Шәһри Казан

Сүнмәс, сүрелмәс талант

Элек-электән театр сәхнәсендә һәр артистның кабатланмас үз йөзе, үз урыны булган. Шулар арасында СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәлил Гали улы Әбҗәлилов аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты милли театр сәхнәсендә инкыйлабка кадәрге һәм аннан соңгы татар тормышында кискен күтәрелеш, Казанда мәдәниятнең үсеш чорына туры килә....

Реклама

Элек-электән театр сәхнәсендә һәр артистның кабатланмас үз йөзе, үз урыны булган. Шулар арасында СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәлил Гали улы Әбҗәлилов аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты милли театр сәхнәсендә инкыйлабка кадәрге һәм аннан соңгы татар тормышында кискен күтәрелеш, Казанда мәдәниятнең үсеш чорына туры килә. Әйе, театрда революциягә кадәр үк тормышларын театр белән бәйләгән талантлы артистлар күп була. СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлилов та шундый талант иясе иде.
Хәлил Гали улы Әбҗәлилов 1896 елда Оренбург губернасының Шарлык өязе Мостафа авылында күп балалы һөнәрчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән эш сөючән, тырыш булып үсә. Гаиләдә бер-берең турында кайгырту, бер-береңә карата таләпчәнлек хөкем сөрә. Театрга булган мәхәббәт мәдрәсәдә укыган елларында ук туа. Хәлил Әбҗәлилов шәкертләр оештырган кичәләрдә шигырьләр укый, «Камыр бит» дип аталган тамаша уенында катнашып, беренче артистлык сәләтен күрсәтә.
1906 елда Әбҗәлиловлар гаиләсе Оренбургка күчеп китә. Анда Хәлил беренче тапкыр шәһәргә гастроль белән килгән Э.А.Стрепетов җитәкчелегендәге цирк труппасын күрү бәхетенә ирешә. Ул бигрәк тә клоун чыгышына соклана һәм соңыннан күрше-тирә малайларны, үзе күргән номерларны күрсәтеп, шаккатыра.
1916 елның бер кичәсендә Абдрахман Мангутов Хәлилне Оренбургта эшләп килгән «Ширкәт» театрының «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал) дигән спектакленә чакыра. Спектакльне караганнан соң, Хәлилнең күңелендә артист булу теләге уяна. Бераздан Габдрахман Мангутов Хәлилне театрның җитәкчесе - күренекле артист Вәли Мортазин-Иманский белән таныштыра. Ул очрашу Хәлилнең язмышын хәл итеп куя. Артист һәм режиссер, табигый таланты барлыгын сизеп, егетне театрга эшкә чакыра. Хәлил Әбҗәлилов драматург В.Соловьевның «Эш юлында» спектаклендә старшина Буровин ролен башкарып, уңышка ирешә. Залда утырган күренекле драматург Шәриф Камал, Хәлилнең уенына сокланып, үзенең фатихасын бирә: «Синнән бик яхшы артист чыгар», - ди. Шул вакыттан алып Хәлил Әбҗәлилов үзен «Ширкәт» театрының талантлы артисты итеп таныта.
Хәлил Әбҗәлилов өчен сәхнә осталары Вәли Мортазин-Иманский, Нури Сакаев, Барый Тарханов, Габдрахман Мангушев. Мохтар Мутин һ.б. белән бергә спектакльләрдә уйнау үзе бер театраль мәктәп була.
Гражданнар сугышы башлану белән, төрле фронтларда бервакытта күп санда театр труппалары төзелә. Хәлил Әбҗәлилов та Ситдыйк Айдаров оештырган театр группасы бригадасында катнаша.
Хәлил ага үзенең укытучысы итеп Нури Сакаевны саный. Әйе, Нури Сакаев, зур масштабтагы образларны бөтен тирәнлеге белән ачып, төрле характердагы, тормышчан, психологик реализмга корылган уены белән Хәлил Әбҗәлилов иҗатына зур йогынты ясаган талантлы артист була.
1918 елда, Оренбург революцион комитеты тәкъдиме белән, Әбҗәлилов һәм Сакаев гаскәри частьлар өчен театр труппасы оештыралар. Фронт театры бригадасына күренекле артистларны чакыралар.
Хәлил Әбҗәлилов театрда Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында - Карл Моор, М.Фәйзинең «Галиябану»ында Бәдри кебек рольләрне башкарып, үзен төрле характердагы образларны уйный ала торган талантлы артист итеп таныта. Хәлил Әбҗәлиловны Ташкентка җибәрәләр. Ул анда татар театрын оештыру эшенә керешә. Үзе белән бергә эшләгән артистларны чакырып хатлар яза. Оренбургтан күренекле татар артистлары Камал I, Нәгыймә Таҗдарова, Фатыйма Ильская, Фатыйма Камалова, Сәет Булатов, Нури Сакаев һ.б. килә.
1924 елда Бохара шәһәрендә үзбәк киностудиясе ачыла. Мәскәүдән беренче үзбәк фильмын төшерергә килгән режиссер Хәлил Әбҗәлиловны да уйнарга чакыра. «Үлем манарасы» дигән фильмда ул атаман Корбаш ролен башкара. Хәлил Әбҗәлилов бигрәк тә «Рәвәт чүл бүреләре» дигән фильмда Нәби бай ролен уйнап зур уңыш казана.
1928 елда Хәлил Әбҗәлилов Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.
Театрның баш режиссеры Ш.Сарымсаков та Хәлил ага Әбҗәлиловның сәләтенә сокланып болай яза: «Хәлил Әбҗәлилов 1927-28 елның сезонында Татар дәүләт академия театрына килеп, аның беренче спектакльләрендә катнашуында ук үзенең талантлы артист икәнлеген күрсәткән иде».
Хәлил ага Әбҗәлилов театрда бихисап образлар тудыра. Аның таланты, иҗат куәте белән сугарылган кайбер рольләрен генә булса да күрсәтеп үтик. Ул В.Шекспирның «Король Лир»ында - Лир, Г.Камалның «Банкрот»ында - Сираҗетдин, Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында - Биктимер, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында - Хуҗа һ.б. рольләрдә уйнап, театр белгечләренә һәм тамашачыга үз стиле турында әйтергә җирлек бирә. Татар сәхнәсенең алтын фондына кереп калган әлеге рольләргә генә күз салсак та, актерның диапозон киңлеген күз алдына китерү кыен түгел.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: