Шәһри Казан

Талия – бил түгел, шулай да илһамландыра

Буа татар дәүләт драма театры коллективы үзенең 100 еллыгын каршылап, чара арты-чара уздыра. Әле кайчан гына «Идел-Буа-Урал» дип аталган фестиваль (12-24 март) узып, ул Россия буенча барлыгы 19 коллективны кабул иткән иде. Моның белән генә чикләнергә түгел исәпләре.

- Киләсе фестивальнең чикләре тагын да киңәергә тора. Шушы кечкенә генә Буада зур амбицияләр белән киләчәккә зур бер театраль күренеш булдырасыбыз килә. 2009 елда Франциядә Театраль-Авиньон фестивалендә булган идем. Анда дөньякүләм танылган бөтен театрлар җыела. Бер ай буе спектакльләр күрсәтәләр. Без Франция түгел, әмма шундагы кебек бер фестиваль булдырып, Буаны бөтен театрларның юллары кисешкән урын итеп күрәсе килә, - ди Буа дәүләт драма театры директоры, сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.


15-22 август көннәрендә Буа драма театры, комедия жанрына багышлап, янә бер бик кирәкле чара - актерлык осталыгын арттыру, театрның репертуарын яңарту максатында, «Буа Талиясе» дип аталган I Театр лабораториясе уздырды. Лабораториянең башында - театр белгечләре Нияз Игъламов (Казан), Александр Вислов (Мәскәү) һәм «уйнаучы тренер» Раил Садриев торды. Ни өчен Талия? Талия - бу очракта хатын-кыз исеме дә, бер сылуның биле дә түгел. Шулай да очы-очка ялгана: илһамландыручы булуы хак - грек мифологиясендә комедия һәм водевиль музасын-алиһәсен шулай атыйлар.
Һәм менә Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Башкортстаннан килгән театр белгечләре, драматурглар, журналистлар белән берлектә, шушы Буа лабораториясе эшенә нәтиҗә ясалды.

Лаборатория нидән гыйбарәт?

- Лабораториянең тәртибе шундый: без башта театр җитәкчелеге белән булачак лабораториянең репертуары хакында килешәбез. Ул режиссер куярга хыялланган спектакль булмый. Хәзерге вакытта театрга нәрсә кирәк дигәннән чыгып сайлана әсәр. Театрны берничә төркемгә бүлгәләргә туры килгәнгә, катнашучылар азрак булган кызык спектакльне сайларга тырыштык, - ди Александр Вислов.

Шулай итеп, коллектив кечкенә-кечкенә өч төркемгә бүленеп, эскиз өчен беренче төркемгә Галиәсгар Камалның «Беренче театр», «Бүләк өчен» әсәрләренең фрагментлары файдаланылган. Режиссер Елена Кудряшова (Казан) куйган әлеге эскиз-тамаша башлыча театрның табигате һәм үсеше турындагы фантазия. Икенче төркем удмурт язучысы Валерий Шергинның «Концлагеристлар»ын (Тимур Кулов) эшләгән. Иң нык резонанс тудырган әсәр дә шушы булгандыр. Биредә сүз тоталитар режим хакимлек иткән, Чутожмон дип аталган «ябык» авылда яшәүче «гадәти булмаган» бер гаилә хакында бара. Баш герой Федот (Раил Садриев) - бу «зона»дан качу хыялы белән яши, әмма һич уйламаганда, ялтырап торган орден (бу очракта каеш бляшкасы!) белән бүләкләнә. Ничек итеп югарыдан күрсәтелгән мондый зур ышанычка төкереп карап качмак кирәк? Күңеле тартыша, бәргәләнә.

Реклама

Үч иткәндәй, шундый чакта форсаты да чыгып тора бит. Проблема өстенә проблема өелеп кенә тора. Вакыйгалар куерганнан-куера, кызганнан-кыза... Бер карасаң кызык та, кызганыч та.
- Каядыр китәргә курку, бәйлелек - бу бик якын, күңелгә тия торган тема. Минем нәрсәне аерып күрсәтәсем килә: бәйлелек, ирекле булмау темасы иң башта, материал буларак, автор тарафыннан, аннан тәрҗемәче, режиссер һәм актер тарафыннан шундый иркен форматта виртуозларча бирелә. Композицияне коруда да, мизансценаларда да, актерлар уенында да режиссер үзен бик иркен тоткан, алай гына да түгел - очкан. Менә шунысы бик ошады, - диде драматург Мансур Гыйләҗев әлеге эскиз уңаеннан.
Әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова исә безнең тамашачыны куркытмас өчен азмы-күпме текстны йомшарткан тәрҗемәче Рүзәл Мөхәммәтшинга тиешле бәяне бирергә кирәк, дигән фикерен җиткерде. Рәхмәт үз чиратында «татар комедиясенә кереп батмаган өчен» баш геройга (Раил Садриев) да эләкте.

- Мин моннан бик курыккан идем. Бу - жанрга туры килү булды. Күчешләр бик матур. Үзеңнекеләр, читләргә килгәндә (Сталкер ролен Александр Вислов рус телендә уйнады. - Авт.), монда әнә шулай аерылып тору кирәк тә иде. Бу туры килүнең идеаль очрагы. Очраклылык эскизның асыл сөягенә әверелде. Юкса бик ышаныр-ышанмас кына килгән идем. «Мунча ташы» кебегрәк итеп карый идем коллективка. Болай булгач, сез татар комедиясе планкасын яңа дәрәҗәгә күтәрә алачаксыз. Моның өчен җирлек бар. Бүген комедиянең милли клишесын җиңеп чыгуга бик көчле адым ясалды, - диде Миләүшә ханым.

Парлы ялгызлар

Өченче әсәр итеп, Глазов шәһәренең «Парафраз» театры режиссеры Дамир Сәлимҗановның (Марсель Сираҗиевның туганы) «Дуры мы, дуры» әсәре сайланган иде. Ул заманча театрларга хас булган «вербатим» юнәлешенә йөз тоткан. Мондый вакытта спектакльләр төрле социаль катламнар белән уздырылган интервью текстларына нигезләнеп эшләнә. «Дуры мы, дуры» да чынбарлыктагы тарихларга нигезләнгән. Ул шуның белән кызык та. Монда тагын бер бик кызык алым кулланылды. Спектакльдәге вакыйгаларның алга таба ничек үсеш алуын, кул күтәреп тавыш бирү юлы белән, тамашачы хәл итәргә тиеш иде. Әйтик, Стасикка, Кыш бабайга Яңа ел бәйрәме уздыручы ханым янында калыргамы яки китәргәме? Артистларның, мөгаен, ике очрак өчен дә: китсә дә, калса да, үзләренчә чишелешләре булгандыр дип фаразларга кирәк. Ә бу очракта күпчелек тамашачы аның калуын хуплады.

Шунысын да әйтергә кирәктер, режиссерлар өчесе дә рус телле. Эскизларның икесе - Буа театры сәхнәсендә, ә «Концлагеристлар» Раил Садриевның туган авылы булган Толымбай сәхнәсендә күрсәтелде. (Александр Вислов юкка гына Адав Толымбаев псевдонимы алмаган бит инде). Спектакльнең урыны-урыны белән ике телдә баруы исә рус телле тамашачыны театрга тартуның бер юлы буларак күрсәтелде.

- Бу лабораторияләрнең өстенлеге шунда: биредә иҗади атмосфера, фонтан кебек ургылып, көтелмәгән нәтиҗәләр бирә. Алга таба иҗади үсәргә, эшләргә зур стимул бу. Иң кыены - бер урында таптану. Бер режиссерга, бер авторга, бер мохиткә ияләнүдән дә килә анысы. Лаборатория - нәкъ менә шул штамплардан арыну, иҗат иреге. Менә монда да, тамаша сәхнәдә генә дә калмады, тамашачы белән бер пространствога, залга ук төште хәтта, - ди сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова, фикерләре белән уртаклашып.

Лаборатория барышында эскизланган спектакльләр «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәр театрлары» проекты кысаларында куелачак. Сүз уңаеннан, проект кысаларында, халкы 300 меңнән артмаган шәһәрләр театрларына спектакльләр кую өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелә. Татарстанда бу мөмкинлектән сигез театр (алтысы дәүләт һәм икесе муниципаль театр) файдаланачак.
Раил Садриев режиссерлар белән әлеге спектакльләрне эшләп бетерү вакытларын инде тәгаенләп тә куйган. «Концлагеристлар» - сентябрьдә, ә «Дуры мы, дуры» спектакле өстендә эш гыйнвар аенда дәвам итәчәк. Димәк, алар театр репертуарына керәчәк дигән сүз. Ә театр турындагы беренче эскиз күпмедер дәрәҗәдә үзгәртелеп, дәрес кысаларына кертеләчәк, ди Раил Садриев. Миләүшә Хәбетдинова әйтмешли, үзебезнең театр тарихына бәйле җирле материал җиренә җиткереп эшләнелеп, ныклап торып «Нәрсә ул татар театры?» дигән сорауга җавап бирсә, бу иң кассалы спектакль булачак.

Сүз 100 еллык тарихы булган театр турында бара бит әле, җитмәсә. Кунакларга, туристларга күрсәтергә моннан да гайре әйбер эзләп тә торасы юк кебек. Җитмәсә, планканы бик югары куя коллектив - театрны бөтен дөньяга таныту аларның исәбе. Сукмакны әкренләп үзләре сала - тиздән бер айга Казахстанга чыгып китәчәкләр. «Без Буа театрында бик зур потенциал күрдек, - дип Нияз Игъламов юкка гына әйтмәде инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: