Шәһри Казан

Сәяхәтне – «Король Лир»га

Студент вакытта мәдәният институтын яңа гына тәмамлап, Г.Камал театрына эшкә килгән М.Сәлимҗанов шәкертләре белән газета укучыларны таныштырганда, Фәнис Җиһанша: «Сөйгән ярым белән дөнья тирәли сәяхәтне Шекспирның «Король Лир»ына алмаштырыр идем», - дигән. Театрда «Король Лир» куелмау сәбәпледерме, ул дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китте.

Әйләнә сәхнә дөнья тирәли
Хыяллар, хыяллар... Әгәр алар булмаса, дөнья ямьсез, көнең гамьсез булыр кебек. Инде ниятең нык, теләгең көчле икән, тормышка ашасын көт тә тор! Минем дә беренче хыялым хаҗга бару булса, икенчесе дөнья тирәли сәяхәткә чыгу иде. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», диләрме әле? Шулай итеп, биргәнне юлдан иелеп кенә аласы калды. Беренче хыялым тормыш чынбарлыгына әверелүгә, икенчесен тормышка ашырырга булдым. Үзем генә түгел, гаиләм белән!
Менә без Италия күгендә. Күрше тавыгы күркә кебек инде, болытлар ничектер куе булып истә калганнар. Беренче танышуыбыз әнә шулай итеп иллюминатордан күренгән болытлардан башланды...
Аэропорттан кунакханәгә кайтып урнашып, шәһәр белән танышырга чыкканда инде төн җиткән иде. Күрәсең, төннең сихри пәрдәсе болай да тарих белән шыплап тулган йортларга ниндидер бер сихри гүзәллек өсти кебек. Йокысыз узган төннән соң Рим каласының кыл уртасында урнашкан «Termini» тимер юл вокзалыннан без Чивитавеккия каласына, диңгез портына юл алдык. Электричкада да, гомумән, барлык төр дәүләт транспортларында балаларга йөрү 14 яшькә хәтле бушлай.
45 минутлык юл безне Урта диңгезгә алып барды. Аның дулкыннары тимер юлга шулхәтле якын килә, әйтерсең ул суы белән шпалларга кунган тузанны юып төшерергә ашыга. Ә яр буенда гаҗәеп, олы бер йортны хәтерләткән корабль - Италия флагы астында дөньяның бар почмакларыннан килгән туристларга хезмәт күрсәтүче, киңлеге - 32,8, озынлыгы 463 метр булган «LIRIGA» лайнеры тора иде.
Чынлап та, өч меңләп кешене бортына алган лайнер кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтә. Анда ике мең тамашачы сыйдырышлы театр залы, тугыз тиз йөрешле лифт, гольф мәйданчыклары, кибетләрдән торган урам, ресторан-кафелар һәм өстәге палубада бассейннар белән ике яруслы кызыну мәйданчыклары урнашкан.
Барысын карап бетерәбез дип йөреп шулхәтле ачыгылган, мин хәтта бер- бөтен филне ашап бетерерлек булганмын. Ашау дигәннән, анысы бөтенләй безне шаккатырды... Һәр кич, нинди илгә килүебезгә карап, шул дәүләт халыклары ашларын тәкъдим итәләр. Шеф-поварлар үзләре пешергән кабымлыкларын мактый-мактый авыз итәргә чакыралар. Ә анда нинди генә сый юк... Спагетти, пицца, Пармезан һәм теге зәңгәр күгәрек гөмбәләре белән эшләнгән Горгонцола сыры... Пасталарның төрен һәм санын истә калдыра торган түгел!

Франция иле, Марсель каласы...

Иртәнге аштан соң палубадан яңа илнең табигатен, килеп туктый торган каланың яр буйларын күзәтәбез. Аста, порттан безне каршы алырга килгән катер сәламли. Аның артыннан лайнерыбыз салмак кына Марсель каласына - Франциянең көньягына урнашкан шәһәргә юл алды. Шул вакыт яныбызга тавыш-тынсыз гына лайнер командасыннан бер кеше килеп, башта - инглиз телендә, аңламагач, француз телендә, анысы да булмагач, итальянча бер кулындагы картасына, бер сәгатенә һәм лайнерга күрсәтә-күрсәтә нидер сөйли башлады. Без, «татарча да әйтмәсме икән» дип, горур гына карап торган булабыз тагы! Татарчасы булмаса да, якынча кичке сәгать биштә кузгалып китәчәгебезне төшендек. «Mersi, мersi», - дия-дия, аның белән истәлеккә фотога төштек тә, Европада иң зур мода музее булган, дөньякүләм танылган язучы, драматург һәм кинорежиссёр Марсель Паньольның ватанына аяк бастык.
Минем малайлар яратып карый торган «Такси» һәм «Такси-2» фильмнарын шушы урамнарда төшергәннәр бит инде! Ә шәһәр чите исә елның иң яхшы фильмы титулына лаек булган тагы бер экшн - «22 пуля» нәфис фильмы өчен декорация ролен үтәгән.
Итальяннардан аермалы буларак, Марсельдә яшәүчеләр бик «чуар» күренделәр. Монда төрле милләт вәкилләрен дә, иске велосипед белән янәшә үзләрендә эшләнгән «RENO»ның иң кыйбатлы моделендә җилдерүчене дә, ач белән тукны, гел каядыр ашыгучы белән паркта сабыр гына шар тәгәрәтеп көннәрен уздыручыны да очратырга була. Улым Габдулла, әлеге уенның нидән гыйбарәт икәнен аңламыйча озак басып карап торды. Казанга кайткач та ул, спорт кибетеннән бер кечкенә һәм тагы су тутырган алты зур шар алып, байтак вакыт теге уенны үзләштерергә азапланды. Бактың исә, боулингның бер төре икән ул.
Ә миңа андагы урамнар, кафе һәм һәйкәлләр кызык. Монда инде хәләл дигән язулар да ешрак очрый. Мәсәлән, бу урам мөселманнар яши торган районда урнашкан. Кешеләрне фотога алырга ярамаганлыгын исәпләмәгәндә, башка урамнардан әллә ни аерылып тормый да үзе. Нәкъ шул урамнан ерак түгел дәүләт музее. Шушы шәһәрдән чыккан тагы бер шәхес - рус сәхнәсендә бик күп классик балетлар куйган балетмейстер Мариус Петипа. Күрәсең, рус сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән бу шәхескә караш башкачарак. Күпме генә эзләсәк тә, аңа куелган истәлек ташын очратмадык. Аның каравы марсельлеләр үзләренең 1899 елда оешкан футбол командалары белән бик тә горурланалар. Хәтта 1993 елда, Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешкәннәре өчен, «Марсель» футбол клубына һәйкәл дә куйганнар.
Без инде, үзебезгә үзебез экскурсовод булып, хәйран гына диңгез ярыннан шәһәр эченә кереп киткәнне сизми дә калганбыз. Шунда тавыш-тынсыз гына шуып чыккан трамвайны күргәч, нишләптер берничә телдә нәрсәдер аңлатырга тырышкан теге хезмәткәр искә төште. Сәгатьләр дүртенче яртыны күрсәтә. Аякны кулга алып диярлек, килгән сукмаклардан кире атладык. Менә порттан алып килгән таксистның «кире шушыннан алып китәрмен» дигән тукталышында торабыз. Урамның ике як полосасы да такси түгел, җәяүле дә үтә алмаслык булып тулган. Лайнер кузгалырга бер сәгать вакыт калган. Әгәр өлгермәсәк, шушында калып, Мариус Петипага куелган һәйкәлне тучны эзләп тапкан булыр идек!
Болай тукталышта такси көтүдән мәгънә юклыгын аңлагач, без атлый-чаба порт ягына юнәлдек. Юлда очраган һәрбер шакмаклы машинага кул болгап: «Порт, порт!» - дип кычкыра-кычкыра баручы гаилә бик сәер күренгәндер. Хәер, хикмәт ничек күренүдәмени, тизрәк ак лайнерыбызның зәңгәр торбаларын күрәсе иде! Менә бәхет эше, каршы полосада бөкедә утыручы таксиның тәрәзәсеннән бер мәрхәмәтлесе безне чакыра түгелме. Тик безгә шәһәргә түгел бит, кирегә, диңгез ягына кирәк! Ярар, килештек тагы, юл аркылы аңа таба чапканда нинди телдә әйткәнбездер, хәтерләмим, ярты сәгатьтән пристаньда булырга кирәклеген аңлаттык. Җавап: «Ноу проблем!» - булды. Күрәсең, безнең халәт аңа бик таныш. Ул җайлап кына каян килгәнебезне сораша башлады. Безнең авыздан төрле акцентлар белән яңгыраган «Казан, татарлар, Ак Барс» сүзләренә ул никтер битараф калды. Шунда: «Футбоол... «Рубин», - дидем мин, гаҗизләнеп. Тыныч булырга тырышкан шоферны алыштырдылармыни, «Ооо! «Рубин!» диде дә алда торган машиналарны һөҗүмгә барган футболист кебек узып та китте бу. Пароход кузгалып китәргә санаулы минутлар калганда, безне пристаньга китереп тә җиткезде. Мин исә «Рубин» командасына рәхмәт укый-укый, Алла боерса, иртәгә беркая да чыкмыйча, лайнерымда гына булачакмын, дип, үземә сүз бирдем. Ул көнне лайнерга шәһәрдән кайтып җитә алмыйча калган кешеләрнең исемлеген кат-кат радиодан әйтеп тордылар. Безгә сабак булсын дигәннәрдер инде.
Шулай итеп, лайнерыбыз диңгезгә карап юл алды. Уң якта, таш кыялардан торган утрауда урнашкан таныш Иф замогы безне озатып калды.
А.Дюманың «Граф Монте-Кристо» романын укыганнар белә булыр, Дантесны япкан әлеге таш йорт 1516-1518 елларда салынган...
Алда безне Италия, Испания һәм Франциянең серләр тулы тарихи калаларында истәлекле маҗаралы сәяхәт көтә иде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    543
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    453
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    339
    0
    0
Ночной режим