Шәһри Казан

Тарих каршында җавап тотабыз

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам-монументалист Фәрит Вәлиуллинны очраткан танышлары соңгы вакытта, мөгаен, Истәлек билгесе буларак, Болгар тарихи тыюлыгының төп залында урын алачак панно эскизының язмышы белән кызыксынмый калмый торганнардыр.

Реклама


Идел буе болгарларының ислам динен рәсми кабул итүенә багышлап иҗат ителгән әлеге эш ислам кануннары, мөселман сәнгате таләпләренә туры килерлек итеп (күләгә юк, күләмлелек чак-чак кына шәйләнә), көнчыгыш миниатюрасы принципларына таянып башкарылган. Алмыш ханның хәлиф илчеләре белән очрашуы, әл-Муктадир хәлифнең хатын уку вакыты сурәтләнә анда. Әлеге эш, чыннан да, җәмәгатьчелектә шактый резонанс тудырды. Үткән елның 21 октябрендә Каюм Насыйри музеенда рәссамнар, тарихчы-галимнәр, этнографлар, археологлар катнашында узган очрашуда да нәкъ менә әлеге эскизны уртага куеп, сүз тарихи үткәнебезне сурәтләгәндә игътибар үзәгендә булырга тиешле детальләргә юнәлтелгән иде. Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, анда бәян ителгәннәр бер Фәрит Вәлиуллин яки тарихи жанрда иҗат итүче Рөстәм Хуҗин, Рифкат Вахитов һәм Равил Заһидуллиннар өчен генә түгел, ә әлеге чарада катнашкан һәркемгә кызыклы һәм файдага булгандыр. Юкса мондый сөйләшүне тар даирәдә генә калдырмыйча, конференция, хәтта ки халыкара конференция дәрәҗәсендә үткәрергә кирәк, дигән тәкъдимнәр яңгырар идеме икән?! Баксаң, менә шундый дискуссияләр, һәр детальне энә күзеннән үткәрердәй фикер алышулар да җитми икән. Хәер, тарихи темага алынучы рәссам болай да эзләнми, фәнни хезмәтләрне җентекләп өйрәнми торып, теге яки бу темага якын бара алмый. Ә бу очракта рәссам Фәрит Вәлиуллинга әлеге эшкә тотынырга биш вакыт намазын, уразасын калдырмыйча, ислам кануннары буенча яшәве дә ниндидер өстәмә хокук, ныклык биргәндер күк.
Эскиз тарихи чыганакка, ягъни 922 елның маенда Әхмәд ибн Фадланның Идел буена - Болгарга сәяхәте вакытында калдырган тәфсилле язмаларына нигезләнеп эшләнгән.
Ибн Фадлан болгарларның ислам динен кабул итү мизгелләрен, этнографик характердагы бик җентекле мәгълүматлар китереп, язып калдырган. Панноның урта бер җирендә хатыны белән Алмыш хан һәм Ибн Фадлан сурәтләнә. Эскиз инде төгәлләнде. Үткән атнада аны ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызу буенча Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә тапшырдым. Минтимер Шәрипович эш барышы белән һәрдаим кызыксынып торды. Киңәшләрен бирде. «Хәзер без Х гасырда зур өметләр баглап Болгар җиренә килүчеләр алдында тарихи җавап тотабыз», - дип, ул бу эшкә бик зур җаваплылык белән карады.
Узган елның август аенда Тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызу буенча Республика фондының Попечительләр советының киңәйтелгән утырышында картонда үз үлчәмендә башкарылган эшне комиссия алдында яклаганда (рәсемдә) әйтелгән кайбер киңәшләргә дә игътибар иттем. Ул чагында хакимият атрибутлары булган әләмнәрдә нинди символлар күренәчәге төгәл генә билгеле түгел иде. Галимнәр белән киңәшләшкәч, анысы да тәгаенләнде: кояш, рун язулары, ныклыкны күрсәтүче өчпочмак кебек тамгалар, ыру-кабилә билгеләре «калкып чыкты». Болгар тарихын өйрәнгән Фаяз Хуҗин, Искәндәр Измайлов, Айрат Ситдыйков һәм Рамил Хәйретдиновларның киңәшләре бик урынлы һәм вакытлы булды. «Нигә ул ханым халыкка туры карамый?» кебегрәк сораулар да булды. Бусы да исламча яшәүдән чыга - хатын-кызның төбәп карамавы - тыйнаклык. Этнографлар белән очрашканда, баш киеменең үзгәреп торуына басым ясалды. «Чалмалар да булган. Бәлки бүрек тә кирәктер. Чалмада да солдат армиясе кебек бертөрлелек булырга тиеш түгел», - дигән фикер әйтелде, - ди рәссам.
Әлбәттә, безнең, тарих күзлегеннән караганда, хәтер яңартырдай нәрсәләр дә, дөнья халыкларына күрсәтер әйберләребез дә шактый. Кунакчыллык, шәфкатьлелек, намуслылык, зирәклек, укымышлылык һәм иң мөһиме - үзебезнең динебез турында сөйлибез икән, сүз дә юк, халыкның әхлагы ныгыячак, үз Ватаны, үз милләте өчен горурлыгы артачак. Тарихка, үз кавемеңә хөрмәт белән карау, сүз дә юк, үзебезгә булган хөрмәтне генә арттыра. Бу хакта нәкыш теле, төс-буяулар, образлар аша үзенчәлекле итеп, үзебезчә сөйли алсак, тагы да яхшырак.
- Билгеле, бу җиңел әйбер түгел, монда җан һәм йөрәктән җитди эш таләп ителә. Республикада тарихи һәм заманча реалистик эшләр тусын дисәк, бүген башка күләмдәге һәм яңа төр техник мөмкинлекләре булган остаханә кирәк. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: безнең мәгариф системасы татар халкының сынлы сәнгать проблемасын хәл итәрлек түгел. Сәясәт, интригалар бик күп. Шулардан арыну кирәк. Ә инде остаханәгә килсәк, ул 200-300 кв м дан да ким булмаска тиештер. (Төп эш бүлмәсендәге зур тәрәзәләрнең, кояш нурлары тәүлек дәвамында картиналарга төшмәсен өчен, төньякка караган булуы зарур.) Шулай булганда, монда берьюлы берничә эш яки диорама эшләп булыр иде. Шул ук вакытта, студия бүлмәсе, күргәзмәләр залы, кысалар-подрамниклар эшли торган остаханә, әзер эшләр саклана торган бина булу да шарт. Бу галимнәр, тарихчылар, язучылар һәм музыкантларның фикерләрен туплап берләштерүче үзенчәлекле «иҗат лабораториясе» булыр иде. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм бүгенге чор турындагы эшләр гаҗәеп бер мәдәни мохит тудырачак. Шундый шартлар булганда, тарихи темага караган иллюстрацияле яңа китаплар, яңа музыкаль әсәрләр туар, бөек тарихыбыз җанланып китәр иде, - ди Фәрит Рәшит улы.
Әлбәттә, алар үзләреннән торганны эшли, иҗат итә. Тукай да бит заманында «Җырлап торам, торган җирем тар булса да» дип язган. Әле менә 19 апрельдә Яшел Үзәннең сәнгать галереясында нигезен Рөстәм Хуҗин, Рифкат Вахитов, Фәрит Вәлиуллин һәм Равил Заһидуллиннарның тарихи темага башкарылган эшләре тәшкил иткән «Гасырлар кайтавазы» дип исемләнгән күргәзмә ачарга ниятлиләр. Әлбәттә, башка рәссамнар да бу күргәзмәдә катнаша ала. Бары тик куелган форматка туры килү генә шарт: тарихи теманың югары кимәлдә башкарылуы һәм рухи эзләнүләр.
Ә Болгарда куелачак паннога килсәк, ул Италиядә заманча технология буенча компьютер ысулы белән җыелачак. Бик җитди, кызыклы эш булыр дип көтелә. Әлеге күләмле, катлаулы эшне смальтадан кул белән җыйганда, шактый вакыт кирәк булыр иде. Ә болай ул инде май аена әзер булачак, диләр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: