Шәһри Казан

Сәхнәви киңәшләре

Җырлап азапланучы яшь җилкенчәкләргә Тавышым юк, нота белмим, дип уфтанма. Селкенә белсәң, шул җиткән. Сәхнәгә чыкканда халыкка күрсәтердәй нәрсәләреңне кием-салым белән томаламау хәерле. Хәзерге тамашачы җырны күз белән тыңларга яратучан - шуны һәрчак исеңдә тот. Көйгә туры киләме, юкмы, әмма авызың тиешле вакытта ачылып-ябылып торсын - җырчы өчен иң мөһиме...

Реклама

Җырлап азапланучы яшь җилкенчәкләргә
Тавышым юк, нота белмим, дип уфтанма. Селкенә белсәң, шул җиткән. Сәхнәгә чыкканда халыкка күрсәтердәй нәрсәләреңне кием-салым белән томаламау хәерле. Хәзерге тамашачы җырны күз белән тыңларга яратучан - шуны һәрчак исеңдә тот. Көйгә туры киләме, юкмы, әмма авызың тиешле вакытта ачылып-ябылып торсын - җырчы өчен иң мөһиме шул.
Кайбер һөнәр ияләре ашау-эчүгә тиешенчә игътибарлы булмый: ни эләксә - шуны сыптыра. Болай итәргә һич ярамый. Сәхнә кешесе ул, кем әйтмешли, күз өстендәге каш! Артист халкы, гадәттә, махсус диета тотарга тырыша. Син дә тот, димим, шулай да җиләк-җимешләргә, яшелчәгә, ярмаларга аеруча өстенлек бирү мәслихәт. Яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, ачыргаланып, өтәләнеп җырлау өчен көч күп кирәк. Шуңа күрә өстәлеңдә һәрвакыт суган-сарымсакның яшел кыяклары, шулай ук яшел борчак, зәңгәрләнгән тавык, әче кызыл борыч булсын. Үрле-кырлы сикереп җырларга яратучыларга нашатырь спирты да файдалы дип беләм. Тиешле микъдарда һәм дөрес итеп кулланган очракта, әлбәттә.
Көй мәтәштерүчеләргә
Этләр шыңшыганны, мәчеләр мырлаганны, сыерлар мөгрәгәнне, сарыклар акырганны, бәбкәләр пипелдәгәнне, тычканнар чыелдаганны, капка шыгырдаганны... Кыскасы, менә шуларның барчасын бергә укмаштырып көй язу - әллә ни авыр эш түгел. Колагына аю баскан һәр кеше бу эшне башкара ала. Син шуны исеңдә тот: моңсыз кеше генә менә дигән моңсыз көй чыгара ала. Синең дә ни моңың, ни гармуның юк дигәндәй, гомумән, өч тиенгә торырлык та талантың үзенең барлыгын сиздерми икән, бернинди икеләнүсез бу эшкә тотына аласың. Ышанып әйтәм: көйсез көйләрне чутсыз язып, халыкны шашар чиккәчә җиткереп, син тәмам туйдырып бетерәчәксең әле! Халыкны гарык булырлык дәрәҗәдә туйдыра алсаң да, үзеңне туйдыра алмассың... Шунысы жәл, әлбәттә.
Җыр сүзләре әвәләүчеләргә
Иренмә, ал кулыңа каләм, куй алдыңа кәгазь. Шулай иттеңме?! Инде хәзер тотын язарга. Башыңа ни килә - шул хакта яз. Партадаш малаең исеңә төштеме - яз. Әниең сине сигез яшенә кадәр имезгән идеме әле - төшер шул турыда кәгазьгә! Авылда мунчагыз бармы? Яз, әйдә, шул кара мунча хакында. Рифма-ритм дигәннәрен син белмисең инде, шуңа күрә башыңа сүзләр өере ничек килә - тот та ничек бар шулай сырла. Син - минем мунчалам, син - минем сабыным, диген... Мәтәштер инде шунда. Сөйгәнең сине сөймиме? Сөймәсә, кирәге бер тиен! Шулай дип яз. Сине берәрсе машинасына утыртмадымы? Аһ, баеган икән берәү, әйеме?! Яз шул кабахәт турында. Борының кычыта башладымы? Яз! Рәхәтләнеп төчкердеңме - җәһәт кенә җыр тексты итеп әвәлә. Күзеңә ни күренә - яз, яз, яз!!! Колагың ни-нәрсә ишетә - җыр итеп әтмәллә. Барысын да тизрәк кәгазьгә теркәргә ашык, юкса, соңга калуың бар. Такмак-шакмак язучы бер син генә түгел. Сез - күп, сез - мүре, сез - колорадо корты кебек һаман үрчисез. Бәхетегез (сөен!): сезне берничек тә туктатып, бетереп булмый. Шуңа күрә бернигә дә карамыйча, кәгазь кыштырдатуыңны бел инде син. Язып арысаң, үзең үк көй чыгарып кара. Әгәр талантсызлыгың бик көчле икән - бәхетеңне җырлап сына.
Шырдый-бырдый җыр тыңларга яратучыларга
Һәрвакыт шулай талымсыз бул. Җыр сүзләренә беркайчан да игътибар итмә. Юк-барга кәефеңне бозма. Йөрәгем - тиреслек, дип җырлыйлар икән - кул чап, афәрин, диген! Берәр җиргә, мәсәлән, диңгезгә, утрауга, джунглига чакырып шыңшыйлар икән, син хискә бирелеп, юл өчен кешеләрдән бурычка акча җыя башлама тагы. Син «җыру»ны болай гына тыңла. Күңелеңә якын алмыйча гына. Мин генә ул гел шулай, җанга якын алып, үз-үземне интектерәм. Борчылам, янам - нервынный кешегә әйләндем инде тәмам. Ә син - тыңла, тыңла... Сөен һәм кул чап!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: