Шәһри Казан

Сәйдәш Гарифуллин: «Нәҗип Бәдретдинов «халтурага» киткәндә, аның урынына лекторий концертларында уйнап тора идем»

Сәйдәш Гарифуллинның исемен атауга ук, күз алдыгызга образы килеп басмас, чөнки сәхнә кешесе буларак, артык популярлык казанган дип булмастыр аны.

Реклама

Шулай да замандаш коллегалары әйтүенчә, телевизордан берара бик актив күренгән Сәйдәш әфәнде, радиолардан исә аның язмасында инструменталь әсәрләр хәзер дә еш яңгырый. Дикторлар, ди-джейлар атарга онытмаса, исеме хәзер дә гел ишетелеп торырлык. Аның хакында Филармония архивында сакланган язулардан күренгәнчә, биредә ул озак эшләмәгән, ләкин һәрчак күз өстендә каш булган, ышаныч казанган. Музыка белеме булмаган аккордеонистның урамнан диярлек Илһам Шакиров төркеменә килеп эләгүе үзе үк могҗиза бит инде. Соңрак филармониянең эстрада бүлеге мөдире, музыка бүлеге җитәкчесе булган.

Буа шәһәрендә туып-үскән, анда музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлаган, башкалага килеп, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының роман-герман бүлегенә инглиз телен тирәнтен өйрәнү өчен укырга кергән. Дәрәҗәле уку йортында белем алып йөргән җиреннән, филармониягә эшкә кергән. Нигә? «Карталар шулай яткан» дияргә була, очраклар чыгып торган, мөмкинлекләр...

- Сәйдәш әфәнде, әти-әни­ләрегез - музыка дөньясыннан шактый ерак кешеләр, ничек сезне музыка мәктәбенең фортепиано классына укырга бирделәр икән?
- Киленебез ярдәме белән булды ул хәл. Мине музыка мәктәбенә укырга бирәселәр иде, баян классына. Өйдә җиңги бар, абый хатыны. Шул әйтә: «Нәрсәгә сез аны баянга бирәсез. Баянда исерек урыс та уйный. Фортепианога бирегез», - ди. Шулай килеп чыкты. Мәктәптәге музыка укытучым да бик әйбәт булды. Өйдә гел аккордеонда уйнап утыра идем инде. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Буада танцыларда уйный башладым.

Казанга килеп, университетка укырга кердем, шулай да музыка белән элемтә өзелмәде. Казанга килгәч, иң беренче «Чулпан» ресторанында уйнадым. Университетның өченче курсын тәмамлагач, «Оргсинтез»да тәрҗемәче булып эшли башладым. «Тәрҗемәчеләр бюросы»нда 19 кеше эшли идек. Бер курсташ дустым белән ике ел эшләдек шунда. Бервакыт урамда гармунчы Ирек Галимовны очраттым. Ул да Буадан, бер мәктәптә укыдык, мәктәп бәйрәмнәрендә ул рояльдә, мин гармунда уйный идек. Ирекнең музыкаль фикерләве бик профессиональ, үзе гаҗәеп грамоталы иде. Белеме - музыка училищесы, консерваториядә укымады инде ул, аны Илһам Шакиров үз төркеменә алды да, «Ник укып йөрергә. Илһамда эшли алгач, аннан да югары бәя юк бит инде», - дигәннәр Иреккә.

Шул, очрашкач Ирек әйтә: «Әйдә, безгә гармунчы булып кил», - ди. Рифкать Гомәрев укырга киткән вакыт иде ул, ә Илһамга баянчылар триосы кирәк. Зиннур Гыйбадуллин, Ирек Галимов һәм мин берничә көннән инде гастрольгә дә чыгып киттек. Буа, Мәскәү, башка шәһәрләр...

- Музыка буенча укырга талпынып карадыгызмы соң?
-Мин соңрак Музыка училищесына булса да кереп, белем алырга дип уйлаган идем. Рәсми хатлар да язып карадык, булмады. Яшем шактый иде инде. Соңрак шундый кызык хәл булды, шактый еллар узгач, Мирсәет Яруллин әйтә миңа. «Әйдә әле, музыка училищесына аккордеон укытырга кил әле», - ди. Мин укырга да керә алмадым, ә ул мине укытыр­га чакыра. Көлдем инде.

- Илһам абый белән озак эшләдегезме?
- 4 ел. Аннан армиягә алдылар. Югары белеме булганнар бер ел гына хезмәт итә иде. Илһам абый министрга да барды, армия­дән калдырырга дип. Барыбер барырга туры килде. Армия­дән кайт­кач, эшемне белемем буенча дәвам итәргә уйладым. Классификация дә кирәк иде, юлда да йөреп туйдым. Ул чакта филармониядә сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов иде, директор - Марат Таҗетдинов. Болар әйтәләр миңа: «Артистлар күбәйде, тиздән, Мәскәүдә укып бетереп, тагын бер төркем яшьләр кайтачак, безгә эстрада бүлеге ачарга кирәк. Син шунда бүлек мөдире булырсың», - диләр. Шуннан мин эстрада бүлегендә ике ел эшләдем.

- Белемегез буенча эшләмәдегез алайса?
Үз белемем буенча Иракка тәрҗемәче булып киткәндә, 70 нче еллар азагы иде. Мин анда 4 ел эшләдем. Соңрак Сүриядә ике ел эшләдем. Аннары кайтып, Казан университетында үзем укыган факультетта 10 ел инглиз теле укыттым. Вахит Хаков - татар кафедрасы мөдире, минем җизни. Ул мине галим Фуат Ганиев янына алып барып таныштырып, кулына аспирант итеп тапшырды. Аспирантурага кердем, чит телләрне беләм, татар телем начар. Грамматикасын да, әдәбиятын да белмим. Шуннан ныклап өйрәнергә туры килде. Китаплар бик күп укыдым ул чорда.

Бу эшләр берсе дә мине филармониягә йөрүдән туктатмады үзе. Нәҗип Бәдретдинов «халтурага» киткәндә, аның урынына лекторий концертларында уйнап тора идем.
90нчы еллар башында Төркиягә киттем. Авыр, акчасыз еллар иде, анда бераз эшләп алдым. Төркиядән кайткач, ИЯЛИгә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшкә килдем. Диссертациям якланган, фәннәр кандидаты дигән исемем бар иде инде. Минем укытучым Фуат Ганиев шунда эшли иде. Мирфатыйх абый Зәкиев директор иде ул чорда, атнага ике көн килү шарты белән, эшкә алды.

- Пенсия санар өчен эш урыннарыгыз шактый җыелган.
- Пенсия исәпләтү үзе бер кызык булды. 58 яшем тулгач, Пенсия фондыннан хат килеп төште. Соңгы ике елда кайда эшләдең, шуннан справка кирәк. Соңгы ике елда мин Төркиядә идем, андагы акча белән Россия пенсиясе алып булмый бит инде. Филармониядә берара мин тәрҗемәче эшен дә алып барган идем, ике эш иде минем. Шуларны барлап, акчасын санап - шактый гына пенсиям чыкты анысы. 60 тулуга, эштән киттем. Кайбер рестораннар ябык клубларга әверелде. Аларга югары даирә кешеләре генә йөри. Бары да затлы, рояльдә генә уйнап утырасың. Тыныч. Рөстәм Үтәй белән бергә шундый ике ресторанда эшли идек. Мине хәзер дә чакыралар. Рояльле рестораннар Казанда күп түгел. Бер-ике генә. Ул рестораннарда клиентлар музыкага заказ бирә алмый, биергә дә ярамый анда. Шунлыктан бар да бик тыныч, проблемасыз.

- Җәйләрен Төркиядә, кунакханәләрдә дә рояльдә уйныйсыз бит Сез.
- Әйе, уйныйм, ул минем өчен үзе ял. Берничә сезон инде шулай барып эшләп кайтабыз.

- Кайткач иркен яшәрлек акча эшләнәдер?
- Әлбәттә. Мин монда ял итәргә кайтам.

- Филармониядә шактый калку вазифаларда булган кешенең пенсиясе бүгенге көндә күпме?
- 16 000 сум.

- Бу бик яхшы пенсия инде, сөбханалла. Безнең 6 000 сум алучы Халык артистлары бар. Шуларга ярдәм йөзеннән оешты бит инде «Илһамият» клубы да. Сезне сәяхәт итәргә ярата дип ишеткәнем бар. Беренче сәяхәтегез исегездәме?
- Чит илгә сәяхәт турында әйт­сәгез, 1969 елда, Илһам белән эшләгәндә, Болгариягә ял итәргә бардым. Ул үзе могҗиза иде, бөтенләй мөмкин хәл түгел диярлек. 1973 елда Обкомнан безне, берничә музыканттан торган ансамбльне, хөкүмәт чиновниклары белән бергә Франциягә, Парижга җибәрделәр. Ул ансамбльдә опера театрының хәзерге директоры Рәүфәл Мәхәммәтҗанов электроорганда, мин - аккордеонда, Орион Рәхмәтуллин гитарада уйный иде. Орион белән шунда танышып калып, 74нче елда аның белән бергә радиода халык көйләренә инструменталь музыка яздырдык. Әнием Тукай сүзләренә «Сандугач һәм Фатыйма» көен җырлый иде. Аны башка беркем җырлаганы юк, шуны яздырдым, тагын үземнең берничә әсәрне. Худсовет аларны берсүзсез кабул итте, радиодан еш яңгырый башладылар.

Төркиягә беренче тапкыр эш­ләргә бару хатыным пенсиягә чыккач булды. Башта без Европа буйлап сәяхәт итәрбез дип уйлаган идек. Хатыным әйтә, әйдә Төркиягә генә барыйк, ди. Бер дустыбыз Төркиядә яши иде, аңа шалтыраттым. Европа аша 5000 чакрым узып киттек шунда. Дустыбыз инде без килгәнче «Гранд престиж» отелендә эш ­табып куйган иде. Беренче баруда 2 ай эшләдем. Аннан тагын, тагын бардык. Быел, сәяси ­хәлләр буталу аркасында, чакыр­мый торалар әле. Отельләрдә кеше аз. Безгә бит отель хуҗалары түли.

Сәйдәш Гарифуллин - «Инглизчә - татарча сүзлек», «Татарча - русча - инглизчә фразеологик сүзлек», «Татар теле бәйлекләре» монографиясе» китаплары авторы. Әңгәмәдә яңгыраганча, озак еллар чит илләрдә җитди урыннарда тәрҗемәче булып эшләгән. Ләкин нинди генә җитди эш эшләгәндә дә, аны балачакта кулына алган гармун, музыка озата барган һәм бара. Дөресен әйткәндә, ашаткан һәм һаман ашата да.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: