Шәһри Казан

ТАБЫШ

(Аңлатмалы сүзлек язуга тәҗрибә) Табыш! Яңа табылдык! Әпкәлинең гаять бай архивыннан әдәбиятыбыз өчен бик тә кыйммәтле булган кулъязма - Әпкәли үзе исән чакта тәмамлый алмый калган аңлатмалы сүзлек табылды. Сүзлекнең төзелү принцибы кызыклы. Әпкәли беренче компонент итеп әдәбият белемендә, әдәби тәнкыйтьтә һәм язучыларның рәсми чыгышларында кулланыла торган сүзләрне һәм төшенчәләрне...

Реклама

Пөхтә киенгән, төз гәүдәле, йөзендә һәрвакыт елмаю балкып тора торган матур борынлы, зәңгәр күзле, кара кашлы, бөдрә чәчле кеше - уңай герой.
Иләмсез зур корсак үстергән, һәрвакыт караңгы чырайлы, тукмак кадәр күксел-кызыл борынлы, карлыккан тавышлы, җимерек кашлы, акай күзле пеләш кеше - кире герой.
Урта кул укучы - урта белемле.
Югары зәвыклы укучы - югары уку йортын бетергән.
Әдәбият һәм сәнгать кануннарына җавап бирми торган китап - халтура (чүп, пүчтәк дигән вариантлары да бар).
Ритмик закончалыклар һәм рифма системасына җавап бирми торган поэзия әсәре - телне сындыра торган шигырь.
Югары зәвык һәм әдәбият-сәнгатьнең югары таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр җыентыгы - шәп китап.
Артык нык сентиментализмга бирелеп, примитив хисләрне идеаллаштырырга тырышып, трагик пессимизмга бирелеп язылган шигъри әсәр - елак шигырь.
Дөреслекнең күзенә карап, сәнгатьчә дөреслек рухында тормышны купшыландырмыйча, бизәмичә язылган шигъри әсәр - усал шигырь.
Сюжет линиясе, образлар эзлеклелеге, логик бәйләнеше булмаган әсәр - геройларны бер-берсенә төкерек белән генә ябыштырып кую. (Монысы Ф. Хөсни терминологиясеннән алынды.)
Әдәби әсәрдә тапталган, кулланышта йөри-йөри шомарып беткән, төссез һәм хиссез сүзләр, фразалар гына кулланып язу - гәҗит теле.
Әдәби әсәрдә «ләбаса», «ләса», «ләсә» дигән сүзләрне кулланып язу - Хәсән Туфанга иярү.
Әсәрдәге җөмләләрдә бик күп тел бизәкләре куллану, җөмләне сыгылмалы итү, логик төзеклек булмаганда, хәтта грамматика, синтаксис кануннарын да исәпкә алмау, җор теллелек - Фатих Хөснигә иярү.
Җөмләне шигырь юлының уртасында төгәлләп, бер үк җөмләнең дәвамын яки азагын икенче строфага ук чыгарып язу - Сибгат Хәкимгә иярү.
Ярты ел вакыт эчендә берничә роман һәм повесть язу - Мәхмүт Хәсәновка иярү.
Язучының үзе белмәгән тормыш материалын үз иҗатында иң дөрес хәл итүе - темага керешмәү.
Теләсә нинди шартларда, теләсә кайсы урында шигырь язарга сәләте булган шагыйрь - фатирсыз шагыйрь.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: