри. Моннан 8 еллар элек, белгәннәрен ныгытырга тагын җай чыга: кыш буе К.Насыйри музеена гарәп теле дәресләренә йөри. Бу шәмаилгә әйләнеп кайтырга тагын бер сәбәп була. Казанның 1000 еллыгына игълан ителгән эмблемалар бәйгесендә гарәби язулы эше 2 нче урынга лаек була. Һәм менә моннан 2 ел элек, ул янә, ныклап торып, шәмаил техникасындагы әлеге бизәкләргә тотына. Бара торгач, пыялага башкарылган ике дистәгә кадәр эш җыела, әле бүген дә остаханәсендә төгәлләп бетерәсе 15ләп эше бар. Ачык җете төсләр белән буяганнан соң, артына кургаш та куеп җибәргәч, алар тагын да купшыланып китә. Ә ут яктысы аны затлылыкның иң югары ноктасына җиткерә.
- Мондый бизәкләрне мәктәптә укыганда ук ясый идем. Дәфтәрнең исән җире калмый торган иде. Әле дә кулга кечкенә генә кәгазь кисәге эләкте исә, тик утырганда да бизәк төшерәм, - ди рәссам.
Шул бизәкле эшләренә исем куюын күр тагын: «Болгар кызы», «Чишмә янында»...
Рәссам пыяла белән эш итүнең тәмам тәмен табып өлгергән булса кирәк. Табышлары да җитәрлек. Әйтик, 3Д, 4Д дигән сүзләр ныклап торып кулланышка кергәнче үк, Равил Заһидуллин бу төшенчәләрне үзе аңлаганча, 4әр катлы пыялалардан торган шәмаилләр аша күрсәткән иде. 1991-92 нче елларда «кызык өчен генә» дип тотынган бер эше чыннан да көткәннән дә кызыграк булып чыга. 4 катлы пыялада эшләнгән күләмле шәмаил чыннан да моңа кадәр күренгән нәрсә түгел (рәсемдә). Җитмәсә, бер табак пыялага интеккән кытлык заманда тотына ул бу эшкә. Шәмаилдәге алгы план, арткы план, ерактагы план - шул катлы-катлы пыялаларда чиратлашып бара. Гаҗәеп кызыклы эш! Әле тагын рәссамны 4 катлы пыялада төгәллисе кошчыгы «көтеп тора». Агачка кунган кошчык кызыл түшле булырмы, әллә җете сарымы - анысын әлегә әйтүе кыен. Болар һәммәсе рәссам ихтыярында.
Ә инде милли бизәкләргә килсәк, алар чыннан да күз явын алырлык.
- Ни гаҗәп, күпчелек очракта, рус милләтеннән булган кешеләр килеп алып китә бу бизәкләрне. Ә безнең татарда сәүдәгәрлек көчле: кайчагында шулай итеп сатулашалар ки, хәтта алар өчен үзем уңайсызлана башлыйм, - ди Равил әфәнде.
Ни генә булмасын, остаханәсенә эзне суытмыйлар. Чөнки чын «татарча» итеп башкарылган эшләрне кайда һәм кемнән табып буласын белеп киләләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: