Шәһри Казан

Татар киносы нинди булырга тиеш яки быел дөнья күрәчәк «Ләйлә җыры» фильмы нәрсә турында булачак? (ӘҢГӘМӘ)

2016 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без редакциябезгә кино сәнгате белән бәйле булган һөнәр ияләрен «түгәрәк өстәл»гә җыйдык. Кунакларыбыз - Татарстан Кинематографлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров, драматург Мансур Гыйләҗев, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова, яшь режиссер Илшат Рәхимбай.

- Кино елы игълан ителүен ничек кабул иттегез? Бу елга нинди планнар корасыз?

Илдар Ягъфәров:

- Сүзнең башында ук коллегаларыма үземне Кинематографлар берлеге рәисе итеп сайлауларына рәхмәтемне җиткерим әле. Берлек - берләштерүче көч. Әлегә ул элекке Советлар Союзы чорындагы хәлендә, безнең бурыч - аны яңарту, эшчәнлеген көчәйтү. Анда профессиональ хезмәткәрләр күп - шунысы мөһим. Фильмнар чыгару системасын җайга салу зарур. Безгә кыйммәтле булмаган фильмнар төшерергә кирәк. Алар татарны начар яктан күрсәтмәскә тиеш. Яхшы кино өчен яхшы сценарий да кирәк, хөкүмәт җитәкчеләре дә һәрвакыт шуны ассызыклый. Быел безгә кино төшерү өчен 47 миллион сум акча бүленеп бирелде. Шул акчага бер яхшы фильм төшерергә булыр иде, тик без аның 10-15 миллионын прокат өчен төшереләчәк яхшы фильмнарга тотарга тиеш. Берлеккә яшь режиссерларны да җәлеп итеп, алар белән дә эшләү зарур. Билгеле, алар да бушка эшләмәячәк.

Мансур Гыйләҗев:

- Мин Кино елы булдырылуын бик хуплыйм, чөнки киноны барлыкка китерү, аны көчәйтү - безнең милләтебез өчен актуаль проблема. Мәсәлән, татар дөньясы - без операсыз, балетсыз күп еллар яшәгәнбез, киләчәктә дә яшәрбез (минем һич тә операны кимсетәсем килми). Ә киносыз берничек тә яшәп булмый. Бүген милләт үзен кино аша күрсәтә ала. Аны барлыкка китермәсәк, безнең киләчәгебез дә бәхәсле. Билгеле, театрыбыз бик көчле, әдәбиятыбыз көчле. Ләкин заман таләпләре буенча, бүген безгә көчле кино кирәк. Бәләкәй генә милләтләр дә, мәсәлән, якутлар, бурятлар бу өлкәдә шундый актив эшлиләр, аларның үзләренең прокат дигән нәрсәләре бар. Салкында машинаны кабызып җибәрү авыр бит. Ә бездә кино шул хәлдә.

Илшат Рәхимбай:

- Киноның бик көчле милли корал икәнен түрәләрнең дә аңлавы кирәк. Татарлар милли кино ясаса, аларның үзаңнары күтәрелә, үсеш булса, башкаларга ошамаска да мөмкин. Шуңа күрә кино төшерергә ярдәм сорап Мәскәүгә исәп тоту дөрес түгел. Үзебезнең татар җанлы шәхесләребезгә таянырга кирәк. Кино ул үз эченә бөтенесен җыя. Талантлы кешеләрне бер проект тирәсендә тупласак, нидер килеп чыгарга мөмкин. Акча биргәнне көтеп ятарга кирәкми. Күп акча тотмый торган проект булсын иде. Теләкләрне әйтә башларга кирәк.

Әсхәт Хисмәтов:

- Иң элек кинематографларның бинасы булырга тиеш. Берлек бар икән, ниндидер урталыкны табарга кирәк. Безнең кино татар белән башка милләтне сугыштырырлык булмасын.

- Безнең классик язучыларның әсәрләре буенча да фильмнар төшереп булыр иде. Әйтик, шул ук Аяз Гыйләҗев әсәрләрен алырга мөмкин. Сезнең күзлектән караганда, бүген халыкка нинди фильм­нар кирәк?

Әсхәт Хисмәтов:

- Хәзер халыкка ярап булмый. Берсенә - гөбәдия, икенчесенә өчпочмак кирәк. Мәсәлән, безнең театрда барган «Кара чикмән» спектакле нинди генә фестивальләрдә катнашмады. Аны караган тамашачыдан нәрсә турында дип сорасаң, «хайваннар турында» дип җавап бирә. Анда нинди проблема күтәрелгәнен аңламыйлар. Кино һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш. Аны төшергәндә иң элек яхшы, киноның «к» хәрефен белгән режиссер булуы шарт. Халыкка үзебезнең элекке татар тормышы турында төшерелгән фильм ошыйдыр, дип уйлыйм. Кешегә үзенең элекке тормышын күрү кызык. Заманында мин Илдарга, Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»ен үзгәртмичә кино төшерергә була, дигән идем. Хәзер дә шул ук фикерне әйтәм. Аның әсәрләрендә милләтләрне бер-берсенә каршы кую юк. Шул ук «Мөһаҗирләр»не дә төшерергә була. Мәскәүдә төшерелгән «Тени исчезают в полдень» кебек кино килә дә чыга. Спектакльдәге кебек, кинодан да кеше тәрбия ала.

Илдар Ягъфәров:

- Ул чорларны төшерү өчен урынын, өйләрен дә табарга кирәк бит әле...

Илшат Рәхимбай:

- Классиканы халык кабул итеп җиткерми, минемчә. Тамашачының күбесе кинога күңел ачарга килә. Бүген безгә прокат өчен төшерелгән фильмнар кирәк. Әгәр акча әйләнә башласа, ул кире әйләнеп кайта. Авыл яшьләренә бер төрле, шәһәрнекеләргә икенче төрле фильмнар кирәк, минемчә.

Илдар Ягъфәров:

- Әгәр прокат өчен эшләсәк, безгә «Мулла», «Казан егетләре» кебек әсәрләр буенча төшерергә була. «Мөһаҗирләр»не төшерү өчен яхшы Америка режиссеры, оператор, Россия һәм Голливуд йолдызлары кирәк. Ул зур чыгымнар сорый.

Илшат Рәхимбай:

- Әнә, Минзәлә театры «Сөннәтче бабай» спектакле белән кайларда гына фестивальләрдә катнашмый.

Мансур Гыйләҗев:

- Фестивальләрдә катнашып кына әллә ни ал­га китеп булмый. Үзебезнең кино залларына халык ябырылып йөрергә тиеш. Театрларда да спектакльләрнең барысы да уңышлы булмый бит. Кую өчен хөкүмәттән барыбер финанс бүлеп бирелә. Бөтен дөньяда шундый статистика бар. 100 фильм арасында бер-­икесе уңышлы, 20се карарлык, 80е чүп була. Шуңа күрә төшерүдән курыкмаска, тамашачы ябырылып йөрерлек булганга кадәр төшерергә кирәк. Мин, фильмнарның төрлесе кирәк, дип уйлыйм. Советлар Союзы вакытында бер конференция булган иде. Ул чакта театрда «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» спектакльләрендә Ишанны дөрес күрсәтмисез, дигәннәр иде. Янәсе, Ишан яшь кызларга бәйләнә, мәҗлестән чыккач, мәчет алдында аракы эчә, дип тәнкыйтьләделәр. Шул чагында Марсель Сәлимҗанов: «Без бит милләт, ә милләттә барысы да булган», - дигән иде.

Рәмзия Закирҗанова:

- Без, Кариев театры коллективы, күптән түгел Азнакайда Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» дигән әсәре буенча куелган спектакльне уйнап кайттык. Зал тулы халык бик яратып карады. Башка авыллардан да ябырылып килделәр. Көлдерә дә, елата да ул спектакль. Шуңа күрә гади тормыштан алынган сюжетка корылган, халыкны кызыксындырырлык фильмнар кирәк, дип уйлыйм. Халык фильмны караганда аның рәссамы булмавын да, декорациянең ямьсез булуын да сизә. Шуңа күрә, төшергәндә, һәр нәрсәне җентекләп эшләргә кирәк.

Илдар Ягъфәров:

- Таҗиклар белән казахлар башта халыкка прокат өчен фильмнар төшерә башлады. Хәзер аларда кинематография алга киткән.

Әсхәт Хисмәтов:

- Аларның мөстәкыйль республика икәннәрен дә онытмаска кирәк.

- Кайбер режиссерлар фильмга бер үк артистларны җәлеп итә. Артист булмаганнарны да чакыралар. Кайвакыт төп рольдә шундый очраклы кеше уйнаса, фильмны карыйсы да килми.

Әсхәт Хисмәтов:

- Артист ул - бәйле кеше. Режиссер нинди рольгә ала, шуны уйныйсың. Кайвакыт артист булмаган кешенең уйнавы отышлы да килеп чыга.

Рәмзия Закирҗанова:

- Режиссерга бер үк актерлар белән эшләү җайлы. Танылган артистлар аша ул үзен дә таныта. Тамашачы да беренче чиратта үзенең яраткан артистын карый.

Илдар Ягъфәров:

- Артистларга түләү проблемасы да бар бит әле. Фильмда икешәр ай төшәргә кирәк. Аларга аз акча тәкъдим итәргә туры килә. Баш рольләргә профессиональ артистларны алырга кирәк, билгеле.

Мансур Гыйләҗев:

- Мәскәүдә дә бер үк артистлар уйный бит.

- Кайсында уйнау күбрәк популярлаштыра: спектакльдәме, әллә кинодамы?

Мансур Гыйләҗев:

Реклама

- Икесе дә, минемчә. Хәтта шушы «түгәрәк өстәл» дә популярлаштыра.

Рәмзия Закирҗанова:

- Безнең үзебезне күрсәтәсе килә. Шуңа күрә акчасы аз дип тормыйбыз. Икесе дә безгә популярлык китерә.

Илшат Рәхимбай:

- Камал театры артистлары бөтенесе дә кинода төшәргә хыяллана. Аларны фильм төшерергә чакырсаң, алар театрдагыча уйный. Безнең актерларны өйрәтергә кирәк.

Илдар Ягъфәров:

- Бездә артист үз монологын уйный да китә. Партнеры белән кара-каршы уйнамый. Аларның үз эшләре бар. Әгәр театрдан артистларны бюджетка алып кино артисты ясасак, театрга авырга туры киләчәк.

- Алда әйткәнебезчә, халыкны кино сәнгате буенча таныйлар. Соңгы елларда Казанда уза торган мөселман киносы фестивалендә үзебезнең фильмнар да җиңү яулый башлады. Аларга дөрес бәя биреләме? Ничек уйлыйсыз, фестивальне ел саен үткәрү кирәкме? Анда сыйфаты ягыннан бигрәк тә кайсы ил фильмнары аерылып тора? Фестивальгә тәкъдим ителгәнче, катнашасы фильмнар берлектә тикшереләме?

Илдар Ягъфәров:

- Моңа кадәр алар тикшерелмәде. Моннан соң Кинематографлар берлегендә сыйфатлы эксперт комиссиясе аша узарлар, дип уйлыйм. Фестиваль безгә аралашу, бер-беребезнең фильмнарын күрү өчен кирәк. Кызганыч, чит ил режиссерлары белән рәхәтләнеп аңлашырга, аралашырга тәрҗемәчеләр юк, фестиваль кысаларында «түгәрәк өстәл»ләр үткәрелми.

Мансур Гыйләҗев:

- Мин анда дөрес бәя бирелде, дип уйлыйм, чөнки безнең фильмнарның сыйфаты елдан-ел яхшыра бара. Жюрида «Хуҗаларга урын бирик» дигән фикер булганы юк. Барысына да объектив бәя бирелә. Аны туктатырга ярамый, ел саен узсын. Минемчә, Иран, Мисыр, Һиндстан, Төркия кинолары иң көчлеләр иде.

- Илдар әфәнде, мәдәният һәм сәнгать университетында укытучы педагог буларак, әйтегез әле, бездә ел саен институт тәмамлап чыккан белгечләргә үзләрен сынау мөмкинлеге бармы?

- Мин анда дүрт курс чыгардым. Әгәр унбиш кеше арасыннан ел саен өч әйбәт режиссер чыкса, ул уңышлы санала. Алар тулы метражлы кино төшерә ала. Без аларга ярдәм итәргә тиешбез. Араларында кыска метражлы фильмнар төшерүчеләр бар.

Рәмзия Закирҗанова:

- Яшьләргә үзләрен сынау мөмкинлеге бирергә кирәк.

- Ничек уйлыйсыз, прокатка фильмнар чыга башласа, районнарда тамашачы йөрерме икән? Кайбер фильм­нарны дискларда да чыгару отышлы булмасмы?

Илдар Ягъфәров:

- Татарстан буенча быел 60 кино күрсәтү җиһазы куелачак. Дискларда прокаттан соң гына чыгарырга мөмкин. Иң элек безгә прокат өчен төшерергә кирәк.

Әсхәт Хисмәтов:

- Халыкны ияләштерү өчен билетларны башта түбән бәядән куярга була. Тора-бара арттырасың аны. Әнә, кибеттә көн саен бәя артып торса да, әллә ни сизмибез бит.



- Ә үзегез быел халыкны нинди фильм белән сөендерергә уйлыйсыз?

Илдар Ягъфәров:

- Без ун серияле «Ләйлә җыры» дигән фильм төшерәбез. Аның сценариен Мансур Гыйләҗев язды.

Мансур Гыйләҗев:

- Кино мәхәббәт турында. Вакыйгаларның яртысы Казанда, яртысы авылда бара. Мәскәүләрнеке сыман сериал булачак. Анда бөтенесе табигый. Халыкка ошар, дип уйлыйбыз.

Әсхәт Хисмәтов:

- Безгә быел сериал белән генә калмаска кирәк.

Рәмзия Закирҗанова:

- Халык сериалларны ярата. Әнә без «Ак чәчәкләр» фильмы белән районнарга йөрдек. Залларда алма төшәрлек тә урын юк иде.

- Фильмнарга сце­нарий язарлык кешеләр дип, Мансур Гыйләҗевтән кала, тагын кемнәрне әйтә аласыз?

Мансур Гыйләҗев:

- Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Әмир Камалиев, Илгиз Зәйниев...

Рәмзия Закирҗанова:

- Нурания Җамали үзе яза, үзе куя.

- Бу елга теләк­ләрегез?..

Мансур Гыйләҗев:

- Сыйфатлы кинолар куелсын, аларга халык йөрсен, көтеп алсыннар. Түрәләр дә халыкның кино яратканына гаҗәпләнеп торсыннар.

Әсхәт Хисмәтов:

- Без аз акчага да төшәргә риза, режиссерлар гына эш­ләсен.

Рәмзия Закирҗанова:

- Теләсә кайсы артист кинога төшәргә акча эшләү өчен генә дип бармый, минемчә. Кино сәнгате генә алга китсен.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: