Шәһри Казан

«Шәһри Казан»ны доллар белән түшәгәннәр?!

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Ленар Әхмәтовның күргәзмәсе эшен дәвам итә. Рәссамның эзлекле эшли торган үз темалары булу (шул ук стильләшкән долларлар, риваятләр) аның инде үз йөзе, үз сүзе барлыгын күрсәтеп тора. Төс тарлыгы да аның өчен түгел.

Ленар Әхмәтовны бер үк вакытта Татарстан Рәссамнар берлегендә яшь рәссамнар лидеры буларак та яхшы беләләр. Яшьләр белән төрле арт-проектлар, күргәзмәләр оештыруны да артык эшкә санамый егет. Тормышында спортка да, рок музыкага да, җырлар иҗат итүгә дә вакыт бүлә алган рәссамның иҗаты да кызыклы. Шуңа күрә дә, «Сәнгать әхрамы» дип аталган махсус битебезнең логик дәвамы булган күргәзмәләр залына яшь рәссам Ленар Әхмәтовның шәхси күргәзмәсенә чакырып калабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: