Шәһри Казан

Сызгыра беләсеңме?

Кулланма-гамәли сәнгать осталарының эшләре куелган ярминкәләр вакытында сыбызгылар янына килеп җиткәч: «Бу төньяк боланнары безнең якка каян килеп чыкты соң әле?» - дип тукталып калучылар булса, гаҗәп түгел. Моңа кадәр әтәч, сарык яки алмачуар башлы сыбызгыларга ияләнгән сатып алучыга, чыннан да, яңалык бу. Баксаң, моңа кадәр ун ел Ухта шәһәрендә...

Реклама

Кулланма-гамәли сәнгать осталарының эшләре куелган ярминкәләр вакытында сыбызгылар янына килеп җиткәч: «Бу төньяк боланнары безнең якка каян килеп чыкты соң әле?» - дип тукталып калучылар булса, гаҗәп түгел. Моңа кадәр әтәч, сарык яки алмачуар башлы сыбызгыларга ияләнгән сатып алучыга, чыннан да, яңалык бу. Баксаң, моңа кадәр ун ел Ухта шәһәрендә яшәгән Илһам Дияровка «ияреп» кайткан икән алар. Чаллыга кайтып урнашуга, «ИльКера» дип аталган керамика остаханәсе ачып җибәргән. Белгечлеге буенча мәдәният хезмәткәре булса да, соңгы сигез елда ныклап торып балчыктан әвәләп ясау белән мавыгып киткән Илһам. Ә сыбызгыларның ниндиләре генә юк үзендә. «Бусы 3 яңгырашлы, бусы - 7, ә менә бусы 9 яңгырашлы», - дип тәкъдим итә ул аларны. Һәр нәрсәнең җае бар: нык өрсәң, тавышы югала икән.
- Хатыным балалар психологы. Ул да балчык аша авыру балаларга ярдәм итү юлларын тапты, - ди оста.
«Сызгырма, җил чыгарасың», - дисәләр дә, мондый сыбызгылар яныннан тыныч кына үтеп китим димә инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: