Шәһри Казан

Солдатлардан армия тупланган

Аның иң беренче ясаган солдатларына да инде 31 ел узып киткән икән. Сергей Викторович Киселев аларны 15 яшендә уйнарга дип ясый башлый. Катыргыга унарлап тезеп куеп, армия төзеп, үз планы буенча сугышлы уйный. Туплардан аттыра. Мондый уеннар көне буе дәвам итә. Тора-бара мавыгуы да, осталыгы да арта. Аның солдатлары тарихи...

Реклама

Аның иң беренче ясаган солдатларына да инде 31 ел узып киткән икән. Сергей Викторович Киселев аларны 15 яшендә уйнарга дип ясый башлый. Катыргыга унарлап тезеп куеп, армия төзеп, үз планы буенча сугышлы уйный. Туплардан аттыра. Мондый уеннар көне буе дәвам итә. Тора-бара мавыгуы да, осталыгы да арта.
Аның солдатлары тарихи чынбарлыкка туры китереп киендерелгән. Аларны пластилиннан әвәли башлаганчы, Сергей тонналап хәрби әдәбият укый, сирәк очрый торган чыганаклардан үзендә күчерелмәләр булдыра. Солдатларга нинди төстәге перчатка кидертүдән алып, атларның токымнарына кадәр өйрәнә. Бер генә артык сәдәф тә, бау да, деталь да юк аларда. Кечкенә, 1:54 масштабындагы, өчәр сантиметрлы солдатлары меңәрләгән.
Тупланмада - патша армиясенең төрле төбәкләре, РККА, французлар, инглизләр, берничә тарихи чор. Һәр шәкел аерым бер тартмада урын алган. Һәрбер солдатның аяк астында терәге бар. Шуның аскы ягына нинди чорга, нинди төркемгә каравы язылган. Бер солдатны ясарга күпме вакыт китүен әйтүе кыен, чөнки ул аларны беркайчан да берне генә ясамый. Башта аерым өлешләрен ясап куя, аннан шуларны берәм-берәм җыя, киендерә башлый. Сергей кибеттә сатыла торган гап-гади пластилинны куллана. Һәм ул аларны, бернәрсә белән дә эшкәртмичә, тартмаларда саклый, чөнки өстәлдә ачык яткан сыннарга тузан утыра. Солдатларны, тартмага бүлемтекләр ясап, караңгы, салкынча урында тота. Кайчагында танылган офицерларның сыннарын да эшли. Детальләрне бирү өчен, ул кул астындагы материаллардан да (бау, фольга, тимерчыбык, чәч) файдалана. Төсләр туры килмәгәндә, баштарак буяуга мана торган булса, соңрак гель каләмнән файдалана. «Әти аяклы энциклопедия иде. Аның белгәннәре үзе белән китеп барды. Үзеннән соң бик зур тупланмасы калды. Ул һәрвакыт солдатлары белән зур уенда катнашу турында хыяллана иде. Бусы инде тормышка аша алмас. Бәлкем әле аның эшләре белән кызыксынучы музейлар табылыр», - ди останың кызы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: