Шәһри Казан

Суда рәсем ясап буламы?

Казанда торып та үзебезнең истәлекле урыннарны күрергә, тарихыбызны барларга вакытыбыз юк инде безнең... Югыйсә, күпме музей, тыюлыклар, һәйкәлләр...

Реклама

Иске Казан бистәсе буйлап йөргәндә кызык кына бер урынга тап булдык. Бер хатын кечкенә генә алачыкта суда рәсем ясарга өйрәтә. Без дә кызыгып гаиләбез белән рәсем ясап карарга булдык. Төп рәссамыбыз - 7 яшьлек кызыбыз.
Баксаң, суда рәсем ясау - бик борынгы техника булып санала икән. Бу сәнгатьнең кайда барлыкка килгәнен хәтта галимнәр дә төгәл генә әйтә алмый ди. Әлеге техниканың туган ягы Һиндстан, Кытай, Төркмәнстан, Пакыстан, Борынгы Мисыр дигән версияләр дә бар. Кайбер тарихи чыганакларга караганда, ул XI гасырда барлыкка килгән. Кыскасы, суда рәсем ясау эбру исемен алып, Төркиядә аеруча киң таралып, популярлашып киткән. Бу сәнгать Төркия «мәрмәрләштерүе» буларак та билгеле. Төркиядә бай кешеләр үзләренең йортларында түшәмнәрне, стеналарны, өй җиһазларын да шулай «мәрмәрләштереп» бетергәннәр. Аның осталары Төркиядә дә бармак белән генә санарлык икән. Эбру эреми торган үзенчәлекле буяулар кулланып гевена дигән үсемлекнең нектары кушылган махсус катнашмалы суда ясала.Эбруны ничек ясау, матур, дөрес итеп бизәк төшерү серләре хәзер дә ачылмаган табышмак. Бу хакта эбру ясаучылар берәүгә дә сөйләми, һәркемнең үз сере.
Рәсем ясатучы хатын эбру тарихын сөйли-сөйли безгә савытка махсус катнашманы әзерләп тә бирде. Аңа буяуны чәчрәтеп аласың, суда төртке булып яткан шул нокталардан рәсемнәр барлыкка килә. Берничә төстәге буяулар кушыла, аларны махсус таяклар ярдәмендә бик сак кына тартасың, сузасың, кыскасы, рәсемеңне үзең иҗат итәсең.
- Эбру - тынычландыра, фикерләреңне рәткә сала, - ди хуҗа.
Үзенә эбру куланып шарф ясаган, юсаң да буявы уңмый икән. Ниһаять, рәсем әзер. Аны судан кәгазьгә, тукымага да күчереп була. Балаларга могҗиза тудыру өчен хатын:
- Хәзер тылсымлы сүзләр әйтегез, рәсемегез тукымада булачак, - дип шаярта.
Ә хәзерге заман балалары андый сүзләрне бөтенләй белми икән, ләбаса. Совет мультфильмнарындагы «әфсен-төфсен», «ахалай-махалай»ларны карамый шул алар. Аптырап тормадылар анысы, безгә кадәр утырган кыз «рәхмәт», «зинһар өчен» сүзләрен әйтсә, кызыбыз «бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» тылсымлы сүзен кабатлап торды. Рәсем - тукымада. Чынлап та могҗиза. Кызганыч, ханым Казанда соңгы атнам, ди.
- Бу сәнгать белән Казанда кызыксынучылар юк диярлек, биредә күбрәк туристлар, ә алар гадәттә ашыга, эбруны бит иркенләп ясарга кирәк, казанлылар сирәк килә, аренда өчен шактый түләтәләр, кыскасы, Төркиядән махсус буяулар алып кайту бәясен дә капламый бу, шуңа да башкалада бу эшемне туктатырга булдым, ә мин бу сәнгатьне танытучы бердәнбер идем, - диде. Эбруның танылырга да өлгерми китеп баруы кызганыч. Киләчәктә сәнгатьнең бу төре хакында Казанда да ишетелсен иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: