Шәһри Казан

«Сугышка атларның да китәсе килмәде»

Җиргә тагын яз килде. Һәр яз дәһшәтле сугыш белән арабызны елдан-ел ерагайта, ләкин, кызганыч, Җиңү алып килгән ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара.

Халык телендә, хуҗалык саны буенча, «җидейөз Тинчәл» дип йөртелгән зур авыл - Яңа Тинчәле Бөек Ватан сугышына 630 ир-егетен озата. Шуларның 381енә кире кайту насыйп булмый. Кайтканнарның да бүген икесе генә - Сабир Сираев белән Ибраһим ага Хисаметдинов кына исән-сау.

«Хезмәт батыры булыгыз!»

Сөйлисе сүзләре күп данлы, озын гомер юлы үткән ветеран Сабир аганың.

- Сугыш башланган көн татлы йокым бүленү белән истә калды. Бригадир Таһир Яфизов килеп: «Гайниҗамал апа, улыңны тизрәк уят. Гитлер мәлгунь сугыш башлаган. Атларны район үзәгенә Шәйморзага илтергә кирәк!» - дип, тиз генә әнигә әйтеп китте. Озак уйлап торырга вакыт юк, 15 яшьлек үсмер генә булсам да, егермеләп атны бер-берсенә бәйләп, район үзәгенә илттем. Атларның бер дә китәселәре килмәде, кая барасыларын сизенделәр бугай малкайлар. Юл буе кешнәп бардылар, туган авыллары белән шулай саубуллаштылар, күрәсең...

Бу юлдан типсә тимер өзәрлек бик күп ир-атлар китә сугышка. Авылга кайгы кәгазьләре килә башлый. 1943 елның җәендә яше тулмас борын 17 яшьлек Сабирны да сугышка алып китәләр. Илгә Япон самурайларының һөҗүме янаган вакыт була бу. Шуңа күрә аны бер төркем якташлары белән бергә Кытай чигенә җибәрәләр. Ул 1047нче укчы полкта хез­мәт итә. Солдат итеге кигән килеш, Манчжурия сопкаларын таптап, көн саен 120шәр чакрым үтәргә туры килә аларга. Бу бит әле баш очыннан пулялар сызгырганда, бомбалар ярылганда... Бервакыт шулай рота командиры белән күрше частька мәгълүмат илткәндә, минага эләгеп каты яралана. Аңын җуйган яшь солдатны күрше Черкен авылы егете Таһир һәм тагын берничә солдат госпитальгә илтәләр. Командирының һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәрне дә ул шунда ишетә. Бәхетенә, гомере бетмәгәнгәдер инде, хәрби госпитальдә татар кызлары эшли икән. Алар бу кара бөдрә чәчле, кара күзле чибәр егетне исән алып калыр өчен бик тырышалар.

Сугыштан соң Сабир ага шоферлыкка укый һәм гомер буе туган колхозына, туган авылына хезмәт күрсәтә. Яу кырында ятып калган дусларының да васыятен истә тотып (аларның барысының да яшисе, балалар сөясе килә иде ич!), хатыны Рокыя апа белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Һәрбер көннең кадерен белеп, бушка узмаган гомере өчен горурланып яши ветеран. Шул хис аның гомерен тагын да озынайта, бәрәкәтле итә.

Реклама

Үзләренә кунакка килгән мәктәп укучыларының медальләрен тотып карыйсы килгәнен яхшы белә ветеран, рөхсәт итә. 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм башка күп кенә медальләрне кызыгып кулларына алган үсмерләргә карап: «Оланнар, болар - сугыш өчен бирелгән бүләкләр. Ә сезгә тыныч көннәрдә хезмәт батыры булырга язсын», - дип тели.

«Кризис күңелләргә кермәсен!»

Ибраһим ага Хисаметдинов - Яңа Тинчәленең иң өлкән кешеләренең берсе.

Ул, ун балалы зур гаиләдә өченче бала булып, гражданнар сугышы чорында дөньяга килә. 1932 елда авылда элемтә бүлеге ачылгач та, 12 яшьлек Ибраһим 650 йортлы зур авылга гәҗит-хатларны өч сәгать эчендә җилдәй җитез йөгереп кенә таратып бетерә. 1940 елда аны солдат хезмәтенә алалар. Бу чакта илебез күге тыныч булмый инде, финнар белән сугыш башланган чак. 189нчы зенит-артиллерия полкының беренче бригадасы составында Петрозаводск, Кондопоги шәһәрләрен азат иткән чакта Свирь елгасын кичүләрен бүген дә күз яшьләрсез генә искә ала алмый ветеран. Финнар коточкыч зур каршылык күрсәтә. Күпме асыл егетләребез башларын сала яуда. Соңрак бу елга блокада чолганышында калган Ленинградны азык-төлек, снарядлар белән тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйный. Ибраһим ага хезмәт иткән часть Яссы-Кишинев юнәлешендәге канкойгыч сугышларда да катнаша. Шундый бәрелешләрнең берсендә егет, авыр яраланып, госпитальгә эләгә.

1946 елда демобилизацияләнеп туган авылына кайткач та, сугышка кадәр үзе эшләгән, «озатып» калган кыр корабын иярли башлый. Авылның иң чибәр кызы Зәйнәп белән гаилә корып җибәрә. Тату ояда ­сигез балага гомер бүләк иткәч, дөньялары тәмам түгәрәкләнә. Сугыштан бер аяксыз кайтып, колхоз рәисе булган Шәүкәт Хәсәнов белән бергә, «Искра» колхозын алдынгылар рәтенә чыгару өчен, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә рәис урынбасарына. Балаларында да хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән Ибраһим ага.

- Кризис, кризис дигән булалар. Дөньялар тыныч булганда, калганы чүп кенә ул. Гомер буе эшләдек - ачка үлмәдек. Күңелләрдә булмасын ул кризис, менә анысы куркыныч... - ди ветеран.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: