Шәһри Казан

Тамашачы һәрвакыт хаклы?! Яки театрда сыра эчеп утырырга ярыймы?

Кунак булсаң – тыйнак бул. Төрле мәдәни чараларга килгән тамашачы нәкъ менә шушы статуска ия һәм тыйнаклык, әдәплелек саклау аның өчен беренче урында булырга тиеш төсле. Күпләр шулай эшли дә, тик, кызганыч, араларында әдәплелек кагыйдәләрен онытып җибәрүчеләр дә бар. 

Бәйрәм булсын!
Театр сөючеләр, концертка йөрүчеләрнең иң нык ачуын чыгарганы ул – кәрәзле телефоннардыр. Алдан кисәтү булуга карамастан, кайберәүләр телефонның тавышын сүндереп куюны кирәксенми. Аннан соң, шалтырауга якындагы рәтләрдә утыручылар ишетерлек итеп кычкырып җавап бирүләрне дә һич аңлап булмый. Мәсәлән, күз алдына китерик әле, спектакльнең иң хәлиткеч бер мизгеле, ди. Геройлар арасында киеренкелек, тынлык хөкем сөргәндә, тулы залның тын алырга да кыймыйча сәхнәгә төбәлгән бер мизгелендә залда телефон тавышы яңгыраса, актерларга да, башка тамашачыларга да күңелле булмас иде. 

Сагыз чәйнәү, кычкырып сөйләшеп утыру, шоколад яки печенье ашау да әдәплелек кагыйдәләре белән берничек тә ярәшә алмый. Гади тамашачы шактый еш очрашса да, театр коллективы, мондый күренешләр театрда сирәк күзәтелә, дигән фикердә тора булып чыкты. 

– Көндәлек күзәтүләрдән күренгәнчә, тамашачылар Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына зур хөрмәт һәм ихтирам белән карыйлар, спектакльләргә зур бәйрәмгә һәм вакыйгага әзерләнгәндәй киләләр. Бу аларның киенү рәвешендә, үз-үзен тотышларында чагылыш таба, – диде безгә театрның матбугат хезмәткәре Алия Абрарова. – Тулаем алганда, театрда исерткеч эчемлекләр юк, салмыш йөрүчеләр һәм сүгенүчеләрнең шулай ук театрыбызга кергәне юк. Сирәк булса да, төрле сәбәпләргә бәйле, соңга калучылар булырга мөмкин. Бу очракта да тамашачы спектакль барышына комачау итмәсен һәм калган кунакларыбызга мәшәкать тудырмасын өчен, арттагы рәтләргә утыртыла. Антракт вакытында алар үз урыннарына күчеп утыралар.

 

"Тамашачының ни тели, шуны эшләргә хакы бар»
Сүз дә юк, театр тамашачысы белән эстрада тамашачысы аерыла. Беренчесе һәрвакыт затлылыгы, зыялыгы һәм әдәплелеге белән аерылып тора, дибез. Концерт залларында исә тамашачы үзен иркенрәк тота, ә кайбер очракларда, арттырып та җибәрә. Концерт барышында тыз-быз йөрүләр, тәнәфес вакытында «кәефләнеп алулар», алай гына да түгел, шактый күркәм яшьтәге ханымнарның тамаша залында ук сок савытына салып алып килгән «кыздыргычларын» капкалап утырулары, аннан соң шаркылдап көлүләре бөтенләй бернинди кысаларга да сыя торган күренеш түгел. Моннан тыш, тамаша караганда, еш кына тагын бер күренешкә игътибар итәргә туры килә: җырын башкарып бетермәгән артистка чәчәк бәйләме тапшыру. Бераз сабыр итеп көтеп торган очракта, артист җырын да җырлап бетерер һәм уңайсыз хәлгә дә калмас иде югыйсә. Шушыларга өстәп, концерт тәмамланмый торып дәррәү кубып урыннардан торып, чишенү бүлмәсенә йөгерүне дә хуплап булмый. 

Тамаша залларында тамашачыларның үз-үзләрен тотышлары мәсьәләсенә карата без танылган эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинованың фикерен белештек. 
– Халыкны бернидә дә гаепләргә ярамый. Аның сайлау мөмкинлеге зур, артистлар бик күп. Шулар арасыннан сине хөрмәт итеп, концертыңа килгән икән, рәхмәттән башка сүз юк. Тамашачының концертка килеп утыруы бик күп нюанслардан тора торган нәрсә. Кемдер нәкъ сине тыңларга, синең концертыңны күрергә дип эштән махсус сорап килә, кемдер баласы белән кич утырырга няня чакырта. Шуның өчен аның нәрсә тели, шуны эшләргә хакы бар дип саныйм. Арып киткән икән, нишләтәсең, чыгып китә инде. Бу очракта артист гаепле, димәк, ул аның игътибарын җәлеп итеп тора алмаган, – диде ул. – Дөрес, концертта төрле кешеләр була. Алар бит төрле холыклы, төрле гаиләдә тәрбия алганнар. Кайвакыт хәтта концертка сыра алып кереп, шешә авызыннан гына эчеп утыручылар да була. Соңгы вакытларда мондый хәлләр аеруча еш күзәтелә дип әйтер идем хәтта. Телефоннан сөйләшеп утыручылар да юк түгел. Мәсәлән, мин халык белән аралашкан вакытта, миннән дә уздырып, телефоннан сөйләшеп утыручылар бар. Андый вакытта мин, тыныч кына итеп: «Без бер-беребезгә комачаулыйбыз бугай. Сез сөйләшеп бетерегез, аннан соң без сөйләшербез», – дим. Аннан соң теге кеше уңайсызланып, үзе сүндерә телефонын. Әйткәнемчә, төрле вакытлар була, тик тамашачыларны гаепләргә без артистларның хакы юктыр дип уйлыйм. Ул бит билет сатып алып килгән, димәк, миңа хөрмәт күрсәткән дигән сүз. Мин һәрберсен аңлап, хөрмәт белән карарга тырышам. 

Әлеге язманың нәкъ хәзер чыгуы очраклылык түгел, чөнки республикабыз театрлары яңа сезоннарын ачып җибәрде, ә җырчыларыбыз яңа программалары белән концертларын тәкъдим итә башлады. Шуңа күрә мәдәни чараларга барганда, барыбызга да әдәплелек кагыйдәләрен истән чыгармыйча, күркәмлелек белән тамаша кылырга язсын иде. Тәрбия кагыйдәләре әхлакка нигезләнгән. Ә әхлак безгә кеше булып калыр өчен кирәк. Аннан соң, «киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» диләрме әле?..


Тамашачы фикере
Галия Ибраһимова, лаеклы ялдагы укытучы: 
– Театрга бару – минем өчен һәрвакыт бәйрәм. Мөмкинлегем булган саен, мәдәни чараларга йөрергә тырышам, чөнки аннан кәеф күтәренкелеге, атна буена җитәрлек рухи азык алып кайтам. Тик, кызганыч, кайвакыт үзләрен әдәпсез тотучылар гына кәефне кыра. Бу күренеш аеруча концерт залларында күзәтелә. «Пирамида»да уза торган концертларга бөтенләй бармаска кирәк дип кайттым. 

Раушания Кыямова, 165нче мәктәп укытучысы:
– Без балалар белән һәрвакыт үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшәбез. Мәдәни чараларга барганда, ул кагыйдәләрне искә төшерәбез. Әгәр спектакль укучының яшь үзенчәлегенә туры килсә, ул алар өчен кызыклы булса, укытучылар күп барса, алар тыныч утыра. Моннан тыш, безне бик үк кызыклы булмаган чараларга да җибәрәләр. Аларын бик яратып бетермиләр. Андый очракта укытучыга төрле кызыксындыру чараларын уйлап табарга туры килә.


Югары элегантлык мәктәбе җитәкчесе Ләйсән АТНАБАЕВА фикеренчә, театр элгечтән һәм яхшы гадәтләрне белүдән башлана. Ул безгә театр карарга килгән кешеләр ясаган иң еш кабатлана торган хаталар һәм аларны булдырмый калу турында сөйләде.


1. Театрга һәрвакыт алданрак килергә кирәк. Тамаша башланганны көткән арада фойеда йөрергә, буфетта бер бокал шампан шәрабы эчәргә һәм традициягә әйләнгән кызыл икра белән бутерброд ашап куярга мөмкин. Идеаль очракта, залга икенче кыңгыраудан соң керсәң яхшы. Ә менә ложага спектакль башлангач керсәң дә ярый.

2. Театр элгечтән башлана. Берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк: ир-ат беренче хатын-кызның өс киемен салдырырга һәм ахырдан киендерергә ярдәм итә. Номерлар ир-атта кала. Ул аны исә чалбар кесәсенә яки пиджакның эчке кесәсенә салып куя.

3. Актерларга алкышлар белән генә түгел, чәчәк бәйләмнәре белән дә хөрмәт күрсәтергә мөмкин. Чәчәкләрне тамаша тәмамлангач, актерлар баш ияргә чыккач тапшырырга кирәк. Тамашаны өзеп, чәчәк бирү күркәм гадәт түгел.

4. Дресс-код мәҗбүри. Театрга бару – тулы мәгънәсендә дөньяга чыгу, шуңа күрә монда джинс чалбар һәм футболка бөтенләй ярамый! Иң яхшы вариант: ир-атлар өчен – костюм һәм хатын-кызлар өчен – күлмәк. Хатын-кызның сумкасы кечкенә булса әйбәт. Тамаша караганда ул урындыкта, артта булырга тиеш. Тезгә яки идәнгә куярга ярамый. Кызларга шулай ук прическалары турында да истән чыгармаска кирәк. Кабартылып күтәрттерелгән чәчләрнең артта утыручыга комачаулык итәргә мөмкинлеген онытмагыз. Шул ук вакытта таратылган чәчләргә караганда, матур прическа дөресрәк булачак. 

5. Үз урыныгызга узганда, утыручы тамашачыларга йөз белән борылган килеш барырга кирәк. Мондый очракта ир-ат алдан атлый. Урындыкта мөмкин булганча туры, төз утырырга кирәк. Сагыз чәйнәү, күршене аяклар һәм терсәк белән төрткәләп утыру – әдәпсезлек. Моннан тыш, хушбуй сипкәндә дә чама хисен онытмагыз.

6. Театрга балаларыгыз белән килгән очракта, фойеда һәм залда йөгерергә ярамаганлыгын алдан ук кисәтеп куегыз. Балалар үзләрен олы кешеләр кебек үк тотарга тиеш.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: