Шәһри Казан

ТАЛАНТЛАР БЕРЬЮЛЫ ГЫНА ТУМЫЙ, ДИМӘГЕЗ

Бер-береңә ике тамчы су кебек охшаш игезәк булып дөньяга килү - ул үзе үк могҗиза. Әле шуның өстенә икең бердәй талант иясе дә булсаң, бусын инде, сүз дә юк, кемдер феномен, кемдер Кодрәт иясенең тиңсез бүләге буларак кабул итәчәк. Дөнья тарихында исемнәре билгеле игезәк автоузышчылар, баскетболчы, футболчы һәм артистларны атарга...

Реклама

Хәзерге вакытта берсе - Казанда, икенчесе Берлинда яшәп иҗат итә Хисамовлар. 50 яшьлек юбилейларын «Хәзинә» милли сәнгать галереясында уртак күргәзмә белән билгеләп үтә алар. Ачылышта катнашучылар өр-яңа яктан - җырчы, музыкант буларак та ачты булса кирәк аларны. Күргәзмәдән соң Айдар һәм Нияз Хисамовларның Казандагы остаханәсендә очраштык. Шунысын да әйтим: саф татар телендә бу дәрәҗәдә матур итеп аралашу - рәссамнар арасында сирәк күренеш.
- Айдар, Нияз, Сез бер-берегезгә гаҗәеп охшаш. Шуның аркасында төрле маҗараларга тарыган чакларыгыз да күп булгандыр?
Нияз:

- Гел була иде. Яшь вакытта без нык охшаш идек. Училищега кергәч тә өлкән курстагы бер кыз шаккаткан. Мин үзем дә хәтерлим аны. Бу нишләп корт чаккандай чабулап йөри икән, дип карап торам. Ә ул, әллә күземә күренәме, тегендә дә, монда да шул бер үк кеше, дип йөгереп йөри икән. Беребез өске катка менә, икенчебез аска төшә...
Айдар:
- Мәктәптә укыганда - кайсыбызның математика, кайсыбызның әдәбият яхшырак - контроль эш вакытында партада урыннарны алмаша идек. Беребез икенчебезнең җитмәгән җирен шул рәвешле «җиткерә». Аны укытучылар сизми, ә нәтиҗәсе яхшы килеп чыккач, беркемгә дә әйтми генә, үзебез куана идек. Армиядә хезмәт иткәндә сержантлар бик җәфаланды инде безне аера алмыйча. Беренче елда нарядка төрле җиргә куялар иде. Үзләре исә, боларның берәрсе кайдадыр качып йөрмиме икән, дип шикләнә. Аннан, икесе дә күз алдында булсыннар, дип, икебезне бер җиргә куя башладылар...
Нияз:
- Тагын бер русча яңгырашлы мәзәк өстим: без Псковта практика үттек. Реставрация буенча укытучыбыз Анатолий Борисович һәм берничә студент елга буеннан барабыз. Берәү шунда балык тота. Укытучыбыз, тегенең чиләгендәге балыкка төртеп: «Это ни язь?» - дип сорый (ягъни, бу - бәртәс балыгымы, диюе). Безнең егетләргә җитә кала: «Нет. Это Айдар», - дип көлешәләр...
- Мәзәк ничек туа дип аптырыйсы түгел. Туа димәктән, сезнең кайсыгыздыр «абый» бит инде. Күпмегәдер өлкәнрәк булу тормышта да чагыламы?
Айдар:

- Мин ярты сәгатькә олырак. Беренче туган бала өлкән дип санала. Ходай Тәгалә аңарга икенчесе өчен дә җаваплылык йөкли. Гәрчә без бер-беребезгә гел ярдәм итеп йөрибез.
Нияз:
- Әти, бәләкәй чакта Айдар су буеннан кайтканда артымнан сандалиларымны күтәреп кайта иде, дип сөйли иде.
- Игез туганнар да холыкка тигез булмый, дигән сүз бар. Ә сезнең холык-фигыль, уй-фикерләрдә уртаклык бармы? Әллә берегез - ут, икенчегез сумы?
Айдар:

- Икебез дә бер чама дияргә кирәктер. Бер юлдан алга барабыз. Чөнки тормыш шуннан гыйбарәт: һәрвакыт камилләшү, прогресска омтылу юлында без. Сәясәт мәсьәләсендә дә фикерләр уртак. Рәссамнар сәясәттән читтә, дип уйларга кирәкми. Милләтнең киләчәге - демократиядә, дип уйлыйбыз. Чөнки анда тоткарлык, артка карау юк... Басу-кырларда җәяү йөрергә яратабыз. Яңа мотивларны җәяү йөреп кенә күреп, табып була.
Нияз:
- ...Без рәсем ясаганда икебез дә сулагай.
- Кәрәкәшле, дип, «ах» итәсез, ул якларның матурлыгына рәссам буларак мәдхия җырлыйсыз. Сезнең өчен туган як төшенчәсе кайчагында үзегез сурәткә алган шул Кәрәкәшле тауларына сыеп бетә кебек.
Айдар:

- Нигездә шулай. Бер үк вакытта без әтинең туган ягы Чүпрәле районының Мунчәли авылына да яратып кайтабыз. Туган як дигәндә, без тегендә дә, монда да бердәй омтылабыз. Җәй көне ике авылга да барып кайту мөмкинлеге булса, программаны тулысынча үтәдек дияргә була. Кешедә рухи омтылыш булырга тиеш. Табигать ул кайда да матур. Без аңа, әллә ни фәлсәфәгә кереп китми генә, Ходайның бер могҗизасы дип карыйбыз. Табигатьнең сафлыгын, самимилеген чагылдырырга тырышабыз. Бу безнең кызыксыну да, илһам чыганагы да, бурыч та дип саныйм мин. Адәм баласында кызыксынулар төрле булырга мөмкин, әмма саф сулы инеш, чиста һава - һәркайсыбыз омтылган уртак нәрсә.
Нияз:
- Син гел экологка охшый башладың. (Көлә. - Р.Ф.) Җан ял итсен дип кайтабыз авылга. Кәрәкәшле, тирә-яктагы авыллар белән чагыштырганда, бөтенләй үзгә. Ул табада урнашкан кебек. Бер яктан таулар, икенче яктан урман, эчкәрәк керсәң, каенлык, аннан наратлык башлана. Җаның нәрсә тели - барысы да бар. Тауга менсәң, чиксез офык...
Айдар:
- Менә шул хозурлыкны, тормышчан булсын дип, «эләктереп калырга» тырышабыз да. Рәссам кеше ул кая барса да, гел иҗат белән мәшгуль. Мунчәли авылы музеена әтинең әтисе Шаһвәли бабайның портретын эшләп бүләк иттем. Авылның күренекле кешеләре шәкеленә дип үзләре сорады. Заманында ул анда имам булган.
- Сез әбиләрне дә бик яратып ясыйсыз. Алар сезне нәрсә белән җәлеп итә? Тормыш зирәклегеме, әллә чын-чынлап нурлы йөзләре беләнме?
Нияз:

- Бу миңа кагыла: минем иң яраткан контингент ул - балалар һәм әбиләр. Алар миңа гомумән кызык. Яшьлектә авылга әби янына кайтканда без әкияткә кайткан сыман кайта идек. Күңелне шатлык биләп ала...
Айдар:
- Әни ягыннан Мәрхәбә әби, әти ягыннан Һаҗәр әби булды безнең. Бабайларны күрергә язмады. Әнинең әтисе Сталинград сугышында һәлак булган. Әтинең әтисе без туган елны вафат була.
Нияз:
- Безгә әти сөйли иде: Шаһвәли бабай безне - ике тукмак кебек баланы ике беләгенә алып: «Болар әле менә дигән малайлар булып үсәрләр», - дип сөйгән. Мин моны бабайның безгә биргән фатихасы дип кабул итәм. Шуңа да сынатмаска тырышам.
Айдар:
- Ә әбиләр безгә дини йолаларны сеңдерделәр.
Нияз:
- Мин кечкенә чакта Һаҗәр әбинең артыннан ул укыган догаларны кабатлый идем. Миңа ул кызык иде. Шул чакта отып калган «Аятел-көрси»не һәм башка догаларны әлегә кадәр беләм.
- Нигездә, читкә китүчене элек: «Бәхет эзләп чыгып китте», - ди торган булганнар. Бу соравымны Ниязга юллыйм әле: Нияз, сез бәхетлеме?
- Минем шатлыгым, куанычым, бәхетем ул - бертоташ хезмәт бәйрәмендә яшәү. Ягъни кайчагында кеше, теге яки бу сәбәп аркасында, үзен яраткан эшенә багышлый алмый. Үземне бәхетле дип саныйм, чөнки бу минем төп һөнәрем һәм мин җан яраткан эш белән шөгыльләнәм. Сынлы сәнгатьтә Европаның чын осталары булган классикларның кулларын карап өйрәнү, шуларны торгызуда үз өлешеңне кертү - бу бик мөһим. Камиллекне кем ничек күрә, ничек аңлый бит. Бу - минем мохит һәм мин аңардан бик канәгать.
- Германиягә күченеп китүгә үк дөньяда сынлы сәнгатьнең иң зур тупланмаларының берсе саналган Дрезден галереясында реставратор булып урнаштыгыз. Лувр һәм Ватикан музейлары белән янәшә куела торган галереяда эшләү - чын-чынлап зур мәртәбә. Эшкә алганда сезне нинди критерийдан чыгып бәяләделәр?
- Репин академиясенең чит илдә дә рейтингы бик зур, аны таныйлар. Германиягә читтән килүче белгечләрнең күбесе, тест үтеп, дипломнарын кабат «раслатырга» мәҗбүр, ә Репин академиясен тәмамлаучылар өчен тест кирәкми. Ул үзеннән-үзе үтә. Дрезден галереясында реконструкция эшендә мин 3 ел буе катнаштым. Безнең элемтәләр әле дә яхшы. Миннән тыш, анда тагын җирле 15 реставратор эшли иде. Бер елдан соң алар эшләрен тәмамладылар. Минем дә төгәлләнгән кебек иде, әмма шушы реконструкция эшләрендә катнашучы меценат, Гамбург миллионеры Альтман Магститор мине тагын ике елга Дрезденда калдырды.
- Нияз, хәзерге вакытта сез Берлинда нинди эшләр белән мәшгуль?
- Безнең фирма бар. Грузия, Балтыйк буе һәм Петербург өлкәсеннән килгән егетләр - 4 кеше эшлибез. Алар антиквариант фарфор, ягъни Мейсен, Каподимонте һәм Розенталь кебек мәшһүр фарфор мануфактуралары җитештергән фарфорларны реставрацияләү белән шөгыльләнәләр. Болар зур аукционнарга, Лондонга китә торган эшләр. Ә сынлы сәнгать реставрациясе буенча Берлинда төп кеше мин. Миңа иконалар, картиналар китерәләр. Әлбәттә, Берлинда миннән кала да тәҗрибәле реставраторлар бар. Әмма безнең эштә шундый хикмәт бар: әгәр портретта күп югалтулар бар икән, алар аны җиренә җиткереп бетерә алмыйлар. Ул реконструкция дип атала һәм мондый четерекле эшләрне миңа юллыйлар.
Айдар:
- Бу чыннан да шулай. Мактанып әйтү булмасын: безнең Татарстанда да андый югары белем алучы реставраторлар юк. Без икәү генә. Белешеп карадым: бездән соң Репин академиясенең реставрация-нәкыш бүлегенә Татарстаннан укырга кергән кеше булмаган.
Нияз:
- Хәзерге вакытта мин бер зур гына замокта реставрация эшләре белән шөгыльләнәм (орнамент-бизәк, картиналар). Анда Германия канцлеры үзе дә килеп йөри. Бу - аның бинасы. Бер үк вакытта миңа портретлар, шәһәр пейзажы, еш кына көнчыгыш Германия - Швейцария чигендәге матур урыннарның мотивларын ясарга заказлар бирәләр.
- Бер карасаң, сезгә, реставратор буларак, кырыена кагылырга да базмаслык бөек рәссамнарның эшләрен китерәләр бит инде...
Нияз:

- Нинди генә эшләр килми. Миңа Айвазовскийны да, Репинны да китерәләр. Мин үзем Айвазовскийның кулын әллә каян таныйм.
Айдар:
- Бервакыт миңа зур югалтуларга дучар ителгән портрет китерделәр - бер ханым белән бала портреты. Ул безгә Франциядән килеп эләккән эш булып чыкты. Мин аны, бик саклык белән, өр-яңа итеп эшләдем, реставрация ясадым. Иң кызыгы шунда: «Бу эшне Сюзанна Руссо эшләде» дигән имзасы ачылды. Сюзанна - Жан-Жак Руссоның оныгы булган. Чыннан да менә шундый искәрмәгән эшләр дә килеп эләгә.
- Әти-әниегез Фәһимә Миргалиевна һәм Нурмөхәммәт Шаһвәлиевич Хисамовлар - икесе дә фән дөньясында мәртәбәле шәхесләр. Һөнәр сайлаганда алар сезне үз якларына тартырга теләмәделәрме?
Айдар:

- Киресенчә, рәсем сәнгатенә омтылышыбызны күргәч, алар гел ярдәм итеп, юл ачып тордылар. Башта - студиягә, аннан сәнгать мәктәбенә бирделәр. Ленинград академиясеннән соң, Харис ага Якуповта аспирантура тәмамладык. Фәнгә, белемгә омтылыш та шул фән мохитендә үсүдәндер, югыйсә безнең арада укуга әллә ни исләре китми торганнар да бар иде.
Нияз:
- Безнең бөтен нәрсә комплекста иде. Музыкага да, рәсемгә дә йөрдек. Хәзер уйлыйм, аларның бөтенесе дә кирәк булган икән. Әти-әнинең балалары өчен эшләгән эшләре - ул бәһасез әйбер. Үстерү, белем бирү... Балалар аны бәяләп бетермиләр. Бездә дә, бәлкем, андый гөнаһ бардыр. Шулай да еллар узган саен моңа ныграк төшенәсең. Сынлы сәнгатьне сайлауда әтинең рәссам һөнәрен эчтән күрүе дә зур этәргеч булгандыр. Чөнки әти үзе бит рәссам кеше. Аның профессиональ дәрәҗәдә башкарылган шактый эшләре бар иде. Яшь чагындагы автопортретлары, әтисенең портреты. Ә әтидә яки әнидә булган теләк-хыяллар, ягъни ниндидер тормышка ашмый калган сәләт балаларга күчә. Ни өчен мин моны әйтәм, чөнки минем ике кызым да - менә дигән җырчылар. Алар әле бәләкәй. Мәрьямгә - 14, Динәгә 18 яшь. Олысының җаны опера җырларына тартыла, кечкенәсенең - эстрадага. Инглиз телендә җырлыйлар. Чехиядә яшүсмерләр арасында узган бик җитди бәйгедә Мәрьям моңа кадәр эстраданың бөек җырчылары башкарган җырны җырлап, олы бүләккә лаек булды. Барысы да хәйран калды.
- Мин дә нәкъ менә җыр сәнгатендәге мөмкинлекләрегезне белгәнгә күрә, теләк булганда сездән әле ярыйсы гына җырчы йә булмаса музыкант та чыккан булыр иде, димәкче идем.
Нияз:

- Миндә андый ихтыяҗ гел бар. Татар җырларын да, чит ил җырларын да җырлыйм. Очрашканда бергәләшеп тә җырлыйбыз.
(Һәм без шул урында музыкаль тукталыш ясап алабыз. Айдар җай гына синтезаторы янына утырып, берничә классик көй башкарып ала. «Бер шөгыльдән икенчесенә күчеп алу - шул ук ял ул», - дигән фикердә рәссам.)
* * *
- Элек бөтен дөнья сынлы сәнгатькә Европадан өйрәнгән. Хәзер Европада сынлы сәнгать классик рәвешендә бераз икенче плангарак күчә бара. Сезнең иҗат ул баштан-аяк классик стильдә. Димәк, ниндидер «изм»нарга кызыкмадыгыз?
Айдар:

- Без - классик мәктәп юнәлешендә белем алган кешеләр. Ниязга килгәндә, ул Европа реалистларына якынрак. Мин үзебезнең классиклардан үрнәк алырга тырышам. Бакый Урманче минем өчен эталон булып тора.
Нияз:
- Чыннан да Европада бүгенге көндә күбрәк абстракция, модерн эшләре башкаралар. Шул ук вакытта анда реализм белән кызыксыну да бар. Шулай да кичә 15 мең торган абстракция бүген инде 15 миллион торырга мөмкин. Бу мәсьәләдә мин прагматик һәм кадимче. Эчтә шундый омтылыш булса, бәлкем, сынап караган булыр идем. Минем өчен, нинди генә юнәлештәге эш булмасын, аның кабатланмас булуы мөһим. Диего Веласкесның күчерелмәсен эшләгәндә Валентин Серов хәтта кылкаләмен атып бәрә торган булган, чөнки аның ниндидер бер эләктереп алып булмый, кабатланылмый торган сере бар. Әгәр абстракциянең 80 проценты күчерелмә белән тулган икән, димәк, моңа әллә ни көч кирәкми. Бу мәсьәләдә мин үземне генә хаклы дип санамыйм, әмма бу - минем позициям.
- Ниязның кызларының җырга мөкиббән булуын, зур сәхнәләрне яулавын белдек. Айдар, сезнең балалар хакында да ишетәсе килә. Рәссамнар династиясе турында сөйли алабызмы әле?
- Минем бер кыз һәм бер малай. Кызым Зөләйха быел 4 нче гимназияне (элеккеге татар-төрек кызлар лицее) тәмамлап, университетның филология бүлегенә имтихан биреп керде. Улым Надир 7 нче сыйныфта укый. Аның математикага сәләте бар, шундый юнәлештәге мәктәптә укый. Бик теләп фортепьянога да йөри. Рәсем дә ясый, әмма кечкенә чакта үзебездә булган яну, омтылыш бик юк. Моңа мин бик тыныч карыйм. Бала үзе кайсы өлкәдә кызыксыну таба - шунда юнәлтергә генә тырышабыз.
- «Хәзинә»дәге «Туган як төсләре» дип аталган юбилей күргәзмәсе күңелләрдә нинди хисләр уятты?
Нияз:
- Минем өчен бу чыннан да зур вакыйга. Рәссам әле үзе эшләгән эшләрен күрсәтергә мохтаҗ. Бу - аның ихтыяҗы. Дөресен генә әйткәндә, миндә үз эшләремнән һәрвакыт ниндидер канәгатьсезлек хисе бар. Мин моны табигый күренеш дип саныйм, чөнки әле яхшы эшләр алда дип беләм. Кайбер эшләрне гипер-реалистик итеп эшләргә тырыштым. Ул - үзенә күрә бер эксперимент. Мин әле аны әйтеп бетерә алмыйм.
Айдар:
- Күргәзмә ачылышында, гадәттә, мактау сүзләре күп була. Без аны кайбер мәсьәләдә аванс дип кабул итәбез. Бу - мөһим. Рәссамның барыбер мактау сүзе ишетәсе килә, чөнки ул интуитив рәвештә теләктәшләр эзли. Әгәр шул терәк-таянычны күрсә, киләчәктә бу аңа илһам биреп торачак.
Нияз:
- Ә чынлап торып эшлисе эшләр әле алда. Күбесе башлангыч чорда, кайберләре проектта гына. Алдан әйтеп булмый. Һәр эш үзе турында үзе сөйләргә тиеш. Без шуңа омтылабыз.
PS. Юбилей күргәзмәсе 18 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Бер портретның язылу тарихы
Нурмөхәммәт ага Хисамов белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сөйләшеп утырганда, сүз иярә сүз чыгып, Дәрдемәндка «барып җиттек». Хәер, моның өчен әллә ни ерак китәсе дә түгел иде. Диварда Нурмөхәммәт аганың улы - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Айдар Хисамов ясаган портрет тора.
- Дәрдемәндның әлеге портреты китапларда, төрле басмаларда чыккан сурәт түгел. Аның кәләпүшле, жилеттан, бант белән төшкән сурәтләре бар. Ә бу яшьрәк чагы. Нәрсәсе белән кадерле ул безгә? Мин 1970 елны фәнни эшләр белән Уфада булдым. Шул ук вакытта, адресын табып, Дәрдемәндның кызы Зәйнәп апа янына барып кайтуны кирәк таптым. Ул вакытта ук яше бар иде аның. 60-70ләрдә булгандыр. «Безнең Шакир абый чем кара чәчле, ә әткәбез сары чәчле, зәңгәр күзле иде», - дип сөйләде ул. Институтта директор чагында, үземнең кабинетка Дәрдемәнд портретын куясым килде. Айдардан ясаттым. Безнең мирасханәдә бар иде шагыйрьнең рәсемнәре... Ә аның сары чәчле, зәңгәр күзле икәнен моңа кадәр белүче булмады, - ди Нурмөхәммәт ага.
Рәссам күзләрен эшләп бетергәч, портрет булды дигән нәтиҗәгә килә ул. Чөнки Айдар күзләр гамен гаять зур осталык белән бирә белә. Хәйран булып бераз карап торганнан соң: «Ходай сиңа даһи башлангычлар биргән», - дип куя әти кеше, соклануын яшермичә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: