Шәһри Казан

Таш өстендә үскән куаклар

Яшьләр арасында иң моңлы, иң романтик шагыйрь кем дип сорасалар, һич тартынмыйча, Рифат Сәлах исемен атар идем. «Казан егетләре», «Райян», «Рәхәт Лукум» төркемнәре башкарган кайбер җырлар да аның сүзләренә язылган. Дус-ишләре арасында гармун тартырга хирыс егетнең зур сәхнәләргә менмәгән, үзе көйгә салган җырлары да байтак әле. Кайчандыр «Шәрык» клубы кичәләренә...

Таш өстендә үскән куаклар
Күңел рәсемемә һәрчак шулай
Сеңеп калыр инде бу яклар.
Таш кыядан миңа карап тора
Таш кыяга үскән куаклар.

Берни каралталмас күңелдәге
Азатлыкка тулган бер хисне.
Таш кыяга ныгып үскән куак
Каян ала икән бу көчне?

Могҗиза бу!
Аллаһ могҗизасы,
Бер гыйбрәт тә аңлый алганга.
Башны ию кирәк түгел икән
Таш өстендә генә калсаң да!

Ашың булса әгәр,
Башың булса,
Күкләреңдә аең бер калкыр.
Үзебез дә илсез-җирсез килеш
Таш өстендә үскән куактыр!

Гөлчәчәкләр
Күз яшеңне яшермә син, яме,
Күренәсе инде күренгән.
Кочак-кочак кызыл гөлчәчәкләр
Ташып чыккан чагы күңелдән.

Күз яшьләрең чәчәкләргә тама,
Түгеләсе инде түгелгән.
...Мин киткәч тә, кочак-кочак гөлләр
Явып торсын сиңа күгеңнән.

Кайда син, халкым минем?
Каргалый, Дәрдемәнд йөргән
Юллардан бардым бүген.
Эзләреңне эзлим синең,
Кайда син, халкым минем?

Бу мәчетләр төзелгәнгә
Өч йөз ел үтеп киткән.
Диннәре күңелләрдәдер,
Телләре кайда икән?

Кайда синең горурлыгың,
Кайда соң денең, телең,
Эзләреңне таптым,
Үзең
Кайда син, халкым минем?!

Әллә гел юкка гынамы
Түгелә каләм-карам.
Үткәннәрең белән мин дә
Үткәнгә китеп барам.

Битарафлык күмде мәллә,
Кыйблаңа кайтыр идең!
Үзең бар да, юк та кебек,
Кайда син, халкым минем?!

Дәрвиш
Урамнан йөгереп бара -
Кермәгән адәм рәте:
Ни иманы юк йөзендә,
Ни госел-тәһарәте.

Өсте-башы тузган аның -
Уенда бары бер гамь.
Күзләрендәге сагышны
Әллә мин генә күрәм?

Җанында ни булганлыгын
Беркем дә инде белмәс.
Таш диварларга кордаш ул,
Бу кала белән бер яшь.
Гүя ул җан миңа күчте -
Күңелдә шундый тоем:
Аңарда башка кадерләр,
Бу дөнья аңа - уен.

Урамнан чабып бара ул -
Күренми адәм рәте:
Ни киеме чиста түгел,
Ни госел-тәһарәте.

Ашыга дәрвиш мәчеткә,
Бу дөнья чит-ят аңа.
Язның җылы сулышыннан
Җанына пакьлек ала.

Туган як яңгыры
Туган якта яңгыр ява икән,
Корыганмын читтә күп йөреп.
Туган якның җылы яңгырында
Күз яшьләре калган күмелеп.

Туган якта яңгыр ява икән,
Шул яңгырда калган сөйгәнем.
Чит-ят кояшларга нур өләшеп
Сүрелгәнмен икән, сүнгәнмен.

Туган якта яңгыр коя икән...
Кайттым сиңа, яңгыр, каршы ал.
Бөтен нәрсәдән дә якын җанга
Туган якта тамган тамчылар.

Куышу
Син йөгердең, мин йөгердем.
Син качтың, ә мин кудым.
Гөлләр чәчәк атты сыман,
Яшелләнде күк болын.

Югалдың, мин табалмадым.
Еладың үксеп-үксеп.
Нигә мәхәббәтебезнең
Язмышы булды үксез?

Син оныттың, мин ут йоттым.
Син күрдең, ә мин сөйдем.
Ике бөртек чык ялтырый
Керфек очыңда синең.
***
Үзләре янына чакыра
Кемнәрдер шәрыктән, гаребтән.
Бу күңел ымсынмый нигәдер -
Бер генә кешедән хат көтәм.

Ул кеше кайдадыр - билгесез:
Ни шәрык эндәшми, ни гареб.
Ул кеше кайдадыр якында,
Ул күзгә күренми, ул - гаиб.

Ул кеше кемгәдер хат яза...
Каләме карага буялган.
Ул кеше җырлаган моңнардан
Кайдадыр гүзәллек уянган.

Ул кеше сөюнең үзедер,
Сагышның үзедер ул хәзер.
...Бер генә кешедән хат көтәм.
Бу күңел бәхетле... Нигәдер.

Таныш түгел гөлләр
Таныш түгел гөлләр - тәрәзләрдә...
Күзләремә сагыш ник иңде?
Нинди яңгыр тамчылары болай
Юешләтә икән битемне?

Нинди яңгыр тамчылары болай
Күңелемә кадәр тама соң?
Тагын нинди гөнаһ?
Килгән идем
Гөнаһларым диеп калмасын!
Таныш түгел гөлләр чәчәк ата...
Нинди гөлләр алар, кем белгән?
Әллә җанга үткән яңгырларым
Ташып чыкты микән күңелдән?

Сорау, сорау...
Ташка үскән гөлдән
Ниләр эзлим икән мин бүген?
Тәрәзәдә таныш түгел гөлләр,
Таныш түгел миңа... күңелем!

Реклама

И Аллаһым!..
И Аллаһым!
Кичер мине, кичер.
Догаларым кабул кылсаң икән!
Аз ялвардым сиңа.
Артык иртә
Китәм бугай Рәхмәт үзәненнән.

Иртә китәм.
Әйе, артык иртә.
Кылып бетмәс инде бөтен догам.
Күңелемә ут бир, ләкин сакла,
Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!

И Аллаһым!
Тагын бер кат кичер,
Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.
Әгәр әмер итсәң,
Гарәфәнең
Үзәнендә мәңге калыр идем.

Иртә әле,
Әйе, бөтен догам
Өзелмәде әле үзәгемнән.
Мәңгелеккә диеп саубуллашып
Китә алмам Рәхмәт үзәненнән!

Тау башында
Тау башыннан
Дөнья башкачарак.
Йортлар - гади, халык - кечкенә.
Тирә-якта шау-шу,
Ә күңелдә
Күмеләсең тынлык эченә.

Ә тау шомлы.
Беркем әйтә алмый
Бер мизгелдән ниләр буласын.
Күгеңдә - ай,
Янәшәңдә - йолдыз,
Син дөньяга карап торасың.

Җилләр сине
Таудан кумак була...
Давыл булса, ничек түз менә!
Гел яшисе килә
Тау өстеннән генә
Карап якты дөнья йөзенә!

Танырсыңмы?
Син көткәнчә түгел, танырсыңмы,
Башы - пеләш, үзе - сакаллы.
Ә син һаман сагынасың бугай,
Юксынасың бергә чакларны.

Синең хыял бераз башка төрле,
Мин хыялың идем. Үзгәрдем.
Туры карашларны яратасың -
Күзлек аша карый күзләрем.

Ә син һаман мине сагынасың,
Элеккечә булыр, дип, бар да.
Танымассың инде, тик шулай да
Күзләремә төбәп бер кара.

Таныйсыңмы, ул бит юксынудан,
Синсезлектән җанда туган моң.
Мең мәртәбә үзгәрсәм дә, бел син:
Мин барыбер синең Рифатың!

Мәккә мәчесе
Урамнарда кыргый үскәнсеңдер...
Яныма кил әле, бер сөйим.
Иркәләгәннәре булмагандыр
Кешеләрнең сине, песием.

Без яраткан иркә хайваннармы
Изге җирдә шулай яшиләр?
Бездә урам тулы йортсыз этләр,
Сездә, никтер, йортсыз мәчеләр.

Бездә урам тулы кыргый этләр -
Сикеренә алар, үчегә.
Урамнардан тыныч үтә алмый
Песи генә түгел, кеше дә.

Кеше тормышында мондый шау-шу
Сезнең өчен әллә сәерме?
Урамнарда йөргән йортсыз эттән
Сезнең янга килү хәерле.
И песием, иркәләп тә булмый,
Сыйпап алып булмый үзеңне.
...Урам тулы кыргый этләр генә...
Сайлап алып булмый илеңне!

Мин алты көн инде яшәмим...
Мин алты көн инде яшәмимен.
Алты көндә кара бөтен дөньям.
Мең каргышлар төшкән иңнәремдә
Әллә нигә гел җиңеллек тоям.

Мин алты көн инде яшәмимен.
Алты көндә бар да җимерелде.
Һәр адымым синең өчен иде,
Хәзер миңа бар да җиңел инде.

Мин алты көн инде яшәмимен -
Кар болыты туңган яшен коя.
Бу сәмави төнге йокысызлык.
Бу бөтенләй башка. Башка дөнья.

Мин алты көн инде яшәмимен.
Туктамаган, шөкер, сулыш кына.
Берни эшли алмыйм, мин тик шаһит
Бәхет белән сагыш сугышына.

Мин алты көн инде яшәмимен.

Сагынам...
Сагынам мин сине өр-яңадан...
Элеккечә түгел, башкача.
Синең йөргән эзләр очрый миңа,
Ә күзләрең миннән... Аһ, кача.

Синең арттан йөгерәсе иде,
Белсәм, юлың каян үткәнне.
Әкияткә алып кайтыр идем,
Син сагыныр идең... Үткәнне.

Эх, күңелең синең!.. Белсәм иде
Ниләр уйлап барсын ташлавың?
Син булмагач, моң да, хисләр дә юк,
Мин башкача яши башладым.

Алларыңнан синең үтәр идем,
Китәр идем, әгәр теләсәң.
Бу дөньяда ничек яшим соң мин,
Синең яшәвеңне белмәсәм?!.

Әнкарада җомга
Көләч кояш.
Болытлар да көлә.
Бар да көлә бүген, көлә халык.
Урам шаулый.
Машиналар гүли.
Яшеллеккә чумган Гүвәнпарк.
Азан тынган.
Иртәгә ял көне.
Күтәренке кәеф хөкем сөрә.
Гөлләр тоткан
Бер яшь егет килә
Сөйгән яры белән күрешергә.
Әнкарада җомга.
Мин дә бүген
Шатланырга тиеш барысына.
Гөлләр итеп
Шушы якты көнне
Бүләк итәр идем бары сиңа!

Көзге гүзәллек
Үткәннәрнең гүзәл гөлләренә
Көн дә сулар сибеп торасың.
Үкенечләр басса күңелеңне,
Өзгәләнеп син дә еларсың.

Битләреңнән йомшак җилләр үбә,
Озын толымыңа гөл куна.
Сәҗдәләргә китеп, Аллаһыдан
Мине сорап дога укыма!

Кайтыр юлларыма рәнҗемә син -
Безнең сөю сулмас гөл бары.
Яп-ялангач урам.
Көз. Чәчкәләр.
Аңламассың инде дөньяны!

Яңа дөнья
Бу бөтенләй башка төрле хисләр...
Күз яшьләрем булып су ага.
Яңа дөньяларда ничек, диеп,
Хәлләремне килеп сорама.

Онытыламыни синле көннәр,
Онытыламыни синле таң!
Югалтасың килсә, югалт мине,
Өметең өз киткән юлымнан.

Таңнан торганым юк инде күптән,
Күрер-күрмәс йөрим көн ямен.
Мин адаштым яңа дөньяларда,
Ә син кичер, яме, гөлкәем.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: