Шәһри Казан

«Спектакльдә әбием такмакларын җырлыйм»

Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА көтмәгәндә артист булып китә. Сигез яшеннән спектакльдә уйнап, җиде яшеннән башлап дүрт ел буе телевидениедә «Музыкаль Азбука» тапшыруын алып барса да, сәхнәгә омтылмый ул. Ни өчен дисәң, артист хезмәтенең авырлыгын кечкенәдән күреп үсә. Әтисе Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов белән театрда эшләүче әнисе Миңлегөл апа гастрольләрдән...

Чит телләр факультетына керергә хыялланган кыз очраклы рәвештә Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев үткәргән консультацияләргә барып карый. Шулай итеп мәдәният һәм сәнгать университеты студенты булганын үзе дә сизми кала. Ул чактан бирле инде уналты ел вакыт үткән. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Миләүшә «Зәңгәр шәл»дә - Саҗидә, «Кыю кызлар»- да - Гайшә, «Зөбәйдә - адәм баласы»нда - Мәрвәр һ.б. образлары белән тамашачы ихтирамын яулады. Соңгы вакытта М.Шәйхетдинова башкарган «Арбалы хатыннар»да - Рәйхан, «Үлеп яратты»да Наҗия рольләре аеруча тетрәндерерлек. Аларны күз яшьләрсез генә карап булмый. Шушы ике роле өчен генә дә ул мактаулы исемгә лаек. Дөрес, узган ел артист «Тантана» фестивале бүләгенә ия булды.
Безнең бүгенге сөйләшүебез дә аның иҗаты хакында.
- Миләүшә, «Арбалы хатыннар», «Үлеп яратты» спектакльләрендә уйнаганда шундый фаҗигале язмышлы кызларны ничек күз алдына китерә алдыгыз?
- Мин тугыз айдан Чирмешән районының Лашман авылында әнинең әнисе Мәхдүмә әби янында үстем. Шул ук авылда яшәүче әтинең әнисе Сорурия әби миңа бик күп вакыйгалар сөйли иде. «Арбалы хатыннар»дагы сыман ул да иренең сугыштан Казан госпиталенә кайтканын ишетеп, ат белән шунда чыгып китә. Ләкин барыбер күрә алмый кире кайта. Бабай фронтка китеп барган була. Аннары русча бер сүз белмәгән килеш Украинага кызының хәлен белергә, Себергә бабайның абыйсын күрергә бара. Шундый батыр йөрәкле була ул. Рәйхан ролен әзерләгәндә мин әнә шул вакыйгаларны күздә тоттым. «Үлеп яратты»да мин Мәхдүмә әбинең такмакларын да җырлыйм. Аннан соң спектакль алдыннан Солженицынның «Архипелаг - гулаг» китабын да укыган идем.
- Сезне Зәки Зәйнуллин «Арбалы хатыннар» спектаклендә үзе сурәтләгән кешеләрнең туганнары белән очраштырырга Стәрлетамакка да алып барган иде.
- Әйе, без анда спектакль уйнамадык, үзебезнең каһарманнарның балалары, оныклары белән очраштык. Мин уйнаган Рәйханның улы исән-сау икән.
- Тагын кайсы персонажларыгыз белән очрашканыгыз бар?
- «Үлеп яратты»дагы Наҗиянең оныклары, спектакльне караганнан соң, чәчәкләр алып килделәр. Гомумән, халык әлеге спектакльләрне җылы кабул итте.
- Ничек уйлыйсыз, бер амплуадагы рольләр артистны торгынлыкка китермиме?
- Әлбәттә, төрле холыклы рольләр кызыграк. Бер төрле булса, тамашачыны да туйдыра ул. Мин комедияләрдә дә, драмада да уйныйм. Төрлелек артист өчен дә кызык.
- Әтиегез белән бер-берегез уйнаган спектакльләрне карап, үзара тәнкыйтьләү гадәте юкмы?
- Әти уйнаган премьераны мин, гадәттә, кызым Сөмбелнең сыйныфташлары белән бергә барып карыйм. Соңыннан өйдә фикер алышабыз, әмма әни ягыннан тәнкыйть безгә күбрәк эләгә.
- Сез бик җитди кешегә охшагансыз...
- Юк, алай димәс идем. Мин яшьләр компаниясендә шаярырга, күңел ачарга яратам. Коллективта да төрле кызык нәрсәләр уйлап чыгарабыз. Бервакыт Башкортстандагы бер кунакханәдә Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән битләребезгә грим сыладык та, негрлар булып, артистлар яшәгән бүлмәләрнең ишеген шакып йөри башладык. Үзебез инглизчә сөйләшкән булабыз. Артистлар да танымады. Безне администратор күреп алган да, ике негр йөри дип, милициягә шалтыраткан. Тегеләр килеп безнең документларны тикшерделәр хәтта.
- Театрда Сезнең профсоюз рәисе булуыгызны да беләбез. Гадел, туры сүзле булуыгыз эшегездә комачауламыймы?
- Юк, мин ул гадәтләремнән зыян күрмим. Без директор белән һәрвакыт киңәшеп эшлибез. Авырып торган артистларны хастаханәләргә салабыз, ярдәм кирәк булганына булышабыз. Ял итәргә бару өчен юлламалар алып бирәбез.
- Үзегез кайларда ял итәргә яратасыз? Быелгы ялыгызны ничек үткәрдегез?
- Ел саен авылга кайтмый кала алмыйм. Сәяхәтләр миңа бик ошый. Кызым Сөмбел белән Төркиягә барырга яратам. Анда төрекчә сөйләшергә тырышам. Быел да шунда ял итеп кайттык. «Евровидение» алдыннан Рушания Юкачева белән Бакуга барып, аларның конкурска әзерлекләрен күреп кайткан идек. Нинди генә төзелешләр булуга карамастан, алар шәһәрнең элекке йөзен саклап калганнар. «Сезнең шәһәр бик ошады», - дисәң, горурланалар.
- Яллардан соң инде эшкә дә чыктыгыз. Быел нинди спектакль әзерлисез?
- Шушы арада И. Зәйни язган «Кечтүкле уен» әкияте буенча Радик Бариев спектакль әзерли. Шунда ролем бар. Мин әкият куюларын күптән көтә идем инде. Аннан соң «Глобус» дигән балалар үзәгендә Ләйсән Рәхимова белән аларны шигырьләр укырга, бер-берсе белән аралашырга өйрәтәбез. Алга таба үзләре белән спектакль әзерләргә исәп бар.
- Кызыгыз Сөмбелнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
- Ул быел 5 нче сыйныфка бара. Укытучы кушкан һәр эшкә бик җаваплы карый. Фигуралы шууга биш ел йөргән иде. Хәзерге вакытта йөзү белән мавыга, ярышларда катнаша. Мәктәптән тыш инглиз телен өйрәнергә дә йөри. Тормышта югалып калмас дип уйлыйм. Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласа да, мин аның кешелекле булуын телим.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: