Шәһри Казан

«ТАТАР МОҢЫН ТАШЛАМАДЫМ»

Гитарада уйнап җырлаучы егет - Алмаз ГАЙФУЛЛИН исеме киң җәмәгатьчелеккә «Татар моңы» конкурсыннан соң танылды бугай. Аңарчы бик күп бәйгеләрдә җиңүче калган Казан егете минем белән күрешер алдыннан да Уфада узган «Туган тел» халыкара фестивалендә лауреат булып кайткан иде.

Реклама


- Алмаз, үгезне мөгезеннән дигәндәй, соңгы арада эстрадага тартылуың ни белән бәйле? «Татар моңы» белән башлаган егетнең татар моңыннан ераклашуы дип аңларгамы моны?
- Ә нишләп ерагайдым дип уйлыйсыз? Җырчы бит бер жанрда гына эшләргә тиеш түгел. Бу заманда универсаль булсаң гына алдырып була торгандыр. Мисалга, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, җырчы Венера Ганиева. Опера җырчысы булса да, ул беркайчан да эстрададан ерагаймады. Мин шулай уйлыйм да - татар халык җырлары, эстрада дип бүләргә ярамый. Эстрада җырлары дәрәҗәле, сыйфатлы булырга тиеш - анысы хак. Күңелеңдә татар моң колориты сакланып калырга тиеш. Мин татар моңын ташламадым һәм ташламаячакмын да.
- Инде үзеңнең чыгышың турында да ишетеп китик.
- Казанда, Дәрвишләр бистәсендә туып үстем. Әтием Марат белән әнием Дилә Апас ягыннан. Гаиләдә мин хәзер берәү... Музыка училищесын тәмамладым да юристлык буенча югары белем алдым. Мин җиде яшьтән җырлыйм - күңелдәге җыр-моң үзенекен эшләгән, күрәсең. Элек Буа поездларында Апаска кайткан чакта вагоннарда җырлап кайта идем. Фирзәр Мортазин җырларын яратып башкардым. Кечкенә чакта балалар иҗат үзәгенә йөргәндә, укытучым Марина Паномарева минем тавыш өстендә эшләде. Шунда җырчылыкка илтүче киләчәк кыйблам тәгаенләнде дип уйлыйм.
- Гитара да кечкенәдән дус булдымы?
- Юк, әти гитарада уйный белсә дә, мин әлеге уен коралы белән таныш түгел идем. «Орленок» лагерена юллама алгач, шунда рус малайлары белән армиядәге взвод кебек яшәдек. Мин шунда да - татар җанлы малай! - русларга гел татар җырларын җырлый идем, анда да конкурста җиңеп кайттым. Ә иң мөһиме - гитарада уйнаган малайларга кызыгып, үземә сүз бирдем: «Гитарада уйнарга өйрәнәчәкмен!»
- Әлеге гитара сиңа «Татар моңы» конкурсында тамашачы мәхәббәтен яуларга да булышты бит.
- «Бәхетегез ташып торсын» дигән Т.Вәлиев көе, Җ.Дәрзаман сүзләренә язылган җырым белән «Татар моңы»ның финалына чыктым. Халык күңелен яулап алырмын дип уйламаган идем. Мин ул җырны А.Алиш балалар иҗат үзәгенә йөргәндә үк өйрәнгән идем. «Татар моңы» телевизион конкурсы миңа бик зур сынау булды. Ул конкурс көчне күп алса да, зур белем дә бирә, җыр, репертуар буенча сиңа үсәргә җирлек тудыра. Конкурсларда аңарчы да еш катнаштым, «Татар моңы»на «Ватан» җыр бәйгесендә беренче урынны алып килгән идем.
- Гитарада уйнап җырлаган егетне ул чакта белеме буенча юрист икәнен генә белми калганбыз.
- Минем өчен җыр беренче урында. Башта җырчы, аннан соң гына юрист мин. Бүгенге көндә ул һөнәрем буенча да эшлим. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләрме? Никадәр күбрәк белем алсаң, шуның кадәр әйбәт. Әмма минем эчтә җырчы утыра.
- Инде тагын бер «һөнәр»гә баегансың - әти булгансың икән.
- Мәхәббәт тарихларын сөйләргә киләчәккә калсын. Кыскача итеп кенә әйткәндә, миңа 28 яшь тула. Хатыным Гөлназ ике яшькә кече, өйдә бәби карый. Дүрт айлык Солтан исемле малай үстерәбез. Әле менә майда булачак туган көнемне түземсезлек белән көтәм. Мин язны шуңа да үлеп яратам. Сиреньнәр чәчәк аткан, һавада выжылдап май коңгызлары очкан, табигать җете яшеллеккә күмелгән чорда иҗат өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачыла.
- Алдыңа куйган глобаль максатларны да ишетеп үтсәк...
- Зур җырчы булып, зур дәрәҗәләргә ирешсәм дә, чын кешелеклелек сыйфатларын югалтмасам иде. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты булырмын дип өметләнәм (Көлешәбез.). Аңарчы бик күп хезмәт итәргә, татар моңына тугры булып калырга. Җырның бит аның беренче сыйфаты - халыкны берләштерү. Минем үземә килгәндә, җиде яшьтән санасак, 28 яшьлек гомеремнең һәр көне җыр белән бәйле. Бакчага барып, кыярларга су сипкәндә дә миңа җырларга кирәк. Шунсыз җанга рәхәтлек алып булмый...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: