Шәһри Казан

«Су өстендә сурәт ясау сихерли мине»

Эбру - кулланма- гамәли сәнгатьнең борынгы төре. Аның кайчан барлыкка килүе тәгаен генә билгеле түгел. Кайбер чыганаклар буенча, XIII гасырда Төркестанда, Сәмәркандта барлыкка килүе мәгълүм. Урта Азиядәге чагатай теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «дулкынсыман» дигәнне аңлата икән.

Реклама

Бөек ефәк юлы буйлап дөньяга чыккан бу гамәли сәнгать үрнәкләренең бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән иң борынгылары 1447 елга карый һәм алар Истанбулның Топкапы музеенда саклана. Моннан 5 ел элек эбруны «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам Мераль Озҗан тәкъдим иткәндә, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Сибгат улы Хәкимов: «Бар да татарлардан килә. XV гасырда татарлар Төркиягә китә. Чагатай ул - татарларның бер тармагы. Димәк, сәнгать кире үзебезгә әйләнеп кайтты», - дип белдергән иде. Ни генә булмасын, суга сәнәк белән язу дигән сүзнең буш урында барлыкка килмәвенә бер дәлил булып тора ул.
Бу көннәрдә сәнгатьнең әлеге борынгы төре белән татарстанлыларны төрек рәссамы Хәлимә Чепни таныштырды. Хәлимә ханым осталык дәресләрен КФУның Шәрыкны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетында да, елның-елында үтә торган кәрмәздә дә уздырды. Халыклар дуслыгы йортында узганы, мөгаен, иң күп аудитория җыйгандыр. Анда теләге булган һәркем әлеге могҗизаны үз куллары белән тудыру бәхетенә иреште.
- XVII гасырда мондый бизәкле кәгазьләрне төрек кәгазе дип атаганнар. Ул еш кына китап тышлыкларын бизәүдә кулланыла. Биредә бары тик табигый буяулар гына. Эш коралларына килсәк, сурәт ясау, аны төрле формага кертү өчен, без кулланыла. Сирәк һәм куе тешле тараклар да эшкә ярый. Кылкаләмнең сабы роза гөле ботагыннан, ә пумаласы ат ялыннан ясала. Сыеклык сала торган чан - корычтан. Иң мөһиме - буяуның составына суны дөрес итеп кушу, - ди оста.
Әлбәттә, гади су өстенә кылкаләмгә мул итеп манчылган буяуны «кагып» кына сурәт булмаячак. Моның өчен чанга салыначак сыекчаны үсемлек сыгынтысыннан махсус әзерлиләр. Ул куерткыч буларак хезмәт итә. Шулай эшләгәндә генә буяу, су белән кушылмыйча, өстә элпә хасил итәчәк. Ә буяуны сыеклату өчен терлек үте кулланыла икән. Тагын да җетерәк төскә керсен өчен, үтне кайнату кирәк ди. Әмма кайнатканда начар ис чыгу сәбәпле, бу катнашманы әзер килеш сатып алуны кулайрак күрәләр. Булачак сурәт белән эшне төгәлләгәч, су өстенә чиста ак кәгазь ябыла. Әзер картинаны сак кына шудыртып чыгарасы гына кала.
«Суда сурәт ясау, бу хәрәкәтләр мине сихерли. Минем үземнең остаханәм, шәкертләрем бар. Бергәләп күргәзмәләр дә оештырабыз», - ди ул.
Хәлимә ханымның осталык дәресенә килүчеләргә әлеге чараны оештырган Төркия Республикасының Казандагы илчелеге, Юнус Эмре институты, Казандагы төрекләрнең «Анадолу» милли-мәдәни автономиясе тарафыннан чын мәгънәсендә кунакчыллык күрсәтелде - һәркем мул табын янында төрекләрнең татлы милли ризыкларыннан да авыз итте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: