Шәһри Казан

Әсхәт Хисмәтов белән очрашуга аның талантына гашыйклар җыелды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган «Театр кунакханәсе» ндә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән очрашу узды. Китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев артистка котлау сүзләре житкерде һәм китапханәгә багышлап төзелгән затлы альбом бүләк итте. Әсхәт Хисмәтов-җырлы рольләрне оста башкаручы буларак тамашачы күңелен яулаган артист. 30 елдан артык сәхнә...

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган «Театр кунакханәсе» ндә Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән очрашу узды. Китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев артистка котлау сүзләре житкерде һәм китапханәгә багышлап төзелгән затлы альбом бүләк итте.

Әсхәт Хисмәтов-җырлы рольләрне оста башкаручы буларак тамашачы күңелен яулаган артист. 30 елдан артык сәхнә гомерендә ул Камал театры сәхнәсендә берсеннән-берсе якты, истә калырлык образлар иҗат итте. Үз чыгышын Әсхәт Хисмәтов баянга кушылып, моңлы җыр белән башлап җибәрде. Очрашуга артистның бик күп иҗатташлары килгән иде. Еллар дәвамында аның белән бергә, сәхнәдә партнерлар булып уйнаган артистлар Фирая Әкбәрова һәм Зөлфирә Зариповалар, үз чыгышларында Әсхәт Хисмәтнең ярдәмчел, ачык, сабыр холыклы булуын әйтеп уздылар, җырлар башкардылар. Тамашачылар экраннардан артистның иҗатын күрә алды һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Яшь артистлар Фәннур Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, һәм Раил Шәмсуаровлар тамашачыларга шулай ук җыр бүләк иттеләр һәм артистка булган тирән ихтирамнарын житкерделәр. Әлеге очрашуда Әсхәт Хисмәтовның кызы Илсөярнең әтисенә багышлап шигырь укуы кичәгә тагы да ямь өстәде.

Кичә дәвамында Әсхәт Хисмәтовның талантына гашыйк тамашачылар аны көчле алкышлар белән хөрмәтләделәр. Очрашу ахырында култамга алып калырга ашыктылар. Очрашу җыр-моң белән, бик җанлы рухта узды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: