Шәһри Казан

Сәнгать кешене яшь килеш саклый

«Сугыш узган солдатларны берләштерүче бер нәрсә бар. Бу тормыш зирәклеге, ышанычлылык кына түгел... Иң беренче чиратта, бу ныклап торып тормышка сусау һәм ...юк кына гади нәрсәләргә дә гаҗәпләнә белү - кошлар чыркылдашуына да, болытлар агышына да, комда уйнаган балаларга да... һәм тагын бер сыйфат, дөресрәге, ике - гаделлек һәм матурлыкка...

Реклама

- Сугышның башыннан ахырына кадәр юл үтеп, аннан соң да ике ел Германиядә хезмәт иттем. Мин бөтенесен дә күрдем. 1200 чакрым узып чолганыштан да чыктым. Шуңа күрә дә мин бу дөньядагы вәхшилекне күралмый башладым. Кинолар карамавым да шуннан. Чөнки тоташ вәхшилек, тоташ үтереш. Бу бөек галәмнең бер кечкенә планетасындагы кешеләр, без бөтенебез бер көймәдә йөзәбез. Изге китаплар буенча фикер йөртсәк тә, без бөтенебез бер сарай, бер ана балалары бит. Шулай булгач, нигә кан коярга, нигә сугышырга? Тормышыбыз мәхәббәткә нигезләнергә тиеш. Үз иҗатымда бары тик игелек, яхшылык кына күрсәтәсем килә минем. Изге китаплар аша кешелек мең еллар буена туплаган фәлсәфи фикерләрне, кешелекнең үзен чолгап алган дөнья белән бербөтен булуын җиткерәсем һәм: «Әйдәгез, Аллаһ биргәннең кадерен белик», - диясем килә. Бу - минем дөньялыктагы максатым. Явызлыкка юл куярга ярамый. Кешелек болай да юкка чыгу алдында, - ди күкрәген 3 сугышчан орден, 15ләп медаль бизәгән рәссам Владимир Александрович Попов.
Күргәзмәне Универсиадага багышлавының сәбәбе дә нигезле. Казанга бөтен дөньядан бу көнгә булган мөмкинлекләрен күрсәтергә дип нигездә 20-25 яшьлек спортчылар җыелачак. В.Поповның да каллиграфиягә килүенә 20 (!) ел. Уртаклык юк түгел. Шулай булгач, нигә күргәзмә эшләмәскә әле дигән фикергә килә ул. Дуслар, фикердәшләр катнашында узган ачылышта олпат кылкаләм иясе турында һәркем үз сүзен, хөрмәтен җиткерде, алга таба да бәрәкәтле гомер, иҗат уңышлары теләде. Очрашуда рәссамның чит илләрдә узган күргәзмәләренең кураторы Асия Юсуф кызы Садыйкованың катнашуы аңа аеруча халыкара төсмер бирде. Кешене беләсең килсә, аның белән бергә юлга чык, дип әйтүнең хаклыгын янә бер дәлилләде Асия ханым.
Үзеннән күпкә яшь каллиграф Нәҗип Нәккашны «минем укытучым, остазым» дип атый В.Попов. Шулай булмый җае да юк. Чөнки 70нең өске ягында булган рәссамга гарәп каллиграфиясенең серләрен башлап ачучы да, бер карусыз һәрьяклап ярдәм итүче дә Нәҗип Нәккаш була.
Нәҗип Нәккаш, галим, каллиграф:
- Мин Владимир Александровичның сәнгатьнең әлеге гаҗәеп төре - гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнә башлавының беренче адымнарын ук хәтерлим. Бу аның ХIXгасыр ахыры - XX гасыр башына караган типографиядә басылган шәмаилләр тупланмасы белән танышудан башлана. 90га якын шәмаилдән торган тупланма иҗатка рухландыра аны. Әлеге тупланманы ул миңа да күрсәтте. Шул рәвешле әкрен-әкрен генә әлеге өлкәгә кереп китте. Аның иҗатында график күрү өстенлек итә. Ул шул ук вакытта композитор да, гарәп хәрефләреннән гаҗәеп тугра һәм шәмаил композицияләре ясый. Мин күреп торам: Владимир Александрович Иран һәм башка шәрык каллиграфларын да өйрәнә. Аның туграларында Төркия йогынтысы да сизелә, чөнки аларда бу сәнгать бервакытта да өзелмәгән, алар үз дәүләтләрендә яшәгәннәр. Ә татарларга бу сәнгатьне дәвам итәргә насыйп булмый. Ул бездә 1928 елда тукталган, гәрчә татарлар 1000 ел дәвамында әлеге графиканы кулланган булсалар да. Безнең В.Попов менә шушы эшне дәвам итә. Соңгы елларда ул үз эшләрен бик хасиятләп, бөртекләп җиренә җиткереп эшләп (сүз оформление турында бара. - Р.Ф.) бетерә, чөнки каллиграфия кайвакытта өстәмә рәвештә бизәк-орнамент, төсле таплар белән бизәүне дә таләп итә. Компьютер технологияләрен дә куллана. Бу рәссамның эшләренә тагын да нәзакәтлелек, камиллек бирә.
Ринат Харис, халык шагыйре:
- Гомумтөрки шагыйрь Нәсими, кайчандыр әйткән: «Миңа ике дөнья да сыйган, әмма мин бу дөньяга сыймыйм». Рәссамның күргәзмәсе «Берләшү» дип атала. Бу кечкенә кәгазь дөньясына бетмәс-төкәнмәс галәмәт зур дөньяны һәм әхлак дөньясын, матурлык дөньясын, матди дөньяны бөтенесен сыйдырырга омтылуы аның. Һәм рәссамда бик кызык табышлар килеп чыга. Бу картиналарда төрледән-төрле дөньяларның теге һәм бу дөньяның, рухи һәм физик дөньяның, матурлык дөньясының, әхлакый дөньяның берләшүен күрәбез. Чын-чынлап берләшү шул була да инде. Без күптән түгел Владимир Александрович белән «Бәкер» шифаханәсендә ял иттек. Андагы эзләнүләренең кайбер эзләрен биредә үз күзләрем белән күрдем. Ул анда үз җаны белән табигать берләшүен эзләде. Ул чәчәк келәмнәрен, коелган сары яфрак келәмнәрен, төрле төстәге болытларны, сазлыктагы пычракны күзәтте һәм шундагы фрагментлар биредә гаҗәеп эшләргә җирлек буларак кереп киткән. Бу шул югары рухи дөньяның көндәлек тормыш белән берләшүе. «Иң әүвәл сүз булган» дип юкка гына әйтелмәгән. Ә бит һәр хәрефнең үз кимәле бар. Менә шул физик фрагментлардан каллиграфик ысуллар кулланып тагын нидер төзү өчен зур кыюлык та, бик яхшы фәлсәфи күзаллау һәм кешелек тормышының мәгънәсен фикерли белү дә кирәк. Без бүген Коръәндә һәм башка олуг китаплардагы бөек фикерләргә нигезләнеп, кеше хыялының, аның мөмкинлекләре белән берләшеп, үзенең киләчәген күзаллаган бик матур күргәзмә шаһитлары. Киләчәктә дә рәссамның эшләрендә хәзерге кебек үк шигърият булуын телим. Юкса кешенең шигърияттән башка ниндидер сәнгати әйбер иҗат итәргә омтылышы, һичшиксез, уңышсызлыкка очраячак, ә шигърият булганда кеше берсүзсез яхшы нәтиҗәгә ирешә. Рәссамның җанында бөтен нәрсәне колачлаган шигърият кешенең яшәү мәгънәсе хакындагы бөтен нәрсәне колачлаган бөек фикер белән берләшкән.
Ба Бораик Абдулрахман Мөхәммәд, «Гарәп студентлары берлеге» җитәкчесе, Казан энергетика университеты аспиранты:
- Монда мин үз мәдәниятем белән очраштым. Кызганычка, В.Поповны мин моңа кадәр телевизордан гына күреп белә идем. «Әл-Джәзирә» каналында рәссамның эшләрен күрсәткәннәр иде. Минем күптән рәссам белән элемтәгә кереп, студентлар белән очрашу оештырасым, аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирәсем килә иде инде. Бу эшләрне күргәч, үзебезнең илләр арасында уртаклык таптым. Өлкән яшьтәге кешегә гарәп каллиграфиясе белән бу кадәр кызыксыну каян килде икән, дип бик гаҗәпләндем.
Сабри Тунчем Ангылы, Төркиянең Казандагы илчесе:
- Мин әле генә В.А.Поповка 89 яшь тулуын белдем. Бервакытта да аңа бу яшьне бирмәс идем. Димәк, сәнгать кешене яшь килеш саклый. Бер төрек акыл иясенең шундый сүзләре бар: «Ислам мәдәнияте ул - сүз мәдәнияте, ә көнбатыш мәдәнияте ул - күз мәдәнияте». Чөнки исламда һәрвакыт сүз сәнгате картиналарга караганда алдан йөргән. Мөгаен, каллиграфиядә менә шушы ике әйбер кисешә торгандыр. В.Попов та сүз ярдәмендә картиналар тудыра. Татарстанга килгәнче, мин биредә шундый талантлы каллиграф белән танышырмын дип уйламаган идем. Әгәр дә киләчәктә нинди дә булса уртак проектлар башкару мөмкинлеге булса, без моны, һичшиксез, эшләрбез дип уйлыйм.
Асия Садыйкова, «Сакура» татар-япон мәдәни-мәгълүмати үзәк директоры, физика-математика фәннәре кандидаты:
- Кызганыч, дөньяның һәм җәмәгатьчелекнең аңы, карашы нигәдер бөтен мөселман дөньясыннан куркыныч килә дип кабул итә. Ә бит элек-электән мәдәният һәрвакыт кешеләрне якынайта, һәртөрле каршылыкларны юкка чыгара иде. Беренче егермелекне тәшкил иткән ил башлыкларының туграларын эшләгән Владимир Александровичның иҗаты бәлкем ул илләрнең лидерларын бөтенләй башка аспектка карарга мәҗбүр итәр һәм кайдадыр нәрсәдер үзгәрер, ә Татарстан Республикасы аларга рәссамның әлеге эшләре кергән альбомны бүләк итәр, дип бик өметләнәм. Икенче елга, рәссамга 90 яшь тулганда, аның күргәзмәләре Европа буенча үтүен теләп калам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: