Шәһри Казан

Сүзем ТАТАР китабы турында

Китап укырга яратам мин. Берсен тәмамлауга, тизрәк яңа китап сайлый башлыйм. Хәзер бит китапны китапханәдән алып тормыйча яисә кибеттән сатып алмыйча да укырга була. Интернет тулы китап. Сайлыйсың да компьютерыңда саклыйсың. Моның өчен электрон китап кирәк.Үземнеке булмаганга күрә, укырга яратмаган дус кызымның электрон китабын күтәреп йөрим. Ун мең сум акча...

Реклама

Китап укырга яратам мин. Берсен тәмамлауга, тизрәк яңа китап сайлый башлыйм. Хәзер бит китапны китапханәдән алып тормыйча яисә кибеттән сатып алмыйча да укырга була. Интернет тулы китап. Сайлыйсың да компьютерыңда саклыйсың. Моның өчен электрон китап кирәк.Үземнеке булмаганга күрә, укырга яратмаган дус кызымның электрон китабын күтәреп йөрим. Ун мең сум акча «түгеп» ник алган дисең инде син аны? Мода. Әйе, электрон китап тотып йөрү модада хәзер. Акчаң булса, алырга кирәк. Дөрес, мин сайлап укый торган китапларның барысы да - урыс телендә. Ни өченме? Нәкъ менә миңа кызык булган татарча китапны интернеттан табып булмый. Бар, әлбәттә, бер сайт: kitap.net.ru (Татар электрон библиотека), тик анда Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» дигән шигыре дә булмагач, моңа бик гаҗәпләнеп, башка әсәрләргә күз йөртеп кенә чыктым.
Әни татар теле укытучысы булганга күрә, аны гел тинтерәтәм. Тап миңа ошарлык китап, дим. Фатир буйлап артыннан йөрим. Әни, киштәдән төрледән-төрле китаплар алып, миңа кыскача эчтәлекләрен сөйли. Юк, монысы ошамый, бусын укыдым инде мин, Фәнис Яруллинны да, Мөхәммәт Мәһдиевне дә укыдым, дим. Эдгар По сыман, О.Генри кебек язучылар бездә юкмыни соң, минем күңелемә шундыйларның әсәрләре якын, дип, әни биргән китаплардан баш тартам.
Университетның татар теле һәм әдәбияты факультетында белем эстәгәндә күп әсәрләр укылды. Ошаган әсәрләр дә булды: «Хыянәт» (Ф.Латыйфи), «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (М.Юныс), «Матурлык» (Ә.Еники), «Хәят» (Ф.Әмирхан)... Соңгысын өч мәртәбә укыдым, ул - иң яраткан әсәремдер, мөгаен. Тагын булгандыр инде күңелгә ятканнары, тиз генә исемә төшми.
Берчак Ркаил абый Зәйдулла белән сөйләшкән чакта, аның китапларын укырга өлгермәвем турында ычкындырдым. Үпкәләде: «Син дә укымагач, кем укысын...» - диде.
Шигырьләр яратам анысы. Ркаил абыйныкын гына түгел, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй әсәрләрен дә укыйсым бар әле минем. Безнең татар теленең бер зур уңай ягы бар. Ир-ат язганмы, хатын-кызмы - укучы өчен алар язган шигырьләр үзләре турында кебек. Чөнки татар телендә род категориясе юк. Кыз кеше булганга күрә, минем өчен бу - зур плюс. Ни әйтсәң дә, безнең талантлы шагыйрьләребезнең күпчелеге ир-ат кавеменнән бит.
Дуслар белән чөкердәшеп чәй эчеп утырган чакта, үзеннән-үзе күңел шигърияткә тартыла башлый. Һәм мин шигырьләр сөйләргә тотынам:
Тормыш мине үзгәртте...
(Х. Туфан)
Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка...
(Һ. Такташ)
Эзләреңне ләкин эзлимен...
(Ә. Баян)
Туган телең әнә шул булыр...
(Зөлфәт)
Рус булсалар да, дус кызларым татар телен әз-мәз белә (Чаллыдан алар: Лера һәм Мария, татар телен мәктәптә яхшы укытканнар, күрәсең, Мәскәү урамнарында йөргәндә, сөйләшкәнне аңламасыннар өчен, без кайвакыт татар теленә күчәбез). Аңламаган сүзләрен дусларыма тәрҗемә итәм, ә алар миңа Есенин һәм Ахматова шигырьләрен яттан сөйли. Менә шундый экспромт шигъри кичәләр еш була бездә.
Мин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана торган новеллалар, катлаулы язмышлар турындагы романнар укырга яратам. Сюжетында кискен үзгәрешләр булса, геройларның психологиясе тулысынча ачылса, мин андый әсәрләрне укып бетермичә туктый алмыйм. Шундыйрак әсәрләр безнең әдәбиятыбызда тагы да күп булачагына ышанып яшим мин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: