Шәһри Казан

Татар моңы күчерелә

22 мартка билгеләнгән беренче сайлап алу туры Уфа шәһәрендә билгеле сәбәпләр аркасында уздырылмады.

Әлеге чара билгесез вакытка кичектерелеп тора. Шулай да Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы үз эшен дәвам итә. 24 март көнне җюри әгъзалары Рәсәй төбәкләреннән килгән алтмышлап видео һәм аудио язмаларны тыңлады.

Реклама

Икенче турга узган конкурсантларның исемлеге Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сайтында. Апрель аенда узасы икенче, өченче тур һәм Гала концерт күчерелү сәбәпле видео һәм аудио язмаларны җыюны дәвам итәбез. Белешмәләр өчен телефон:8 919 690 04 22; E-mail: tm.ilham@mail.ru.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: