Шәһри Казан

Талак

Мәгълүм ки, өч тапкыр талак дип әйтү моннан соң син минем хатыным түгел дигәнне аңлата. Күптән түгел әшнәм Рүзәл шул сүз белән бәйләнешле бер гыйбрәтле хәлгә юлыкты. Ул ат фермасында кымыз ясаучы булып эшли: чандыр гәүдәле, буйга хатыны Гүзәлиядән калышса да, гаилә башлыгы буларак, үзен гел өстен-тәкәббер тота, белмәгән эше,...

Мәгълүм ки, өч тапкыр талак дип әйтү моннан соң син минем хатыным түгел дигәнне аңлата.
Күптән түгел әшнәм Рүзәл шул сүз белән бәйләнешле бер гыйбрәтле хәлгә юлыкты. Ул ат фермасында кымыз ясаучы булып эшли: чандыр гәүдәле, буйга хатыны Гүзәлиядән калышса да, гаилә башлыгы буларак, үзен гел өстен-тәкәббер тота, белмәгән эше, җитешмәгән җире юктыр - нәкъ терекөмеш инде.
Беркөнне, ни гаҗәп, эшеннән эчеп кайткан. «Эштән соң ферма мөдире белән бер тустаган эп-эсвежий кымыз эчтек», - дип акланырга тырышса да, Гүзәлиясе ышанырга теләми - кичен йокларга яткач: «Ычкын моннан, хәчтерүш! Аракы исенә чыдый алмыйм!» - дип, Рүзәлне идәнгә төртеп төшерә...
Рүзәл бу хәлгә түзә алмаган, билгеле, кызмача баштан: «Талак! Талак! Талак!» - дип әйтеп ташлаган. Ул шундый итеп кычкырып әйткән ки, аның ошбу сүзләрен тирә-күршеләр генә түгел, авыл очында яшәүче мулла абзый да ишеткән.
Ир белән хатын иртән килешеп китәргә дә каршы түгел иде дә бит, тик хәзрәт дигәнебез: «Никахыгыз бозылды! Бер гаилә булып яшәү сезнең өчен зур гөнаһ!» - дип, тегеләрнең котларын алды.
Шуннан соң әшнә диванда ялгыз йоклап, кайнар аш-су күрмичә яши башлый. Мал-туар карау, бакча эшләре дә тулаем аның өстенә күчә. Гүзәлия исә эшеннән кайта да, көзге алдында бизәнеп-ясанып, кыз чагындагы мини юбкасын киеп, клубка - үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөгерә. Кайвакыт сызылып таң аткан вакытта гына кабат өенә кайтып керә. Рүзәл мескен, керфек какмыйча ятса да, нишләсен, хатыны хәзер үзенеке булмагач, бернәрсә әйтә алмый.
Тиздән Рүзәлнең эчке кичерешләре тышка бәреп чыкты, шомырттай кара чәчләренә чал йөгерде. Яшьләргә: «Мәхәббәт ул - аек акылны томалаучы назлы хисләр көлтәсе. Бездәй хәчтерүшләр генә түгел, шагыйрьләр һәм артистлар да ансыз бер көн дә яши алмыйлар. Ил җитәкчеләре турында сөйләп торасы да юк», - дип вәгазь сөйләргә өйрәнде. Кичләрен капка төбендә, тальян гармунын сузып, үзе чыгарган «Тутыкмас хисләр» дигән җырын җырлап утырырга күнегеп китте:
Капка төбем - яшел чирәм,
Соңгы тапкыр күрәмем.
Сөюемә чыдый алмыйм,
Мин, пожалый, үләрмен...
Барча авыл халкы жәлли башлады үзен. Хәләл җефетем Илмира да, түзмичә: «Әнә әшнәң аяк сузарга җыена! Бар, әйт үзенә, Гүзәлия белән яңадан кавышасы килсә, димче итеп үземне ялласын», - дип, мине урамга куалап чыгарды. Чыктым, әйттем бер кап «Каз тәпие» дигән кәнфит биреп, яллады аны әшнә.
Шуннан соң Илмирам, почта күгәрчене кебек, алар арасында очынып йөри башлады. «Кияү» белән «кәләш» димче аша мондый сөйләшүләр алып барган. Рүзәл: «Йөзек кашым, чибәркәем, Гүзәлия! Яңадан кавышсак, үзеңне өрмәгән җиргә дә утыртмам. Кирәкмәгән сүз әйткән тасма телемне төенләп бәйләп куярмын», - дип үтенгән Тегесе исә: «Белмим шул, яңадан никах укытып, туй ясарга ниятең булса, бәлки уйлап карармын. Тик муллага никахыбызны яңартуын үтенеп үзең бар инде!» - дип әйткән.
Тиздән никах яңарттылар, туйлары булды. Гүзәлия теге мини юбкасын аукционга тапшырып, башына ак яулыгын таратып япты. Әшнә дә хәзер кәләпүшен йокларга ятканда гына сала. Күз тимәсен үзләренә, бик матур яши башладылар.
Гаилә корырга җыенучы яшьләр, әшнәм Рүзәл әйтмешли, талак сүзен белмәсен, белсәләр дә, тизрәк онытырга тырышсын иде.
Тагын шунысын әйтим әле: бер тапкыр талак дип әйтү - балдызың синең алдыңда кендеген күрсәтеп йөрмәсен, ике мәртәбә әйтү - хатыныңның әнисе, ягъни кайсыдыр ки үтә сөекле әбиең намаз укып утырган җиреннән ир-ат сүзенә кысылмасын дигәнне аңлата икән бит!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: