Шәһри Казан

Табигатькә гашыйк рәссам

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында «Иж-Бубый мәдрәсәсе - рухи мирас» исеме астында үткән фәнни-гамәли конференциягә баргач, аны үткәрүгә үзеннән шактый зур өлеш керткән, күргәзмә өлешен бизәүне башкарган кеше белән очрашырга насыйп булды. Ул - Камил Мансур улы МӨХӘММӘТШИН.

Әгерҗенең үзенә кагылышлы юбилеймы ул, райондагы берәр уку йортының түгәрәк датасы яки тимерьюлчыларның берәр бәйрәмеме - аңа Камил Мансур улының кулы керми калмый. Район үзәгендә ел да үтә торган Сабан туенда да аның хезмәте чагылыш таба. Әле күптән түгел генә район үзәгендәге «Балалар кафесы»на да җан өргән ул.
Әйе, ул бүгенге көндә рәссам-бизәүче буларак һәр чарада катнашучы кеше. Моңа, беренчедән, Ходай биргән сәләте сәбәпче булса, икенчедән, яшәргә, тормыш көтәргә җим табу этәргеч булып тора. Юкса балалык елларыннан ук рәссам пумаласын үз иткән, бүгенге көндә 150ләп картинаның авторы булган Камил Мансур улыннан икенче Шишкин чыккан булыр иде, дигән уй да килми калмый башка. Камил үз картиналарында өстенлекне табигать күренешләрен сурәтләүгә биргән. Әнә Әгерҗе гербын ясаганда да табигатькә мәхәббәте сизелеп тора. Ат өстендәге егет юлдашларына: «Менә шушында нигез салыйк авылыбызга, монда нинди иркенлек, нинди матурлык», - дип әйтә сыман.
Камилгә урман-суларны, инеш-елгаларны эченә алган, гомумиләштереп әйткәндә, Табигать дип аталган тылсымны якын итү, шул табигатьнең бөтен сыйфатларына ия булган авылда - Балтачта туып, шунда тәпи йөреп киткәннән, җидееллык мәктәпне тәмамлаганчы шунда яшәгәннән киләдер.
Шәхси йортының капкасын ачып керү белән, аның кашагасында урын алган торна рәсеме дә әнә шул табигать җимеше бит. «Бәләкәй чакта, Закир бабайга ияреп, Иж буендагы аланлыкка барган идем. Шунда горур йөргән торналарны күрдем. Аларны шулкадәр якыннан күрү башка бервакытта да насыйп булмады. Шул мизгел хәтергә нык уелып калды. Бабам истәлеге дә булыр дип ясадым бу рәсемне», - ди ул витраж ролен үтәүче торна рәсеме турында.
Өй эченә үткәч тә сине рәсемнәр каршы ала. Стенада эленгәннәре дә, аерым бер урында сакларга куелганнары да бар. Әнә ике малай, кулга-кул тотынып, юлдан килә. Тирә-якта урман-кырлар. Шуларга хозурланып, олы тормыш юлына атлый бу малайлар.
Табигать күренешләрен матур итеп чагылдырган картиналар арасында төпләрендә шешәләр, целлофан пакетлар, консерв банкалары ташлап калдырылган агачлар, ярымҗимерек чиркәү, гомумән, экологиягә кагылган рәсемнәрне дә байтак күрергә була.
- Мине экологиягә бәйле күренешләр ныграк борчый, ахры. Әнә теге җимерек чиркәүне Алабуга районында күреп кайткан идем. Чүп-чарларын кайда туры килә - шунда ташлап киткән кешеләргә ачуым килә минем. Табигатьтәге шул халәтне булдырмаска өндәүне картиналар аша җиткерергә тырышам. Ә уңай яктан, матурлык күзгә бәрелеп торган рәсемнәремнең күбесе кешеләрдә минем. Дөрес, бер картинамны Суздаль тыюлыгы сатып алды. «Трудный хлеб» дип атала ул. Дусларның, таныш-белешләрнең юбилейларына барганда да аларга картина бүләк итәм, чөнки алар: «Башка бернәрсә дә кирәкми, иң әйбәт бүләк ул - синең рәсемең», - диләр.
- Ә булганнарын күргәзмәгә кую белән эш ничегрәк тора?
- Элек Әгерҗедә музей бар иде. Шунда куя идем картиналарымны. Ул музей йорты бик тә искергән хәлдә хәзер. Өч рәсемем Мәскәүдә, ВДНХда күрсәтелде. Бронза медаль белән бүләкләделәр. Шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә, вакытлыча, дип, музей оештырдылар. Ике бүлмәгә күп нәрсә урнаштырып булмый. Шулай да анда өч картинам бар. Шуларны даими алыштырып торам. Шулай иткәч, тамашачы күзенә төрләндерелгән картиналар күренә.
Сорауларыма әнә шундый җавап алам да бер тынга гаҗәпләнеп торам. Рәсем ясауның серләрен өйрәнү өчен беркайда да укымаган, тумыштан талантлы булу аркасында гына 150ләп картина иҗат иткән бу шәхескә Көнбатыш илләрендәге кебек шартлар тудырсаң, тагын күпме күренешләр киндергә күчәр иде икән?!
Рәссам бөек Тукаебыз әсәрләренә дә мөрәҗәгать итми калмаган. Бүрәнә күтәреп барган Шүрәлене ясаган ул. Бу урман иясен ябык, кабыргалары беленеп торган итеп сурәтләгән. Тәнен агач ботагы ерткан, аннан кан саркып торган урыны да бар. Шуны тамаша кылган Рабит Батулла: «Шүрәлене күп ясыйлар, әмма шук, кытыкларга әзер торган итеп ясыйлар. Монда без аны бөтенләй башка халәттә күрәбез», - дип, рәсемгә соклануын белдергән.
Камил әфәнде Мөхәммәтшин белән саубуллашыр алдыннан бу йортта тагын бер мөһим документка тарыдым. Анысы муниципаль район хакимияте башлыгы биргән котлау адресы. Ул Мәскәүдән кайткан «За любовь и верность» медаленең дәвамы буларак язылган. Әлеге медаль чирек гасырдан да ким яшәмәгән, тәүфыйклы балалар үстергән, гамәлләре белән илебезгә файда китергән гаиләләргә тапшырыла икән. Димәк, Камил әфәнденең хәләл җефете Роза Салих кызының гамәлләре дә бу уставка туры килгән. Шуңа күрә: «Хатының синең ярдәмчеңме, әллә, өйне картиналар белән тутырдың инде, дип ризасызлыгын белдерүчеме?» - дигән соравымны бирми калдым. Чөнки тормыш иптәше терәк булмаса, менә дигән ирнең дә ихтыяры сынарга мөмкин. Ә Роза Салих кызының табигатьне яратканын, андагы җан ияләренә хәерһахлы булуын түбәндәге мисал да күрсәтә кебек. Мөхәммәтшиннарның капкасын ачып кергәч, уң якта, бик кечкенә булса да, күлгә охшаган сулык бар. Анда хәтта камышлар да, төнбоек та үсә. Менә шул суда алар карп тотып караганнар. Үскән бит карплар. Көннәрдән бер көнне өстәлгә ризык булып күчкәннәр. Роза ханым гына авыз итмәгән ул балыкларны - кызганган. Әнә шулай табигатькә сак караган шундый кешеләр күбрәк булсын иде әле бездә. Үзешчән рәссамыбызның экологик темага язган картиналары, бәлки, киләчәктә шуңа бер этәргеч тә булыр әле.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: