Шәһри Казан

«Шәһри Казан»да – Чаллы рәссамнары

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залы үткән пәнҗешәмбедә өр-яңа күргәзмә кабул итте. Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары, үзенчәлекле графика осталары Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиеваларны инде күптән чакырасыбыз килә иде.

Гомерләрен башлыча Чаллы шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә укытуга багышласалар да, алар икесе дә милли сәнгатьне пропагандалауга зур өлеш кертүче «Тамга» иҗат төркеме әгъзалары. «Тамга» ул үзе үк рәссамнарның иҗади мөмкинлеген, фикер тирәнлеген, алынган темаларының колачлыгын күрсәтүче бер дәлил. Шуңа күрә дә күргәзмәләрен Йошкар-Ола, Чабаксар, Уфа, Ижевск, Нефтекамск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород кебек күп кенә шәһәрләрдә күрсәтү белән беррәттән, Казахстан һәм Төркияне дә урап кайткан иҗат төркеме ул. Ә менә Сәгыйдә ханым белән Рият әфәндегә ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рәссамнар берлеге юлламасы белән Төркиядә тагын бер бик мавыктыргыч чарада - төрки телле рәссамнарның «ТЮРКСОЙ» Халыкара иҗат лабораториясендә катнашу бәхете дә елмая. Сәфәрләре төрле елларда, төрле шәһәрләрдә булса да (Р.Мөхәммәтдинов 2008 елда Эдерна, ә С.Сираҗиева исә 2009 елда Самсун һәм Амасия шәһәрләрендә узган иҗат лабораториясендә), алар бу вакыйганы әле булса иҗат тормышларындагы матур сәхифәләрнең берсе буларак искә ала. Төрле илләрдән килгән рәссамнар белән бер түбә астында эшләп, аралашып, иҗатларына югары бәя алып кайта алар аннан.
Чыннан да, үзенчәлекле иҗат әһелләре алар. Р.Мөхәммәтдинов йомшак төсләр белән эшләүгә өстенлек бирсә, С.Сираҗиеваның башлыча гелькаләм белән эшләнгән «төрткеле» аклы-каралы графика. Ике автор, ике кул, әмма төсләр гаммасы ягыннан чиратлашып барган бу эшләрнең берсе дә «мин» дип кычкырып тормый. Алар бер-берен тыныч кына тулыландыра барып, берсе икенчесенә юл бирә кебек. Иң мөһиме - һәр эшкә сине уйланырга этәрә, әллә кайларга алып китәргә сәләтле фикер, моң-гамь салынган. Рәссамнарның дөньяны үзенчә күрүләре дә, фәлсәфи фикер сөрешләре дә гаҗәп. Артык вак-төяк тә юк, һәммәсе ташка баскан кебек чиста, наять. Күктән иңгән әзер калыплар белән генә эш итә кебек рәссамнар. Хәер, чын иҗат шулай булырга тиеш тә. Мулдан кулланган тамгалар да һаман да шул бер кадакка суга: галәми зат булган адәм баласының җирдәге миссиясе, төрки дөньяга хас рухи кыйммәтләр, милли хис, милли йолалар. Җыеп кына әйткәндә, тарихи үткәнне олылау, рухыбызны зурлау бар бу эшләрдә. Шуңа күрә дә ачылышка чакырылган олы кунагыбыз - Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллинаның мөнәҗәт-багышлаулары да ничектер дивардагы эшләрне моң аша тәкрарлау, шәрехләү буларак яңгырады. Казан музыка көллиятенең 4 нче курс студенты Диләрә Шәйхиева башкаруындагы халык көйләре белән бу эшләрдәге уртаклыкны табу шулай ук кыен түгел иде.
- Моңа кадәр күмәк күргәзмәләрдә аерым эшләрегезне күреп сокланып йөрсәм дә, иҗатыгызны болай бербөтен итеп күрә алганым юк иде әле. Мәгънәле, саллы иҗатыгыз дәвамлы булсын. - Рият әфәнденең якташы - сынчы Рөстәм Габбасов, сүзен кыска тотса да, иң мөһимен әйтте шикелле.
Якташлар димәктән, cүз уңаеннан тагын бер кызык детальне әйтеп китәргә кирәктер. Ул да булса, Рият әфәнденең дә (Башкортстанның Мәчетле районындагы Яңа Мөслим авылы), Сәгыйдә ханымның да (Татарстанның Мөслим районындагы Метрәй авылы) мөслимле булулары. Бу икәвен язмыш дигәнең соңлап булса да юкка гына кавыштырмагандыр диярсең. Иҗат гаиләсен чираттагы күргәзмәләре белән тәбрикләргә килгән Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев та Бөтенроссия, төбәк, халыкара күргәзмәләрдә даими катнашып килүче бу рәссамнар, аларның иҗаты хакында күп нәрсә сөйли алган булыр иде. Әмма бу вазифаны үзенең иҗатында да Чаллы чоры булган сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Рифкать кызы Солтановага калдырдык.
- Мөселман-татар сәнгате турында сүз алып барганда, татарга гына хас булган нурлы һәм моңлы дигән төшенчәләрне нәкъ менә әлеге авторларның эшләренә карап аңлатып булыр иде. Р.Мөхәммәтдинов картиналарының композициясендә, пластикада, төсләрдә гомумән төрки дөньяның, татарның асылы ачык чагыла. Эшләрен ул һәрвакыт 3 яссылыкта бирә. Картиналардагы фигуралар борынгы сыннар-балбалларны хәтерләтә. Шуңа күрә дә аларны сыннарга күчерү бик җиңел булыр иде. Аны ул бизәктә генә була торган тамга-билге рәвешендә бирә. Аз гына палитрада да милли йөзебезнең байлыгын, киңлеген күрсәтә. Күп кенә фигураларында халык сәнгатендә - чигү, каюлы күндә чагылыш тапкан бизәкләргә ишарә бар. Аларның ритмы, композиция төзелеше шуларны күрсәтә. Ә Сәгыйдә ханымның эшләре исә китап язу осталыгын дәвам итүче чылбыр кебек. Ул үзенә бирелгән яссылыкның һәр миллиметрында тәфсилле. Аның композицияләрендә галәм, яшәеш мәгънәсе һәм хатын-кызның тормыштагы бурычы бик җете бирелә. Шуңа күрә дә бу эшләрдән вакыт-вакыт бишек җыры яңгыраган кебек. Рәссамның пластик композицияләрендә тотрыклылык, күпмәгънәлелек бар. Бу ике иҗатчыны милли рәссамнар буларак кабул итсәк тә, без аларда Европа рәссамнары белән синтезлашу алымнарын күрәбез. Шуңа күрә дә аларны, кая гына барсалар да, үз итеп кабул итәчәкләр, - диде ул.
* * *
- «Шәһри Казан» редакциясендә күргәзмәләр оештыра башлауга быел җиденче ел китте. Шул вакыт эчендә берсенең үкчәсенә икенчесе басып килгән 30лап күргәзмә эшләдек. Моңа инде коллектив кына түгел, ә редакция бусагасын атлап керүче хәбәрчеләребез, кунакларыбыз, безгә килеп газета алучы абунәчеләребез дә күнекте. Бу уңайдан Госман Садәнең әйткән сүзләрен гел искә алабыз. «Яза алмый утырган чакларымда шушы күргәзмә залына чыгам да үземә кирәкле сүзне, фикерне каләм очына электереп алып кереп китәм», - дип әйтә торган иде ул. Рәссамнарга редакциянең Рәхмәт хатын тапшырганда, газетабызның баш мөхәррире Мансур Газизҗан улы Мортазин бакыйлыкка күчкән мәрхүм Госман абыйны янә искә алып үтте. Киләчәктә дә рәссамнар белән редакция арасындагы иҗади багланышларның дәвамлы булуын теләде ул.
Ачылыш барышында авторларга: «Ни өчен рәссам булып киттегез? Сез кечкенәдән рәссам булырга хыялланган идегезме? Күбрәк нинди төсләрне яратасыз?» - кебек сораулар да бирелде. Болары очрашуга килгән Киров районының 4нче интернат-гимназия кызларының кызыксынулары иде. Рәссам күңелен тирәнрәк аңлау өчен, сүз дә юк, аларның эшләре белән якыннанрак танышу, күргәзмәләрендә булу зарур. Шуның өчен дә сезне «Шәһри Казан»га Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиеваларның күргәзмәсенә көтеп калабыз. Алар хакында сүзне әле башладык кына, дәвамы «Сәнгать әхрамы»ның киләсе саннарында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: