Шәһри Казан

Тамада

Шушы арада гына бер туганыбызның юбилеенда, ягъни шул уңайдан уздырылган күркәм мәҗлестә булырга туры килде. Сүз дә юк, мәҗлес шәп узды: табын мулдан, бүләкләр зурдан иде. Мәҗлесне алып баручы (эстрадабызда билгеле җырчы) һәм аның командасы (янә бер танылып килүче җырчы һәм ирле-хатынлы ике атказанган биюче) кунакларга чын мәгънәсендә концерт куйды,...

Шушы арада гына бер туганыбызның юбилеенда, ягъни шул уңайдан уздырылган күркәм мәҗлестә булырга туры килде. Сүз дә юк, мәҗлес шәп узды: табын мулдан, бүләкләр зурдан иде. Мәҗлесне алып баручы (эстрадабызда билгеле җырчы) һәм аның командасы (янә бер танылып килүче җырчы һәм ирле-хатынлы ике атказанган биюче) кунакларга чын мәгънәсендә концерт куйды, алар хәтта мәҗлескә килүчеләрнең үзләреннән дә артист ясады - халыкны җырлатты, биетте, театр уйнатты. Тамаданың, җаен туры китереп, вакыт-вакыт Әнгам Атнабаевның шигырьләрен яттан сөйләве күңелемә аеруча хуш килде. Тамада дигәннән... Әйтәсе килгәнем (киңәш рәвешендә) нәкъ менә тамадага (барчасын да күз уңында тотып), дөресрәге, аның мәҗлесне алып бару эшчәнлегенә бәйле булыр.
Совет чорында да мәҗлесләр бик еш һәм күңелле уза иде. Ул вакытта тамада ролен авылның үз кешесе, гадәттә, берәр хөрмәтле укытучы башкара иде. Элекке мәҗлесләр бүгенгесеннән нәрсәсе белән аерыла? Элек исерекләр күп булып, алар үзара сугышырлар иде. Бүгенге көндә ара-тирә мәзәк булып ишетелгән бер гыйбарә шул вакыттан килә бит инде: «И-и, туйлары бигрәк күңелсез булды - беркем сугышмады!» Бүгенге мәҗлескә килүче ир затларының барысы да диярлек рульдә булуы сәбәплеме, белмим, хәзер исереклек - бик сирәк күренеш.
Алда әйткән соравыма сездән тиешле җавап көтеп тормастан, аны үзем җиткерергә булдым: элек мәҗлесне алып баручылар «кәнсирт номеры» күрсәткән кунакларга бүләк бирми иде. Ул чакта, гомумән, андый нәрсә булмады. Хәзер исә тамада тапкыр сүз әйткән кешегә дә, табышмакка дөрес җавап бирүчегә дә, авызыннан бер кәлимә сүз чыгармыйча утырган кунакка да, кыскасы, тегесенә дә, бусына да алдан ук хәстәрләнгән бүләк-санакны тоттырып кына тора. Миңа калса, заманга хас матур күренеш бу. Аннары ул бары тик 38 яисә 50 сумлык әйбер-сәйбер генә сата торган кибет-магазиннар ни хаҗәтемә алайса, шулай бит?! Ярма-фәлән салып кую өчен пластик савыт, агач калак-чәнечке, тоз-борыч савыты, авторучка, отвертка, блокнот, шампунь һ.б. - көнкүрештә болар бик кирәк нәрсәләр. Ярый, хуш... Шушы уңайдан тамадаларга әйтәсе килгән бер теләгем бар: мәҗлес өчен бүләк-санак алып йөргәндә, зинһар, татар китап кибетләренә дә сугылырга тырышыгыз әле. Хәзер бик матур китаплар чыга. Бик кыйммәтләре бар, очсызраклары дигәндәй... Балалар өчен дә китаплар чыгып тора. Ике-өч китап кына булса да алып, шуны мәҗлестә кунакларга яисә туй вакытында яшь парларга, аларның ата-аналарына бүләк итеп бирсәгез - бу бик күркәм эш булыр иде. Хәтта ки, изге гамәл дип тә әйтер идем. Нигә, тамада, нәфис сүз остасы, җырчы, биюче булуы өстенә, мәгърифәтче дә булса, начармыни?! Шушы бәләкәй генә эш-гамәл белән дә милләтебезгә файда китереп була, минемчә. Әллә ялгышаммы?

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: