Шәһри Казан

Татар егете мушкетер булган

Күп кенә сериаллар буенча безгә таныш булган режиссер һәм продюсер Сергей Жигунов Александр Дюманың «Өч мушкетер» исемле романы буенча сигез серияле телефильм төшерергә булган.

Аның фикеренчә, һәр буынның үз «Өч мушкетер»ы булырга тиеш. Жигунов телефильмның баш герое д'Артаньян роленә исә 22 яшьлек татар егете Ринал Мөхәммәтовны сайлаган.
Ринал 1989 елның 21 августында Алексеевск бистәсендә туган. Урта мәктәпне Казанда тәмамлаган. Аннары МХАТ мәктәп-студиясенең Кирилл Серебренников курсында белем алган.
Мәрхүм әтисе - татар, әнисе - рус кешесе. Шулай да Ринал Мөхәммәтов үзен татар-мөселман дип саный, татар милләтен ярата. Шулай итеп, озакламый без телевизор экраннарында татар канлы д'Артаньянны күрә алачакбыз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: