Шәһри Казан

«Тамашачыга кеше язмышы кирәк»

Татар театры дөньясында режиссер Байрас Ибраһимовны белмәгән кеше юк. Тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районы Иске Күрдем авылыннан ул. Күренекле язучы, шагыйрь Әнгам Атнабаев һәм аның сеңлесе, күренекле артист Зенира Атнабаева белән бер чишмә суларын эчеп үскән егет сәнгать дөньясыннан читтә кала аламы соң?

Реклама

Аннары бала чагыннан клубта өлкәннәрнең спектакльләр уйнавын карап үскәнгәдер, театр дөньясы аны үзенә тарта. Мәктәптән соң уй-хыяллары егетне Уфа сәнгать институтына илтә. Аны тәмамлап, Салават шәһәрендә сигез ел артист булып эшләп алганнан соң, Байрас Мәскәүдәге театр институтына китеп бара.
Бүгенге көндә ул Туймазы Татар дәүләт драма театрында режиссер булып эшли.
- Байрас әфәнде, Сез Уфадагы «Нур» театрын ачуда үзегездән өлеш керткән кеше. Хәзерге вакытта башкаладан читтә булган кечерәк шәһәрдә эшләү ничек? Бүген халыкны бер караган спектакльләргә тартып та китереп булмый. Шуңа күрә репертуарыгызга һәрвакыт яңа спектакльләр өстәп тору кирәктер.
- Быел безнең театр 22 нче сезонын япты. Шәһәребездә 110 мең кеше яши. Тамашачы безгә бик яратып йөри. Театрыбызда барысы 22 артист. Бәләкәй театрда зур труппа тотуның кирәге юк дип уйлыйм мин, чөнки һәр артист өчен режиссер җавап бирә. Күп кеше алып, аларны эшсез йөртәсе килми. Репертуарга килгәндә, ул яңарып тора. Елына дүрт-биш спектакль чыгарабыз.
- Театрыгызда төп көчне кайсы буын тәшкил итә? Кадрларны нинди уку йортларыннан сайлап аласыз?
- Төп көч урта буын, дияр идем. Пьесалар да, гадәттә, алар өчен языла. Иң олы артистыбызга 50 яшь. Мин артистларны Уфа сәнгать академиясеннән һәм Казан театр училищесыннан алам.
- Артистны баш рольгә алганда, аның кайсы сыйфатына өстенлек бирелә?
- Мин беренче чиратта актерның эчке халәте шул рольне уйнарга туры киләме икәненә игътибар итәм. Билгеле инде, Хәлил белән Галиябануны уйнау өчен яшь булу белән бергә җырлый белү дә кирәк.
- Әнә шул Хәлил белән Галиябануны уйнарлык артистларыгыз бармы театрда?
- Бар дияргә була, тик минем әлегә хәтле ни өчендер «Галиябану»га тотынганым булмады. Гәрчә М. Фәйзинең бөтен әсәрләрен диярлек сәхнәләштергән булсам да.
- Режиссерлар арасында кемдер тамашачы зәвыгын күздә тота, кемдер тәрҗемә әсәрләре белән мавыга. Сез репертуарны нинди күзлектән чыгып баетасыз?
- Безнең репертуар нигездә җитди. Әмма халыкны ял иттерә торган комедия дә кирәк. Мин «Нур» театрында эшләгәндә куелмаган әсәрләрне сәхнәләштерергә дип үземә программа төзегән идем. Хәзерге вакытта куелмаган пьеса юк. Киләсе сезонга «Башмагым» музыкаль комедиясен сәхнәләштерергә планлаштырып торам.
- Һәр режиссерның яратып куя торган драматурглары булмый калмый...
- Мин заманча драматургия белән мавыгам, чөнки сәхнәгә куелмаган әсәрләр юк та инде. Бигрәк тә Зөлфәт Хәким пьесалары ошый. Шулай ук Илгиз Зәйни, Наил Гаетбаев, Флорид Бүләков әсәрләрен сәхнәләштерәм. Быел Илгиз Зәйнинең «Пробка» комедиясен куйдык.
- «Нәүрүз» фестиваленә сез «Газаплы мәхәббәт» әсәрен алып килдегез. Коры гына язылган шул пьесаны караганнан соң, анда режиссерның хезмәт җимешен күреп гаҗәпләнәсең.
- Режиссура бит ул яңа дөнья төзү. Тамашачы өчен пьесадагы персонажларның үткән һәм киләчәк язмышлары кызык. Режиссерга әнә шуларны бирә белергә кирәк. Ә инде пьесада берсенең дә холыклары күренми.
- Репетицияләр вакытында артистлар әйткән фикерләр белән килешәсезме?
- Әгәр ул файдага икән, мин артистлар әйткән фикерләрне рәхәтләнеп кабул итәм. Кеше бит үзе эшләгән әйберне кадерләбрәк тота. Артист та берәр фикер әйтә икән, ул аның өчен бик якын була. Сәнгать белгече К.Станиславскийның: «Образларны шундый итеп эшләргә кирәк, аларны артист үзе эшләгән кебек хис итсен», дигән сүзләре бар.
- Бүген элекке классиканы үзгәртеп куюга карашыгызны беләсе килә.
- Мин классиканы ничек язылган, шулай куюны да, заманчалаштырып бетергәннәрен дә яратмыйм. А.Островский әсәрләре, мәсәлән, беркайчан да искерми.
- Репертуарыгызда иң озак барган спектакль...
- Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» спектакле җиде ел репертуардан төшми. Аны Туфан абый үзе дә килеп караган иде. Баш геройны уйнаган Рәсилә Сәлимгәрәеваны бик ошатып китте. Соңыннан ул артистыбыз Дамир Сираҗиев исемендәге бүләккә лаек булды.
- Сез бит әле Татарстандагы театрларда да спектакльләр куясыз. Күптән түгел Әлмәттә И.Зәйнинең «Әрем исе» пьесасын сәхнәләштердегез. Камаллылар да әлеге спектакльнең премьерасын күрсәтте. Ни өчен ул әсәрне сайладыгыз?
- Әсәрне әлмәтлеләр үзләре сайлаган иде. Ул анда «Сагынуларга ни чара» дигән исем белән барачак. Алар куелышлары белән бер-берсен кабатлар, дип уйламыйм. Аннары Әлмәт тамашачысы спектакль карау өчен Казанга килеп йөрмидер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: