Шәһри Казан

«Тантана» җиңүчеләре кемнәр?

«Без ни өчен театрга йөрибез, театр яратабыз? Чөнки ул безнең җаннарыбызны чистарта, безгә яңа дөнья ача». Әлеге юлларны күренекле тәнкыйтьче В.Белинский унтугызынчы гасырда ук әйтсә дә, алар бүген дә актуаль. Театр ул - сәхнә белән тамашачыны аерып торучы үзе бер дөнья. Бүген республикабызда дистәгә якын театр эшләп килә. Һәр тамашачы...

Реклама

«Без ни өчен театрга йөрибез, театр яратабыз? Чөнки ул безнең җаннарыбызны чистарта, безгә яңа дөнья ача». Әлеге юлларны күренекле тәнкыйтьче В.Белинский унтугызынчы гасырда ук әйтсә дә, алар бүген дә актуаль. Театр ул - сәхнә белән тамашачыны аерып торучы үзе бер дөнья. Бүген республикабызда дистәгә якын театр эшләп килә. Һәр тамашачы үзе теләгән, яраткан театрына йөри ала. Соңгы елларда, төрле театр фестивальләре уздыру белән бергә, Д.Сираҗиев исемендәге бүләк тапшыру күркәм гадәткә әйләнгән иде. Мәдәният министрлыгы, артистларның хезмәтен бәяләү максатыннан, «Тантана» дигән бәйге оештырып җибәрде. Ул быел Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында өченче ел рәттән уза. «Тантана» бүләкләренә моңа хәтле төрле театрлардан 31 кеше лаек булган. Бүген «Тантана» җиңүчеләре Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында игълан ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: