Шәһри Казан

Сәнгатькә багышланган гомер

Узган гасырның 60 нчы еллары башында без - Казан музыка училищесы студентлары, милли һәм рус, Европа композиторларының операларын тыңлар өчен, театрга керергә әллә нинди юллар таба идек.


Ул чорда татар опера сәхнәсен Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Рәисә Билалова, Венера Шәрипова, Идеал Ишбүләков, Зөләйха Хисмәтуллина һәм Фәхри Насретдинов кебек күренекле җырчылар тоткан чак.
Тамашачы күңелендә аеруча мәхәббәт казанган Фәхри Насретдиновның үзенә генә хас моңы бар иде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 40 елдан артык эшләү чорында халыкның иң яраткан опера җырчысына әверелде ул.
Бу мәкаләне язуымның бер сәбәбе - Фәхри аганы якыннан белеп, күрешеп йөрүем булса, икенчесе - аның якын туганы Рузилә ханым белән (Фәхринең апасы Шәмсенур - Рузиләнең әнисе) күптәнге танышлыгым. Фәхри ага турында сөйләшүебез Рузилә ханымның өендә, бик пөхтә итеп җыелган бүлмәдә башланып китте. Җырчының иҗат юлына күз салсак, аның милли сәнгатебез үсешенә үзеннән биниһая өлеш кертүенә инанасың.
Фәхри Хөсәен улы Насретдинов 1911 елда Татарстанның гүзәл табигать кочагында урнашкан Апас районы (элекке Тәтеш өязе) Шәмбалыкчы авылында өченче бала булып дөньяга килә.
Рузилә ханым әйтүенчә, Фәхри ага Насретдинов Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсындагы татар халык эпосы каһарманы Җикмәргән образын тудырганда Шәмбалыкчыга еш кайта торган була. Бу бик табигый хәл, чөнки аның туган җирендәге әнә шул изгеләр урыны - борынгы таш язмалар, тирә-юньдәге сихри кара урман, изге чишмәләрнең ерактан аваз булып килгән моңлы чыңнары халык батырының образын күз алдына китерергә нигез булгандыр да дип уйларга кирәк.
Җикмәргән дә серле кара урманда, табигать кочагында үскән бала бит. Әйе, операның башында ук Җикмәргән әкияти кара урманда, таң кошлары сайравына, кояш нурларына уянып китеп, тирә-юньдәге матурлыкка сокланып беренче ариясе «Кара урман»ны җырлап җибәрә.
Фәхри кечкенәдән җыр-моң ишетеп үсә. Насретдиновлар гаиләсе элекке Тәтеш өязендә тирә-юньдә дан тоткан музыкантлар була. Фәхринең бабасы курайда, скрипкада, гармунда уйный, әтисе һәм олы абыйсы Шәйхетдин - оста скрипкачылар, әнисе Наһар бик матур тавышлы җырчы, курайчы һәм бәет, мөнәҗәтләр көйли һәм аларны үзе дә чыгара торган була, шигырьләр дә яза. Апасы Шәмсенур, энесе Бәдретдин дә халкыбызның күп кенә уен коралларында уйный торган булалар.
Ләкин бу матур, тату музыкаль гаилә тормышның ачы сынауларына дучар ителә. 1914 елгы Герман сугышында Фәхринең әтисе һәлак була. Әнисе дүрт бала белән тол кала. 1921 елгы ачлыкта әнисе, балаларын ияртеп, ерак Себергә - Төмән якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Төмәндә әниләре тиф авыруыннан үлеп китә. Балалар бөтенләй ятим кала, күп авырлыклар кичерә. Фәхри, кече энесе Бәдретдин белән, Төмәндәге балалар йортында тәрбияләнә. Бәхетенә, апасы Шәмсенур 1922 елда туганнарын балалар йортыннан Татарстанга - бабасының нигезенә алып кайта. Ләкин аларны биредә беркем дә көтеп тормый. Тиздән, Мәскәүгә китеп, Щелково фабрикасына эшкә урнашкан Шәйхетдин абыйсы Фәхрине үз янына ала.
Театрга, музыкага, җырга булган мәхәббәте Фәхрине Мәскәүнең «Эшче» татар театрына алып килә. Ул вакытта анда татар сәнгатенең күренекле әһелләре Асия Измайлова, Сара Садыйкова, Газиз Айдарский, Гөлсем Камская, Хөсәен Уразиков һ.б. эшли. «Эшче» театрында куелган «Зәңгәр шәл» һәм «Галиябану» спектакльләрендә уйнап, концертларында катнашып, Фәхри Насретдинов Мәскәүдә драма артисты һәм җырчы булып таныла.
Артистлар Фәхринең табигать тарафыннан бирелгән моңлы, матур тавышын тыңлап сокланалар һәм аңа Мәскәүнең Н.Рубинштейн исемендәге музыка техникумына укырга керергә киңәш итәләр. Егет күренекле профессор В.Садовников классында җыр сәнгатенең нечкәлекләренә төшенә, осталыгын чарлый. Техникумны 1934 елда кызыл дипломга тәмамлап, шул ук елны Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар опера студиясенә укырга керә.
1938 елда Фәхри Насретдинов Мәскәү консерваториясендә белем алган татар композиторлары һәм җырчылары белән Казанга кайта. Шул көннәрдән алып гомеренең соңгы елларына кадәр аның иҗаты опера театры белән бәйләнә. Биредә аның олы таланты ачыла, вокаль һәм актерлык осталыгы камилләшә.
1939 елның 17 июнендә композитор Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы (Әхмәт Фәйзи либреттосы) белән татар опера театры ачыла. Ф.Насретдинов Кирәмәт партиясен башкара. Матбугатта җырчының талантына, гаҗәеп матур тавышына сокланып язылган мәкаләләр басылып чыга.
Татар композиторлары үзләренең кайбер операларында төп партияләрне Фәхри Насретдиновны күз алдында тотып язалар. Мәсәлән, Н.Җиһановның «Алтынчәч»ендә - Җикмәргән, «Илдар»да - Илдар, «Түләк һәм Сусылу»да Түләк партияләре - шундыйлардан. Миңа Фәхри ага башкарган бик күп партияләрне тыңлау насыйп булды. Милли опералардан башка, П.Чайковскийның «Евгений Онегин»ында - Ленский, Вердиның «Травиата»сында - Альфред, «Риголетто»да - Герцог, Гуноның «Фауст» операсында - Фауст, Н.Рубинштейнның «Демон»ында - Синодал һ.б. рольләр хәтергә мәңге җуелмаслык булып кереп калган.
Ф.Насретдинов татар мәдәниятендә, милли профессиональ музыка сәнгатендә тирән эз калдырган композиторлар, дирижерлар, җырчылар белән аралашып яшәде. Татар сәнгатендә туып килә торган бик күп күренешләрнең үзәгендә кайнады ул. Аның хөкеменә композиторлар яңа әсәрләрен китерәләр, уй-фикерләре белән уртаклашалар иде. Фәхри ага операларда гына түгел, татар композиторларының күп кенә җырларын, романсларын да беренчеләрдән булып башкаручы булды.
Сара Садыйкованың дәһшәтле сугыш чорында язылган атаклы «Көтәм сине» тангосын да халыкка тәүге тапкыр ул ирештерә. Халкыбызның «Сибелә чәчем», «Сакмар», «Яз да була», «Рәйхан», «Су буйлап», «Авыл көе», «Әйе шул» кебек җырлары да тасмага беренчеләрдән булып Фәхри ага башкаруында язылган. Аның бик күп язмалары «Татарстан» радиосының алтын фондында саклана.
Тагын бер кызыклы нәрсә: 1956 елда Казанда опера театры бинасы ачылганда аның акустикасы Венера Шәрипова һәм Фәхри Насретдинов җырлавында тикшерелә.
Ф.Насретдинов - республикабыздан читтә узган күпсанлы концертларда Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле миссиясен үтәп, Кытайда, Бирмада, Вьетнамда татар мәдәнияте белән таныштыруда, төрле милләт сәнгать осталары белән иҗади аралашуда да үзеннән өлеш керткән сәнгать остасы. Ул милли опера сәнгате тарихында үзенең лаеклы урынын алды.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: