Шәһри Казан

Сәхнә үзенә тугры хезмәт иткәнне ярата (Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар)

Заманында күренекле сәнгать белгече К.Станиславский: «Талант - сөйкемлелек ул», - дигән. Чыннан да, артист беренче чиратта үзенең тышкы кыяфәте белән тамашачыны җәлеп итә. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Россиянең дәүләт бүләге иясе Алсу ГАЙНУЛЛИНА кояштай балкып сәхнәгә чыгу белән аның гүзәллеге янына тырышлыгы һәм таланты да кушыла. Ул рольләргә бай...

Реклама

Артистның «Бирнәсез кыз»да - Лариса, «Өч аршын җир»дә - Шәмсегаян, «Бәхетсез егет»тә - Гайни, «Идегәй»дә - Җәникә һ.б. күп кенә классик әсәрләрдә онытылмаслык, дулкынландыргыч рольләре әле дә онытылмый. Нинди генә рольгә алынмасын, Алсу Гайнуллина тамашачыны яраттыра белә.
Бүген без аның иҗат юлын бергәләп күздән кичерергә булдык.
- Алсу ханым, Сез театр училищесына да артистлыкка түгел, ә диктор булырга хыялланып йөрүдән генә килеп эләккәнсез. Әгәр талантыгызны халык театрларыннан күреп алмасалар, бүген сәхнәдә Алсу Гайнуллина дигән актер булыр идеме икән?
- Әйе шул, мин артист булырга хыялланган кеше түгел. Мине телевидение сихерли иде. Чүпрәледә мәктәптә укыганда ук шигырьләр сөйләргә яраттым. Казандагы 89 нчы мәктәптә белем алганда театр түгәрәгенә дә йөрдем. Урицкий исемендәге клубка да режиссер Камил Саттаров чакырып китерде. Аннан Рәшидә апа Җиһаншина театр училищесына килергә тәкъдим итте. Бер атна укыгач, әгәр Г.Камал исемендәге театрда калдырсалар, нишләрмен, дип борчылып йөри башлаган идем. Аннары Рәшидә апа янына кереп үземнең китәсемне әйткәннән соң ул: «Сеңелем, монда укысаң да, син барыбер диктор була аласың бит», - дигәч кенә калдым. Аннары телевидениегә чакырсалар да, анда китәсем килмәде. Шул арада театр сәхнәсе сихерләп өлгергән иде инде.
- Сез театрда эшләү дәверендә трагедия, драма, комедия, сатира жанрында истә калырдай образлар иҗат иттегез. Күңелегезгә иң якыны кайсы булды икән?
- Миңа аларның барысы да якын. Соңгы вакытта уйный торганнары әллә ни зур булмасалар да, элеккеләреннән аерылып торалар. Алар минем хәзерге яшем өчен кызыклы. Миңа хәзер мәхәббәт геройларын уйнау яшемә туры килми. Өлкәннәр роленә күчкәндә дә кыенлык сизмәдем мин.
- Классик әсәрләр генә артистны үстерә, диләр. Сезгә ул яктан бәхет елмайды.
- Әйе, миңа Марсель Сәлимҗанов классиканы уйнатты. Ул бөтен иҗатымны төзеде, булдырды, мактаулы исемнәр бирде. Билгеле, үземә дә тырышырга туры килде. Ул бик таләпчән иде. Марсель Хәкимович рольләрне бүлгәндә үк әзер спектакль таләп итте.
- Сез «Сүнгән йолдызлар»да - Сәрвәр, «Татар хатыны ниләр күрми»дә Гөлбану кебек фаҗигале хатын-кыз язмышларын да гәүдәләндердегез. Аларны уйнаганда нинди хисләр кичерә идегез?
- Шундый кешеләр образына кергәндә, аларны читтән күзәтәсең. Бөтенләй үк саташып китмисең, әлбәттә. Алар эшләргә дә катлаулы иде. Бер-ике айда гына эшләп бетереп булмый. Билгеле инде, андый фаҗигале язмышларның тормышта булуын теләмисең.
- Сез уйнаган кайбер спектакльләр озак еллар репертуардан төшмәде. Моның сере нидә дип уйлыйсыз?
- Спектакль ничә ел бара, шуның кадәр роль өстендә эшлисең, үзеңә яңа ачышлар ясыйсың. Элек аңламаган җирләрен тора-бара аңлый башлыйсың. Уйнаучы артистлар эшләрен туктатмаса, спектакль озын гомерле була. Мәсәлән, без «Бирнәсез кыз»ны ун ел уйнадык. Андагы тамашачы алкышлары Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов кебек артистларга да хөрмәт билгесе иде. «Кара чикмән»не уйнавыбызга да быел унбер ел була.
- Артист күпме генә роль уйнаса да, иң уңышлысын киләчәктә көтеп яши. Сезнең ул яктан үкенеч калмады дисәк тә, ялгыш булмас.
- Чыннан да, минем күп рольләрем уйналды инде. Соңгы вакытта зур рольләрем булмаса да, кечкенәләрендә уйнау да рәхәт минем өчен. Хәзер уйный торган дүрт ролем дүрт төрле. Алар кызык холыклы кешеләр. Бу эшләрем дә миңа канәгатьлек бирә.
- Сез ике төрле буын режиссер белән эшләдегез. Аларның нинди дә булса уртак якларын күрәсезме?
- Мин элек Марсель Сәлимҗановтан башка режиссерны күз алдына китерми идем. Ләкин Фәрит Бикчәнтәев белән эшли башлагач, шуңа инандым, ул да шулхәтле әзерлек белән килә спектакльгә. Аларның кую алымнары төрле. Уртак сыйфатлары: икесенең дә артистларны яратуы, хөрмәт итүе, дип уйлыйм. Икесе өчен дә иң мөһим нәрсә - театр.
- Сәнгать кешесенең эшен бөтен ир-егетләр дә аңлап җиткерми. Әгәр ирегез Илдар Хәйруллин да артист булмаса, шундый уңышларга ирешә алыр идегезме икән?
- Гаиләдә бер-береңне аңлау, бер-береңнең вакыты белән исәпләшү бик кирәк. Икең дә артист булу эштә зур ярдәм итә. Гомумән, безнең театр артистлары тырыш, уңган. Гаиләне тотарга тырышалар.
- Премьералардан соң бер-берегезгә тәнкыйть сүзләре әйтәсезме?
- Илдар белән фикер алышабыз. Тәнкыйть дигәндә, бер-беребезгә сак киләбез. Элек тәнкыйтьчеләр тәнкыйтьләгәндә үземә файдалы нәрсәләр күп ала идем.
- Әгәр Сезне мәдәният һәм сәнгать университетына укытырга чакырсалар...
- Миңа анда барырга ун еллар чамасы элек тәкъдим иткәннәр иде инде. Әмма мин үземдә педагоглык сәләте тапмыйм. Һәркем укытучы була алмый. Мин гомерем буе үзем укырга, өйрәнергә яратам.
- Сез заманында Россиянең дәүләт бүләгенә ия булган кеше. Быел үзегезне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим итте. Аны ничек кабул иттегез?
- Әйе, Россиянең дәүләт бүләген без Александр Солженицын белән бергә алган идек. (Мин аны Россиядә унтугызынчы кеше булып алдым.) Г.Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим итүләре хакындагы хәбәрне ишетүгә шулхәтле каушадым, борчылдым. Бу минем өчен иң зур бүләкләрнең берсе. Ул мине дулкынландырды да, зур җаваплылык та өстәде. Бу эшеңә карата хөрмәт билгесе дә. Г.Тукай минем өчен илаһи зат. Без аның әкиятләре, шигырьләре белән тәрбияләнеп үстек. Бу бүләк үзебезнең туган җирдә, үз кешеләрең тәкъдиме белән тапшырылганга күрә кадерледер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: