Шәһри Казан

Сәхнә белән залны тигезләргә ярамый

Сәхнәдә аның кебек җаны-тәне белән бирелеп җырлаган кеше бик сирәк. Соңгы вакытта ул җыр-моңнарын гына түгел, үзенең гыйлемен дә халыкка тарата башлады. Сүзебез - Татарстанның, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты Идрис ГАЗИЕВ турында. Идрис Казан белән Уфа арасындагы юлга тузан кундырмый. Концертта чыгыш ясарга булсынмы, телевидениедән тапшыру әзерләргәме - шунда...


Ул, «Идел-Урал төбәгендә җыр сәнгате өлкәсендә профессиональлекнең формалашуы һәм аякка басуы» дигән темага диссертация язып, сәнгать фәннәре кандидаты булган. Музыка тарихы белән кызыксынырга аны нәрсә этәргән соң? Бу хакта җырчы-галимнең үзе белән сөйләштек.
- Безне студент чакта Татарстаннан килгән Зөһрә Байрашева дигән профессор укытты. Ул миңа Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров кебек композиторларның җырларын бирде. Шуннан соң, мин җырлар тарихы турында күп мәгълүмат алырга тырыштым. Казан белән кызыксына башладым. Тора-бара элек югалып калган исемнәрне торгызуны да үземә максат итеп куйдым.
- Сез телевидениедә дә шактый композиторлар турында бай мәгълүмат бирерлек тапшырулар эшләдегез. Ул идея ничек барлыкка килде?
- Бервакыт Бакый Урманченың юбилеена багышланган күргәзмәдә, аның музеенда, ул яраткан җырларны башкардым. Шуннан соң, «Идрис Газиев тәкъдим итә» дигән телевизион музыкаль фильм эшләү идеясе туды. Шулай итеп, Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Солтан Габәши һәм Заһит Хәбибуллин кебек шәхесләргә багышланган тапшырулар уңышлы гына килеп чыкты. «Татар җыры 100 ел элек» дигән фильмны төшергәндә музыкантлар да мине аңлап эшләделәр. Мин аларны әзерләгәндә күп материаллар таптым.
- Тамашачы белән очрашканда граммофон тәлинкәләре турында сөйләп, элекке җырларны үзегез башкаруыгыз да бик кызыклы булды. Аларны да моңа хәтле барлаган кеше юк иде әле.
- Граммофон музыкасын өйрәнү гыйльми эшемнең бер юнәлеше булып китте. Беренче тапкыр элекке тәлинкәләрне тыңлаганда музыкантларның тырышлыклары сокландырды. Мин бу эшемне алар рухына да башкарырга тырышам. Әнә шул чордагы музыкантлардан соң безнең Сәйдәшев кебек талантлар үсеп чыккан да инде.
- Безнең мәдәни мирасыбыз ни өчен чит илдә сакланган соң?
- Ул чорда ук Россиядә чит ил компанияләре эшләгән. Немецлар, инглизләр, французлар граммофон тәлинкәләре яздырып чыгарган. Французларга аеруча рәхмәтле мин. Бер генә музыкабызны да чыгарып ташламаганнар. Һәр җырны дискларга яздырып куйганнар. Элек күп җырлар Габдулла Тукай сүзләренә башкарылган. Интернет аша мин Англиядә яшәүче 84 яшьлек Алан Келли белән элемтәгә кердем. Ул андагы Корольлек колледжында татар җырлары каталогын туплаган. Мин ул җибәргән Камил Мотыйгый репертуарындагы җырларны өйрәндем. Аларны музыкант Мөнирә Хәбибуллина эшкәртеп бирде. Киләчәктә К. Мотыйгыйга багышлап махсус фильм да төшерәсе килә.
- Идрис, шул чор җырларын репертуарга алам, дисең. Алар тамашачыга кызык булырмы икән соң?
- Чит төбәкләрдә тамашачы озын көйләрне яратып кабул итә. Әгәр талантыңны югары дәрәҗәдә күрсәтәсең икән, халык аны якын итә. Кызганыч, чын сәнгать өчен тырышучылар гына сирәк. Мәсәлән, Камил Мотыйгый башкарган төртмә җырлар бүген дә актуаль. Байларның теләсә кайда акча туздырып күңел ачулары, акчага табынулары турында җырлый ул.
- Соңгы вакытта сәхнәдә «шабашниклар», такмак җырлар күбәюе борчыймы Сезне?
- Нык борчый. Сәхнә ул күтәрелеш дигәнне аңлата. Димәк, артист тамашачыдан югарырак булырга тиеш. Сәхнә белән залны тигезләргә ярамый.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    16
    0
    0
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    755
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    589
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    439
    0
    0
Ночной режим