Шәһри Казан

Шәҗәрәмнең һәр ботагы Былбыл кунганга авыр

Ниһаять, бу китап - Нисаның «Ниса» исемле китабы минем кулда. Кыяфәте үк нәфис-нәзакәтле бу китапның. Дөньяның һәр төбәгендә халыкларга күрсәтердәй, укытырдай шигырь китабы, һичсүзсез, нәкъ шушындый бөек халәттә, дәрәҗәдә булырга тиеш. «Ниһаять...» дип сүз башлавым да юкка түгел. Гүзәллек дөньясында катнашуыбыз, гадәти сүзләрне шигырьгә әверелдереп, иң кимендә җиһанны таң калдырырга...

Ниһаять, бу китап - Нисаның «Ниса» исемле китабы минем кулда.
Кыяфәте үк нәфис-нәзакәтле бу китапның. Дөньяның һәр төбәгендә халыкларга күрсәтердәй, укытырдай шигырь китабы, һичсүзсез, нәкъ шушындый бөек халәттә, дәрәҗәдә булырга тиеш. «Ниһаять...» дип сүз башлавым да юкка түгел. Гүзәллек дөньясында катнашуыбыз, гадәти сүзләрне шигырьгә әверелдереп, иң кимендә җиһанны таң калдырырга хыялланып, илаһи тилерү белән тилереп йөргән яшьлек еллары очраштырды безне. Һәм бу очрашулар, Аллага шөкер, ике яшь кешенең очрашуы гына булып калмады. Ул көннәрдәге талпыныш-җилпенешләр милләтебезнең әдәбиятына-сәнгатенә кагылды, халыкның рухына-җанына тәэсир итте. Яшьлек елларында мин белгән Розалина Шаһиева сәнгать дөньясына баштанаяк чумган гүзәл фанатичка һәм гаять киң колачлы, тирән фикерле галимә иде. Дөнья шигъриятендә поэзиягә шулкадәр бай һәм сискәндергеч дәрәҗәдә тулышып, кайнап килеп кергән затлар бар, әлбәттә. Менә шундый вакыйганың үз әдәбиятыбызда, үзебезнең татар дөньясында булуы башымны югарырак күтәрергә мәҗбүр итте, канатларымны ныгытты. Бөек Исхакыйның күкрәгендә җаны булган һәр татарның котын алган «Инкыйраз»ы бераз чигенә төшкән сыман булды. Киләчәгебезгә өмет ныгыды.
Әйе, шигърият, фәлсәфә, сынлы сәнгать бербөтен булган чорда шундый халәттәге халыкларда һәм илләрдә генә Кешелекне сискәндерерлек балкышның пәйда булуына өметләнергә мөмкин. Нинди тылсымлы көчләр Нисаны шундый яшәешкә, шундый мохиткә әзерләгәндер - мин моны әйтә алмыйм. Андый шәхесне мәктәпләр, төрле уку йортлары яки даһи остазлар гына әзерли аламы икән?! Алай булуы да бик мөмкин. Әмма монда хәлләр башкачарак бугай. Табигатьнең ниндидер юмарт мәленә юлыкмады микән бу ханым?
Уйлап карыйк. Хәзер инде без дә сүз-фикер азатлыгы чорында яшибез шикелле. Булдыра алган кеше күп иттереп китаплар чыгара, рәссамнар зур-зур күргәзмәләрен халыкка күрсәтә ала.
Һәм нәкъ менә шундый азат һәм болгавыр чорда чын талант, ихлас талант иясе генә аерым бер яктылык булып балкый һәм күренә ала. Шигъриятебездәге «Ниса» дигән күренеш нәкъ менә шундый шәхеснең бездә пәйда булуы хакында сөйли.
Шигырьләр, китаплар, шагыйрьләр һәм шагыйрәләр җитәрлек заманнарга килеп кердек. Нисаны шигърияттә такмаза рәвешендәге язмалар, жиһангир кыяфәтенә кереп лаф орулар, дөнья таптап узган, танымаган бичара тавышы белән аһ орып сыкранулар кызыксындырмый. Музыкада һәм поэзиядә авазларның, төсләрнең, хисләрнең көтмәгәндә генә бер-берсенә туры килеп, дөньякүләм барлыкка - реальлеккә моңарчы тоелмаган-күренмәгән тибрәнешләр, нурланышлар барлыкка китерү очраклары бар. Курыкмыйча әйтик, даһи очраклар!
Шагыйрәнең күңеле дөньяның әнә шундый тектоник урыннарына тартыла. Әйтергә кирәк, «тектоника» сүзенең монда килеп керүе һич тә очраклы хәл түгел. Нисаның фикер йөртешенә дә, шигъри юлларына да астыртын һәм нәфис тектоника хас!.. Ниса рәссамнар, музыкантлар, философлар һәм шагыйрьләр мохитендә яши. Бу - аның табигый яшәеше, күңел таләбе.
Сизәсездер, безнең әдәбият һәм сәнгать дөньякүләм яңгырашка омтыла, тартыла башлады.
Һәм Ниса сыман иҗат ияләренә ихтыяҗ көннән-көн арта барачак.
Мул һәм нәзакәтле бу иҗатның шаккатырасы көннәре, дәвере килеп җитте.

Розалина ШАҺИЕВА
***
Баш сөяген касә иткән икән
Тарихтагы бөек котырык,
Халкым касә иткән нурлы китап,
Акыл-үгет белән тутырып.
Китапханәм,
Нурлы китапларым,
Шадра битле ата-бабалар -
Орынганда тоям ана сөтен -
Кагылуым - рухым дәвалар...
Китапханәм,
бөек ару дөньям,
сәнгый җиһан, рухым әхрамы...
Әфсен дисбеләрен арттыра күр, тудыра күр,
акла-пакьла фасикъ кыйбламны.
...Бал кортының канатлары калган
Битләрендә - эчең баллыга.
Ал сөртмәгез минем тарихыма -
Күпме кайгы анда, бәддога,
Күпме фаҗыйгь, елау, өзгәләнү,
Алгысынып, артка хәрәкәт,
Дөрләп чәчәк ату, көлгә әйләнү,
Агу-дару, бозгыш-һәлакәт...
Падишаһмын, синең тәхетеңдә,
Күңелләрем аша Тәңрегә -
Канатларым салдым битләреңә,
Гашыйк күбәләктәй, мәңгегә.
Туры юлга төшерүче йолдыз,
Корбан ашым, догам, җан ашым.
Китап аша хәер-дога алам,
Китап аша илгә тоташам...
Беркөн килеп җитсә ахыр чигем,
Чыгар көнем соңгы юлыма,
Кабул итсәң, гомерем төпләп бирәм -
Синең бөек китапханәңә.

Китеп баручы нарат
«Бай булган - тыелсын!»
Коръәннән
Мәҗүси мин, агач моңы
Чорналганга бәгырьгә -
Таш маймыллар доңгырдаган
Бу шәһәр миңа нигә?!
Татар тамыр - агач тамыр,
Сумалалы җан-бавыр,
Шәҗәрәмнең һәр ботагы
Былбыл кунганга авыр.
Тәңре кабызган яшәвем -
Бүрәнәдән - алтыннан.
- Сеңдергәнгә тарихымны
Елыйсыңмы артымнан?!
Синнән, гөлдәй калкып чыккан
Йорт-нигезем, милләтем,
Гөбеләрем, бишекләрем,
Каләм-китап, дәүләтем!
Таш куышы балаларга
Бураларым-җәннәтем -
Нарат, каенкайлар тәмен,
Ничек итеп аңлатыйм!
Агач илем! Китмә мәңге!
Җан - агачка мәдхия -
Кочам кәүсәң, сыйпыйм яфрак,
Иңнәреңә баш куям...


***
Буылып-буылып кайный
Чулман өсләрендә көмеш тузан -
Сусавыннан йодрык кадәр булып,
Куырылган мохит
Туенырмы яңгыр суына?
Имән яфраклары ышыгына посып,
Кайрыларны сыйпыйм. Аһ, сабырсыз,
Казан кирмәннәрен ташлап, кайттым менә,
Таеп чыккан кулдай,
«Шык-шык» көймәләрнең
Гүзәл һәлакәте туена!
Күпер асларыннан, асыл кызлар кебек,
Бии-бии ак болытлар уза,
Тик баягы - тәкәббер күк нишләр?
Ниләр белән бетәр,
Тайфун пәрвәрләргә сабагы?..
Шунда -
Йөзләренә фиргавеннәр мәңгелеге сеңгән
Зәйтүн тәнле печән чабучылар
Сабырлыгын күреп, тынычландым.
Яусын!
Җир гайрәтен сөйгәннәрнең
Рухы чыдам -
Күпкә җитәр изге ярсулары,
Бетмәс дәрте, талмас аягы.

Шәһәр
Шәһәр!.. Нинди язмышларга урнаштың син!
Нинди сандугачлар каберендә тирбәләсең?
Нинди таш юлларны, комлыкларга әйләндереп,
Бара синең белән кул тоташып,
Сизгер атлар, кошлар, падишаһлар,
Сөю-мәхәббәтләр, орышлар?!
Ах, бу төсләр! Яз җиттеме - безелдәгән уйлар,
Җәй җиттеме - туа бизәкләр!
Алтын йортлар өсләрендә айлар
Мең ел элек туган сәнгатьләр -
Җайдак-ирләр, тимер киемлеләр,
Сулыкларда талган каһарманнар,
Агулы ук тулы садаклар...
Каурыйлана, каурыйлана күктә -
Яңгыр - дуга, шәһәр - гөлбакча.
Тотып торам гөлдәй бу тылсымны -
Хыял сынландырган сабакта...
...Нинди өннәр сыза бодайлыкта?
Тегермәннәр җанны йөдәтә?
Аермагыз мине бу байлыктан,
Моң иясе - шушы милләттән...
Мөхәммәдьяр, Җалгыз Җыраулардан,
Кол Шәрифтән, Яугир Мәмәттән -
Җилгә каршы гәүдәм:
Күңел җилләр белән!..
Мәңгелеккә, алга, җәннәткә.

Реклама

***
Күкерт абый оча,
Галифедан,
Кара битлек,
Итек аякта...
Кабарынган
Ыштан куыклары, тирмә канатыдай, ян-якка!
Умартадай, оча, бөтерелә,
Скрипкасын куеп иңенә...
Камыш арасыннан Хәербанат
Кулын болгый очак иренә.
Бикет өсләрендә балавызлы
Күн алъяпкыч - әфсун тукыма.
Корт аера, диеп, авыл тузгый,
Туй көткәндәй, шаулый, ду куба.
Күпер тактасына башны куеп,
Карап ятам аска, ярыктан...
Бәвел тулы эзне кабат уеп,
Кайтып килә көтү, сарыклар...
Оча Күкерт абый, аһәң уйный!
Кортчы дәү әтием сазы бу!
Ә мин көтеп ятам -
Скрипкасы төшмәсме, - дип,
Сызып. Сагынып!
Мичтә кызыл икмәк дер селкенә,
Мич алдында кисәү, шөпшәләр!..
Такырбайда гөрли чикерткәләр,
Читән өсләрендә шешәләр!
Хозур дөнья!.. Җиләк пешкән чаклар
Пәри туе килә юл буйлап -
Шушы безелдәүләр гел колакта.
Шул очулар... Гомер буена!

Җан буыла, кояш!
Борынгы төрки шигырь назымында
Җан буыла, кояш!
Атлар айкап чыкмас
Бу дөньяда,
Шатлыгым тау -
Эчем җемелдәү.
Көмеш йөкле бүре кызым
Тапты -
Ай-Нисаны бүген җиремә.
Күңел - диңгез
Ярларында - кошлар,
Ул көлгәндә - көлә зәңгәр күк.
Үтә күренмәле
Нәни җәүһәр -
Айдан хәбәр булып килгән күк!
Дөрес басып килә
Күрсен сабый...
Тәңре бирсен чыдам-сабырлык!
Ат ялыдай җиләс шигъри
Илһам,
Бүре сырты кебек
Горурлык.


***
Юл яраткан соры суфый булып,
Төренеп китәм әрем исенә...
Әллә йолдыз,
вакыт, ераклык - мин,
Әллә булдым - гигант
суүсем...
Җир, акылдан туеп
чатнаганда,
Ахырзаман белән туачак
арасында минем изге мизгел.
Җанымны мин тоймыйм ап-ачык..

Моң сурәте
Нинди нурлар чолгап алган
Тирәмдәге, ай йөзедәй, кеше рәтен?
Нинди өрәк - гүзәл рәсем,
Милләтемнең күзләрендә
Сүнми торган моң сурәте?
Узганныңмы тәҗрибәсе шулай иткән?
Күңелләрне дала кошы -
Ат арбасы итеп җиккән?
Сахралардан диңгезләргә чабып илткән?
Җир торгызган, ут чыгарткан,
Ил төзеткән?..
Нечкә күңел - чүллекләрдә кайтавазлар,
Бозлавыклар, ачы җилләр белән
Хәл алышкан...
Киң даланың ялгызлыгы, михнәтләре
Тудырганмы җан авазы - җыр тавышын?
Моң сурәте! Сәнгатемнең бөек рухы!
Күңелләрнең тынгы белмәс мәңге уты!
Тел сүрелмәс, ил бөгелмәс, кан түгелмәс,
Гамәл итсә, йөрәктәге моң куәте!
Һәр заманның үз гөлләре,
Сүзе, коты -
Илаһлары, китаплары, дине, поты,
Татарымның киселмәсен
Моң сурәте!
Күңел йорты, ил куышы -
Гомер дәрте!

***
Эчпошыргыч шушы айның
төнге бер карасында
ятам, болыттай чайкалып,
йолдызлар арасында.
Хыялларым-күбекләрем,
тереклек терәкләрем,
суырым күк куыгында
кабынган теләкләрем...
Тарталар яшәү төбеннән
халәтләр орышына
чиксезлек дигән матдәнең
хәтәр бер торышына.
- Мин үзем дә куркыныч бер -
Кыйпылчыгы җиһанның -
кара көлгә әйләнгәнче
кыйнадылар бу җанны...
Мөлдерәмә киң күңелнең
тарафларын калҗалап,
пәке белән тунадылар
вак җисемгә калганчы...
Кара йөрәк күбәләкләр
омтылмыйлар хушлыкка -
шуышалар дүрт аяклап
мәшәкатьсез бушлыкта...
Казан чүплеге даһие -
Путалар буып билгә,
Ертыкларыма абынып,
Гүзәллек кордым илдә.
Бер кылчык кадалса әгәр,
Сизгер нечкә тәнемә -
Әйләнермен юксызлыкка,
Тугангачы хәлемә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: