Шәһри Казан

«Талант ул шытмаган бөре сыман»

«Сәнгать юлыннан китәрмен дип һич уйламадым. Туган авылым Татар Ялтаны мәктәбендә (Чистай районы) укыганда укытучылар һәрвакыт сәхнәдә җырлатырга маташа иде үземне. Әтием Реваль - оста гармунчы, әнием Гөлсинә клуб мөдире булып эшләүгә карамастан, мин сәхнәдә җырларга ояла идем.» Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз САБИРҖАНОВ сүзен әнә шулай...


- Мәктәптән соң сыйныфташларым укырга кереп бетте, ә мин каңгырып йөрим. Беркөнне газета укып утырганда бер кыз язып җибәргән сорауга күзем төште. «Укуны тәмамлагач, артист буласым килә. Аның өчен кайда укырга?» дип сораган. Анда аңлатып биргәннәр. Мин шуннан соң мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлегенә кереп булмасмы икән, дип уйладым. Килсәм, шул елны Башкортстандагы «Нур» театры өчен махсус курс җыюларын ишеттем. Шунда укырга кердем. Дүрт елдан соң Уфага практикага китеп, ун ай эшләдек.
- Үз курсыңнан аерылып, Г.Камал исемендәге театрда калырга үзеңә кем ярдәм итте?
- Бу театрда калу минем өчен бәхет булды. Моның өчен Фәрит Бикчәнтәев белән Шамил Закировка рәхмәтлемен. Без Гөлчәчәк Гайфетдинова белән икәү калдык. Коллективта үзеңнең курсташың булу да бик рәхәт.
- Алмаз, син «Диләфрүз»дә - Амур, «Зәңгәр шәл»дә - Әптери, «Үлеп яратты»да - Габдулла, «Кыю кызлар»да - Миртимер, «Арбалы хатыннар»да - Габдулла һәм башка рольләрдә уйныйсың. Үзеңнең башлангыч иҗатыңны бизәрдәе дип кайсы образны әйтә аласың?
- Минем өчен андый роль «Йөзек кашы»ндагы - Айдар, чөнки ул спектакльдә уйнаганда башыннан ахырына хәтле сәхнәдә булам. Зур җаваплылык тоеп башкарам.
- Сәхнәдә уйнау белән яшәү синең өчен бер үк төшенчәме?
- Минемчә, сәхнәдә яшәү дөрес түгелдер. Күбрәк уйнарга кирәк. Тамашачы сине караганда, бу артист персонажның уй-кичерешләре белән яши белә, дигән фикер калырга тиеш.
- Әгәр дә режиссер сиңа үзең теләгән рольне сайлап алырга мөмкинлек бирсә, кайсын сайлар идең?
- Андый мөмкинлек булса, мин «Отелло»да Отеллоны уйнап карар идем. «Галиябану»да Исмәгыйльне башкарасым килә.
- Ни өчен Хәлилне түгел? Күп ир-егетләр аны уйнарга хыяллана бит.
- Тискәре рольне уйнау җиңел түгел. Аны уйнау өчен образыңның яхшы якларын таба белергә кирәк. Мәсәлән, исерекне уйнар өчен, аның аек чагын күз алдына китерәсең. Исмәгыйльнең табигате көчсез. Ул үз эшләгәннәренә нәтиҗә ясый алмый. Хәлил исә романтик.
- Син бер телевизион фильмда Тукай булып та уйнадың. Анысына ничек сайладылар?
- Мине Тукайга охшаган, дигәннәре бар. Ул рольгә фильм төшерүчеләр үзләре театрга килеп сайлаган иде. Тукайны уйнау җиңел түгел, чөнки аның нинди булганын без белмибез. Шуңа күрә аны гәүдәләндерү өчен аеруча тырышлык кирәк.
- Талантның бер өлеше тумыштан, тугызы тырышлыктан, дигән әйтем белән килешәсеңме?
- Килешәм. Бөтен кеше артист була алмый, билгеле. Талант ул шытмаган бөре сыман. Кеше аны укый-укый, өйрәнә-өйрәнә шыттырырга тиеш. Үз өстеңдә эшләмәгән килеш талантны үстереп булмый. Мәсәлән, без театрда өлкәннәрдән өйрәнәбез. Алар безгә килеп үз киңәшләрен бирәләр. Шунысы әйбәт: театрыбызда өлкәннәрнең яшьләргә булыша торган гадәте бар.
- Бүген синең нинди уй-теләкләр белән яшәвеңне дә беләсе килә.
- Әсхәт Хисмәтов әйтмешли, режиссерлар спектакльләр куеп торсын, без уйнап торыйк. Соңгы вакытта М. Сәлимҗановның туган көненә премьералар әзерләү матур гадәткә әйләнде. Киләчәктә Шамил Закиров истәлегенә дә спектакльләр күрсәтелсен иде. Аның исеме мәңгеләштерелүен телим мин. Театрыбызга Шамил Зиннурович эшләрен дәвам итүче, кешелекле җитәкче булсын иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: