Шәһри Казан

Скрипкачы Марат Әюпов: Музыкасыз тормыш – үзеннән-үзе көйсез...

Татарстанның атказанган артисты Марат Әюповның скрипкага тугрылыгы турында озаклап сөйләп булыр иде. Аны күбрәк «Идел егетләре» төркеме аша танылды дияргә буладыр. Татар музыкасын дөнья буйлап танытуда фидаиләрчә хезмәт иткән әлеге төркем составында 1990 еллардан башлап уйнаучыларның берсе була ул. Соңгы вакытларда «Җырлыйк әле!» тапшыруында да, концертларда да еш күренә Марат...

Татарстанның атказанган артисты Марат Әюповның скрипкага тугрылыгы турында озаклап сөйләп булыр иде. Аны күбрәк «Идел егетләре» төркеме аша танылды дияргә буладыр. Татар музыкасын дөнья буйлап танытуда фидаиләрчә хезмәт иткән әлеге төркем составында 1990 еллардан башлап уйнаучыларның берсе була ул. Соңгы вакытларда «Җырлыйк әле!» тапшыруында да, концертларда да еш күренә Марат Әюпов.
- Марат, шулай да ни өчен скрипка? Бу уен коралын үзегез теләп сайладыгызмы?
- Безнең өйдә уен кораллары һәрвакыт булды. Кәрәкәс авылында яшәүче Хәкимхан бабам тальян гармунда уйный иде. Әтием Илсурның кулында да гармун булды. Мәктәпкә кергәч, мине дә музыка мәктәбенә бирделәр. Кечкенә булгач, баян авыр булыр дигәннәрдерме инде - скрипка классына бирделәр. Казанда тусам да, Түбән Кама төзелә башлагач, гаиләбез белән анда күчтек. Түбән Камада музыка көллиятендә укыган чор «Яшьлек» ансамбле белән кадерле. Ренат Мөхетдинов җитәкчелегендәге бу төркем яшьләр арасында бик популяр иде. Мин шунда скрипкада уйнадым. Татарча көйләргә мәхәббәтем шул еллардан ук килә. Нәкъ шул чорда «Мунча ташы» барлыкка килде. Анда да музыкант буларак чыгыш ясый идем. Шәһәр күләмендә узган чараларда гел катнаша идек. Көллияттә дә скрипка классында укыдым. Аннан соң Казанга консеваториягә килдем. Консерваториядә уку еллары мине «Идел егетләре» шәһәр фольклор ансамбле белән очраштырды. Скрипканы яратмый мөмкин түгел инде аны. Сеңлем Лилия Әюпова шулай ук скрипкачы. Ул «Татарстан» дәүләт радио-телевидение оркестрында да уйнады. Скрипканы бөтен дөньяда беләләр. Аның аша татар халык көйләрен башка халыкларга таныту бездән тора. Бүгенге көндә үз алдымда торган иң мөһим бурычларның берсе шул.
- Ә менә «Татарстан» радиосында сезне колакка бик сак тавыш режиссеры буларак та хәтерлиләр. Нинди истәлекләрләр белән бәйле радиода эшләгән еллар?
- 2000 елларда республиканың бик күп талантлы коллективларын радио фондына яздырдык. Биш ел эчендә Казанның барлык оркестрлары - симфоник оркестр, халык оркестры, Казан Артиллерия училищесының тынлы оркестры, джаз оркестр һ.б. безнең тавыш яздыру студиясе аша узды. Үзебезнең композиторлар белән якыннан аралашырга туры килде. Хәйдәр Бигичевның иң соңгы язмасын бергә яздырдык. Бер сәгатьләп утырганбыздыр. Бик матур килеп чыккан иде. Бара торгач, нигәдер ул аның үзенә ошап бетмәде һәм икенче атнага киләм, монысын боздыр, диде. Боздырдым. Бәхетсезлеккә, икенче юлы ул инде килә алмады. Әлфис Кыямов белән «Кил, син» җырын яздыру бик истә калган. «Тагын бер җыр яздырам - анысы тәгаен хит булачак», - дигән иде...
- Соңгы вакытта ниләр эшләп юанасыз?
- Яшь җырчыларга скрипка партиясен уйныйм. Нәфкать Нигъмәтуллин белән хезмәттәшлек итүебезгә 20 ел гына да түгелдер. Чегәннәр ансамблендә дә уйнарга туры килә. Әмма үзебезнең «Тәфтиләү», «Җанкай-җанаш», «Уракчы кыз» кебек көйләргә җитми инде. Шуңа күрә дә татар халык көйләрен халыкка җиткерүне беренче чираттагы эш дип саныйм. Соңгы вакытта татар җырына бераз импровизация ясау белән мәшгульмен. Яшьләр өчен кичке клубларда яңгыраячак татар көйләренә джаз төсмере бирәсем килә. Элек Заһид Хәбибуллин белән Александр Ключарев радиога килеп турыдан-туры чыгышлар ясый иде. Хәзер инде Заһид Хәбибуллинның көйләрен яшьләр белми диярлек. Ә бит ул көйләрне тыңлау җан рәхәте. Кайтарырга, яшьләргә якынайтырга кирәк аларны. Шуңа күрә дә ул көйләргә заманча яңгыраш бирергә кирәк дип уйлыйм. Җәйне шундыйрак экспериментларга багышлыйсым килә. Публикага, яшьләргә ни кирәк - барын да белеп тору, шуның өстендә даими эшләү зарур. Нәрсәдер уйлап табар өчен дә вакыт белән бер аяктан атлау, үз өстеңдә эшләү мәҗбүри. Кышларын минем кебек, бәкедә коенасыңмы, чаңгыда шуасыңмы, җәйләрен парус спортына мөкиббән китәсеңме - анысы һәркемнең үз эше.
- Скрипканы башка уен коралына алыштыра алыр идегезме?
- Скрипка ул минеке. Әмма кызык өчен димме инде, үзем өченме, гармунда шәп итеп уйнарга өйрәнәсем килә.
- Адәм баласы сусыз, ризыксыз санаулы көннәр генә яши ала, ә менә сез профессиональ музыкант музыкасыз яши аласыңмы? Һәм ничә көн?
- Музыкасыз яшәлгән көннәрем никадәр күбрәк була бара, ул шуның кадәр төссезрәк, мәгънәсезрәк була башлый. Күңелсез аннан башка. Музыка мине уятып җибәргәндәй була, яшәүгә дәрт бирә. Музыкасыз яшәргә ярамый. Ул - үзеннән-үзе көйсез тормыш дигән сүз. Ике улым бар. Без аларны кечкенәдән музыкага якынайтырга уйламадык, беркая да укырга да бирмәдек. Алар әкрен-әкрен моңа үзләре килә. Улым Булат та тавыш режиссеры иде, хәзер инде җырларга да нияте бар. Музыкага якынаер өчен педуниверситетның музыка факультетына укырга керде. Күрәсең, аның да вакыты җиткәндер. Кечкенәсе - Таһир да гитарада уйный. Тормышыбыз, Аллага шөкер, көйсез түгел. Моңа куанырга кирәк.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: